Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шүрәле" төркеме: татар көйләре — төркемебезне тотып торган нигез


"Шүрәле" төркеме, сулдан: Марат Галимов, Рөстәм Байбиков, Виталий Савельев, Илдар Сәлахов
"Шүрәле" төркеме, сулдан: Марат Галимов, Рөстәм Байбиков, Виталий Савельев, Илдар Сәлахов

Мәскәүдә ун елдан артык татарча этник музыка иҗат итүче "Шүрәле" төркеме белән очрашып, аларның иҗаты турында сөйләштек.

Мәскәүдә ун елдан артык татарча этник музыка иҗат итүче "Шүрәле" төркеме эшләп килә. Аңа Рөстәм Байбиков нигез салган. Хәзер төркемдә Виталий Савельев (барабан, перкуссия), гитарачы Марат Галимов, баянчы Илдар Сәлахов катнаша.

Төркемнең оешу тарихына килгәндә, Байбиков үзенең туган көнендә Мәскәүдәге Татар мәдәнияте үзәгенә килә, берәр төркемдә катнашу өчен музыкантлар эзли. Анда җырчы Роза Хәбибуллинаны очратып, берәр татар төркеменә кушылып буламы, дип сорый. Роза ханым "андый төркем юк, әйдә, оештыр" дип, мәдәният йортында эшләгән Илдар Сәлаховның телефонын бирә. Соңрак Байбиков белән Сәлаховка "Дюна" төркеменнән басист Ринат Шәрипҗанов кушыла. Аннары төркемгә "Шүрәле" исемен уйлап тапкан Булат Әминов килеп керә.

"Ә төркем җыелып, ярты ел чамасы вакыт узгач, Булат үзенә алмаш эзләгәндә, мин килдем. 2010 елның көзе иде бу", дип искә ала гитарачы Марат Галимов.

Виталий Савельев
Виталий Савельев

"Мине төркемгә Рөстәм чакырды. Без Рөстәм белән Самарда сәнгать көллиятендә укый идек, Рөстәм Мәскәүгә күчте, Маймонид исемендәге академиягә укырга керде. Бер елдан мин дә Мәскәүгә килдем, Рөстәм миңа татар көйләрен уйнап карарга тәкъдим итте. "Мин ничек уйныйм? Мин бит татар түгел. Татар музыкасын да, татар теле яңгырашын да ишеткәнем юк", дим. Әйдә, сынап карыйк, диде Рөстәм. Шуннан бирле, инде ун елдан артык, һаман сыныйм. Мин бу музыканы, аеруча "Шүрәле" аранжировкаларында, бик яраттым", ди урыс егете Виталий Савельев.

Төркемнең музыка стиле даими үзгәреп тора. Алар әле дә эзләнүдә.

"Инструменталь музыкадан башланды — джазга авышкан фьюжн, дияргә буладыр. Без башта җырламый идек. Татарча музыкаль темаларны алып, аларга инструменталь джаз куша идек. Кайсыдыр моментта "җырлап карасак яхшы булыр иде" дигән уй килде", дип искә ала Марат.

Беренче аранжировкаларны Ринат Шәрипҗанов ("Дюна") ясаган, аннан соң бу эш Маратка күчкән.

Марат Галимов
Марат Галимов

"Без җырлый башладык, аннары әкренләп заманча бию мотивлары куштык. Өлкән буынга генә түгел, яшьләргә дә кызык булсын, дип эшләдек", ди Марат.

Алар берничә мәртәбә Роза Хәбибуллина җитәкләгән Муса Җәлил исемендәге 1186нче мәктәптә дә чыгыш ясаган. "Яшьләргә генә түгел, балаларга да кызык. Андагы балалар, мәсәлән, һаман безнең хакта сорашалар, ягъни кечкенә балалар безнең кабат килеп чыгыш ясаганны көтәләр", ди Виталий. Аның сүзләренчә, хәзер аларда заманча бию көйләре өстенлек итә.

