Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасы регламентын үзгәртү: яңа сәяси чорга әзерләнү


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы (архив фотосы)

Дәүләт шурасы регламентын үзгәртү нияте артында Татарстанның киләсе сайлауга әзерләнүе һәм Русиядә сәяси вазгыятьнең үзгәрүе торырга мөмкин дип фикер йөртә белгечләр.

Татарстан Дәүләт шурасының узган сессиясендә парламентның регламентын үзгәртү мәсьәләсе кызу бәхәсләр уятты. Канун һәм хокук тәртибе комитеты рәисе, депутат Шамил Яһудин регламентны үзгәртеп, комитет рәисе вәкаләтләрен арттырырга тәкъдим итте. Моны ул тиз арада хәл итәргә кирәкле мәсьәләләрне кабул итәр өчен эшләнә дип аңлатты. Яңа регламентка кинәт "КамАЗ" ширкәтенең генераль мөдире урынбасары, депутат Илдар Шамилов каршы чыкты һәм депутатлар хокукы бозылу ихтималы турында кисәтте.

"Комитет рәисенә берүзе карар кабул итә ала торган хокук бирелә. Ул үзе генә шәхсән канун өлгесен кире кага яки үзгәртә алачак. Моны канун өлгесен тиз арада кабул итәр өчен эшләнә дип аңлаттылар. Мондый тизлек нәрсәгә кирәк? Минем сорауларыма җавап булмады. Бу үзгәреш белән Дәүләт шурасы депуталарының ирекле фикер йөртүне күзаллаган төп эш принцибы бозыла. Мәсьәләләр комитет рәисе кулына күчә. Ягъни 92 депутат урынына 8 комитет рәисе үзләре генә хәл итә алачак дигән сүз. Бәлки, алайса, радикаль адымнарга барырбыз? Әйдәгез, канунга үзгәрешләр кертеп, депутатларның санын 8гә генә калдырыйк. Үзләре генә карар кабул итеп утырсыннар", дип белдерде Шамилов.

Әлеге чыгыш берникадәр бәхәс тудырды. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин канун өлгесен кабул итүне кичектерүне сорады һәм аны комитет утырышына кабат карарга кушты.

Шунысын әйтергә кирәк, Татарстан парламенты регламентында комитет рәисе вәкаләтләрен арттыруны Мәскәү дә, федераль кануннар да турыдан-туры таләп итми. Бу канун өлгесе язучыларның үз ихтыярлары белән эшләнгән эш. Ни өчен Татарстан Дәүләт шурасы эшен тамырдан үзгәртергә телиләр? Парламентаризм принцибына нәрсә алмашка килүе бар? Азатлык депутатлар һәм сәясәт белгечләре белән аралашты.

"Бу мөмкинлектән явызларча кулланырга мөмкиннәр"

Бүгенге регламентка күз салыйк. Парламентка кергән һәрбер канун өлгесен, һәр сорауны иң элек комитет утырышында депутатлар карый. Фикер алышканнан соң тавышка куеп, аны сессиягә чыгару-чыгармау мәсьәләсен хәл итәләр. Регламентны үзгәртсәләр, комитет рәисе депутатларның фикерен исәпкә алмыйча, мәсьәләне турыдан-туры сессиягә чыгару хокукына ия булачак. Бүген парламентта 8 комитет эшли.

Регламентны үзгәртүгә Дәүләт шурасы депутаты, ЛДПР фиркасе вәкиле Эдуард Шәрәфиев та каршы. Аның фикеренчә, бу мөмкинлектән явызларча кулланырга мөмкиннәр.

Эдуард Шәрәфиев
Эдуард Шәрәфиев

"Парламент – ул коллегиаль орган. Һәрбер мәсьәлә һәр депутат белән берлектә кабул ителергә тиеш. Бөтен депутатлар да тигез хокукка ия. Комитет рәисе дә, урынбасары, Дәүләт шурасы рәисе, аның урынбасарлары иң элек халык мәнфәгатьләрен якларга тиешле депутатлар булып тора.