"Үз тавышыбызны табып туктадык дияргә ярамый. Без әле һаман да үз яңгырашыбызны эзлибездер, мөгаен. Без яңа тавышлар өстәдек: үзебез җырлый башладык, башка артистлар, вокалистлар белән эшли башладык. Бик үзгәрде музыка. Һаман элеккечә башкара торган элекке музыкабыз бар, заманча треклар да бар. Соңрак автор җырлары да өстәлде", дип аңлата Виталий.

Төркем җырларның берсе "Мәхәббәт — ул йөрәк эше" дип атала. Гаяр Нуриманов фильмы өчен саундтрек буларак язылган.

"Сүзләрен Гаяр Нуриманов, музыкасын "Голос" проектында катнашкан Иделия Мөхәммәтҗанова белән бергәләп иҗат иттек", ди Марат.

Төркем башта Иделия Мөхәммәтҗанова белән эшләгән. Аны "Голос" тапшыруында күреп алганнар. "Ике ел бергә хезмәттәшлек иттек. Иделия "Главная сцена" тапшыруына безнең аркада эләкте дияргә була", ди егетләр.

Төркемдә татарчаны камил белүчеләр Илдар Сәлахов белән Рөстәм Байбиков кына икән. Калганнары татарча җырларның мәгънәсен аңлый һәм татарча җырлый, әмма әңгәмә алып барырлык дәрәҗәдә белми.

"Шүрәле" минем бердәнбер төркемем булып калса, мин бик шат булыр идем — без төп эшләребездән китеп, иҗат белән акча эшләүне берләштерсәк, "Шүрәле" белән генә шөгыльләнә башласак, мин биредә бөтенләйгә калырга риза", ди күп төркемнәрдә эшләп алган Виталий. Аның сүзләренчә, хәзер ул ике төркем белән эшли. "Берсе "Шүрәле", икенчесе — "The Beatlove" шоу-трибьюты, мин анда The Beatles төркеме барабанчысы Ринго Стар ролен башкарам", ди ул.

Татарча иҗат итүне егетләр төркемнең үзенчәлеге дип саный.

Татар музыкасыннан баш тартсак, бу бик сәер булыр иде

"Без татарча музыканы алып, аны заманчалаштырабыз. Кайвакытта чит телләрдә кавер башкарудан да баш тартмыйбыз. Ләкин татар музыкасыннан баш тартсак, бу бик сәер булыр иде. Чөнки бу безнең төркемне тотып торган нигез", ди Марат.

Илдар Сәлахов сүзләренчә, төркемдә урыс телендә иҗат итү турында да сөйләшүләр булган.

"Чөнки Мәскәүдә, чит илләрдә татарчаны кабул итеп бетермиләр. Андый уй әле дә бар. Көйләре татарча булса да, кайбер җырларны урысча яки инглизчә язасы килә, әмма музыка, музыкаль бизәлеш һәм аранжировка аркасында татарча колорит калачак барыбер", ди ул.

Илдар балаларына да күбрәк татарча җырлар тыңлатырга тырыша икән.

Илдар Сәлахов
Илдар Сәлахов

"Үзебезнең эстраданы, әлбәттә, Илһам Шакировны тыңлыйм, ошаган җырчыларның кайбер җырларын — Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллинны соңгы вакытта тыңлыйм, нишләп икәнен белмим, ләкин ул миңа ошый. Балаларга "Шүрәле"не дә кайчакта тыңлатам, халык көйләрен, инструменталь музыканы куям. Табигый, классиканы тыңлыйм — мин классик бит инде, классик музыкаль белем алдым. Рус эстрадасын тыңлаган юк, көнбатыш музыкасын тыңларга туры килә — Марат аранжировкалар ясаганда безгә заманча чит ил музыкасын тыңларга җибәрә. Иске рокны тыңлыйм, мәсәлән, Pink Floyd төркемен тыңларга бик ярата идем. Машинада музыканы сирәк кушам, күбрәк "Маяк" радиосын тыңлыйм, балалар булса гына, мәхәббәт турындамы ул, теләсә кайсы татарча музыка тыңлатырга тырышам", ди ул.