Бу тәкъдим депутатлар вәкаләте арасында балансны бетерә. Мин үзгәрешләргә каршы чыккан депутат Шамилов ягында. Бу мәсьәләне өйрәнергә кирәк. Аны тиз арада хәл итәргә кирәкле сорауларны кабул итәр өчен эшлиләр. Ләкин ахыр чиктә кискен мәсьәләләрне дә комитет әгъзаларыннан тыш хәл итеп куюлары бар. Мин хәзерге регламентта язылганча, комитетта депутатлар фикер алышырга тиеш булуны яклыйм. Алайса, бу мөмкинлектән явызларча кулланырга мөмкиннәр", диде Шәрәфиев Азатлыкка.

Парламентта КПРФ фракциясен җитәкләүче Хафиз Миргалимов та шундый фикердә. Депутатлар фикерен туплауда бүген проблем юк, онлайн эш итеп була ди ул.

Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

"Бу мөмкинлектән явызларча файдаланырга мөмкиннәр. Һичьюгы, комитет әгъзаларының фикерен белешергә кирәк. Кайвакыт тиз арада кул куярга кирәкле документлар килә. Хәзер коронавирус вазгыятендә онлайн, zoom аша булса да фикерне туплап, ризалык алырга кирәк. Кеше җыю авыр түгел, онлайн уздырып була. Комитетта канун өлгесе турында фикер алышынырга һәм ул тавышка куелырга тиеш. Тиз генә хәл итәсе булса, телефон аша булса да депутат фикерен сорашырга кирәк", диде Миргалимов.

Бу үзгәрешләр депутатларның эшен ничек үзгәртергә мөмкин дигән сорауга, язучы, депутат Ркаил Зәйдулла "алдан кычкыруның мәгънәсен күрмим" дип белдерде.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

"Мин комитет утырышында киңәш-табыш белән эш итүне дөресрәктер дип уйлыйм. Комитет әгъзаларының фикерләрен исәпкә алып, мәсьәләне сессиягә чыгару тарафдарымын. Бу әле тәкъдим ителгән, ләкин хәл ителмәгән мәсьәлә. Безнең Дәүләт шурасында гайре табигый булмаган тәкъдимнәр юк, ә менә Дәүләт думасында әллә нинди тәкъдимнәр белән чыгалар. Ул канун әйләнешенә керә дигән сүз түгел. Шуңа күрә алдан кычкыруның мәгънәсен күрмим", диде ул.

"Бу Татарстанны дөнья күләмендә адәм көлкесенә калдыру булачак"

Татарстан парламентының (1990-1999), Русия думасының (2000-2003) депутаты булган Фәндәс Сафиуллин бу яңалыкны гаҗәпләнеп кабул итте. Аның фикеренчә, әлеге үзгәреш депутатларны һәм халыкны төрле сортларга бүлү булачак.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

"Бу ахмаклык кына түгел, ялгышлык, бу тискәре ният белән эшләнгән нәрсә. Аның төп хатасы – депутатларны гына түгел, сайлаучыларны да төрле сортларга бүлгәләү. Димәк, Татарстан халыкының бер өлеше тулы хокуклы депутатларны, калганнары түбән хокуклы вәкилне яклап тавыш биргән булып чыга.

Бу депутатның хокукын бозу гына түгел, аны таптап юк итү. Мондый очракта парламент феодализм формасында төзелгән шурага әйләнә. Берсе – алпавыт, икенчесе – крепостной вазифасында булачак.

Мәскәү безгә ни кадәр генә басым ясаса да, шуның кадәр ахмаклыкка бармыйлар. Бу Татарстанны дөнья күләмендә адәм көлкесе хәленә калдыру булачак. Ә сәяси яктан, бу парламентны юк итү, халыкны кешегә санламау. Мондый тәкъдимне кем генә кертмәсен, бу – ахмаклык һәм наданлык. Ул кешене һөнәри яктан яраксыз ("профессионально непригодный") дип атар идем.

Безнең Дәүләт шурасы рәисе дә үзен аерым дәүләт җитәкчесе рәвешендә тота. Русия думасы рәисе Вячеслав Володин беркайда күренми. Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт исеменнән фикер йөртә, районнарга барып карарлар кабул иттереп йөри. Бу да депутатларның, сайлаучыларның хокукын бозу санала. Депутатларның хокуклары бертигез булырга тиеш. Рәиснең хокукы утырышны алып барудан гыйбарәт. Комитет рәисенең вазифасы – комитет утырышын җыю, көн тәртибен тәкъдим итү һәм җыелышны алып бару", дип сөйләде Фәндәс Сафиуллин Азатлыкка.

"Яңа регламент артында сайлауга, оппозиция килүгә әзерләнү тора"

Сәясәт белгечләре регламент үзгәртүне Татарстанда яңа сәяси вазгыятькә әзерләнү белән бәйләп аңлата. "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе, сәясәт белгече Руслан Зиннәтуллин моны республика парламентының 2024 елда булачак сайлауга әкренләп әзерлек башлавы дип уйлый.

Руслан Зиннәтуллин
Руслан Зиннәтуллин

"Минемчә, бу киләсе сайлауга әзерләнү булып тора. Халыкның хакимиятне хуплавы кими баруын аңлыйлар. Алар хәзер үзләрен сакларга тели. Әгәр дә парламентка оппозициядә торучы актив депутатлар килсә, депутатларның фикерен исәпкә алмыйча, канун өлгесен тәкъдим итәр өчен эшлиләр.

Хакимият сайлауда фирка исемлегеннән баручы күпчелек депутатларын югалткан очракта да, сайлау округлары аша үзләренекен үткәрәчәкләр. Татарстанда округлар күп, аларны контрольдә тоту авыр. Хәзер оппозициядә булган берничә депутат булса да, әлегә аларның бар да тыныч.

Чыннан да, хакимият киләчәктә оппозициядәге депутатлар күбәеп китәр һәм карар кабул итү авыраер дип курка. Һәр депутат үз комитетында һәм сессиядә үз фикерен әйтергә хокуклы. Бүген утырышларда кворум проблемы юк. Әгәр депутатлар җыелышларга йөрмәсә, яңа регламентны шуның белән бәйләп аңлатып булыр иде. Ә Мөхәммәтшин депутатларның утырышка йөрүен күзәтеп бара. Шуңа да бу сайлау белән бәйле", диде Зиннәтуллин Азатлыкка.

"Парламентта кайбер кешеләрнең радикальләшүеннән куркалар"

Сәясәт белгече Руслан Айсин үзгәрешләрне Русиядәге сәяси вазгыятьнең үзгәрүе белән бәйли. Моның артында Фәрит Мөхәммәтшинның рәис вазифасыннан китүе дә торырга мөмкин ди ул.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Парламентта аерым бер катлам барлыкка киләчәк. Комитет рәисләренең башка депутатлардан читләшүе бар. Бу парламентта балансны бозарга мөмкин. Бүген шурада төрле сәяси көчләр, икътисади төркемнәр, кланнар утыра. Миңа калса, безнең түрәләр парламентта кайбер кешеләрнең радикальләшүеннән курка.

Русиядә сәяси вазгыять үзгәрә. Иртәгә, киләсе елга нәрсә булачагы билгеле түгел. Парламент зур роль уйный. Хөкүмәттән аермалы буларак, аның вәкаләтләре һәм абруе зуррак. Шуңа да Дәүләт шурасы институты өчен көчле көрәш бара. Парламентта эчке оптимальләштерү өчен комитет рәисенә шундый вәкаләтләр бирелә. Ягъни хакимиятне күп кешегә таратмас өчен эшләнә бу. Радикальләшү дигәндә, Дәүләт шурасында коммунистлар, төрле икътисади төркемнәр белән бәйле депутатлар, "Түбән Кама нефтехим", "КамАЗ" кешеләре бар. Кризис вакытында аларга фәлән эшне эшләргә, бу шигар күтәрергә, дип кушарга һәм Мәскәүдән басым ясарга мөмкиннәр. Шуңа да безнең түрәләр хакимиятне бер өемгә җыя. Бу Фәрит Мөхәммәтшинның китүе белән дә бәйле булырга мөмкин. Быел яки киләсе елда ул үз урынын бушатуы ихтимал дигән имеш-мимешләр йөри. Яңа кеше өчен яңа шартлар, яңа конфигурация ясала, чөнки кайбер депутатлар безнең түрәләр тәкъдим иткән намзәткә каршы чыгарга да мөмкин", дигән фараз белән уртаклашты Руслан Айсин Азатлыкка.

фикерләр (9)

XS
SM
MD
LG