Виталий белән Марат та классик музыка тыңлауларын әйтә. "Минем эшем симфоник оркестр белән бәйле, шуңа күрә миңа үсеш өчен классиканы тыңларга туры килә. Минем үземә дә ошый. Дөньяда ни барганын белер өчен чартларны да — iTunes, Apple Music топларын тыңлыйм. Көнбатыш электрон, рок музыкасын яратам. Рекламачылар һәм блогерлар куллана торган сток-платформалар өчен музыка язам", ди Марат.

Рөстәм Байбиков
Рөстәм Байбиков

Төркем берничә ел элек Казандагы TatCultFest музыка фестиваленә барган булган. Марат анда АИГЕЛ чыгышы исендә калуын әйтә. Болай егетләр татарча альтернатив музыканы бик тыңламауларын әйтә. "Элек Зуля Камалованы тыңлый идем. Хәзер бик түгел димме. Шулай да соцчелтәрләрдә күзгә эләксә, тыңлыйм, мәсәлән, Татар яшьләре форумының элекке рәисе Тәбрис Яруллин сәхифәсенә шундый җыентыклар, концертлар элә, аларны тыңлап барам", ди Илдар.

"Шүрәле" егетләре танылганрак җырчылар белән дә эшли. Илүсә Хуҗина белән дә бер җыр яздырганнар.

"Күптән түгел Тимур Родригеска яздым, әле җавабы килмәде. Мин аның татар тамырлары бар дип уйлый идем, анда азәрбайҗан тамырлары икән", ди Виталий.

Илдар әйтүенчә, аларның ниндидер яңалык китерә торган, кызыклы профессионал белән эшлисе килә. "Безне дә хәрәкәт иттерә алган, бер дулкындагы кеше кирәк. Без бит инструменталистлар. Безгә күбрәк вокалистлар кызыклы. Менә Илүсәдә академик вокал. Иң мөһиме — уртак иҗат барыбызга да канәгатьлек китерсен", ди ул.

2020 елда төркемнең ун еллыгы булган, әмма коронавирус сәбәпле, күп планнары тормышка ашмый калган.

"Безнең ясалып бетмәгән материаллар күп — аранжировкалар әзер, текстлар юк. Язылып бетмәгән җырлар бар. Ун ел эчендә җитешмәгән әйберләр дә күп — эшчәнлекне дөрес бүлү җитеп бетмәде кебек. Без барыбыз да Мәскәүгә килгән кешеләр, иҗаттан тыш, һәркемнең үз эше, гаиләсе бар, бөтенләебез белән төркем эшенә кереп китә алмадык. Без инструменталь ансамбль кебек башладык, бәлки, минем бу яктан кыюлыгым җитмәгәндер — төркемгә килгәнче мин Мәскәүдә бераз гына таныла башлаган идем, шуңа күрә минем башкалардан аерылып торасым, игътибарны үземә тартасым килмәде, берничә инструменталь идея тормышка ашырылмый калды. Заманага иярергә туры килде, кораллы музыкадан без электроникага кереп киттек, җырга кереп киттек. Бәлки, башкаручы буларак, бу миңа авыррак туры килде", ди Илдар.

Пандемия башланганчы репетицияләре дә, концертлары да, иҗат та күбрәк булган. "Ә нәрсәгә өлгердек дигәндә — без узган ел федераль каналларда берничә эфирда катнаштык, мәсәлән, "Культура" каналында "Шаболовка 37" тапшыруының тулысынча безгә багышланган чыгарылышы чыкты. Беренче каналда "Хәерле иртә" тапшыруын яздыруда катнаштык", ди Марат.

Шулай ук алар "Крокус", "Мир", Кремль сарае, Известия Hall кебек зур залларда, стадионда берничә тапкыр һәм Ренат Ибраһимов, Марат Бәшәров, Камил Ларин белән концертларда чыгыш ясаган.

Виталий әйтүенчә, пандемия аркасында алар күп хезмәттәшлекккә ирешә алмаган. "Егетләр белән бәхәсләшә торгач, минем "Шүрәле-шоу" идеясын тормышка ашыра башладык, сентябрьдә ТНВ каналы проектның премьерасын күрсәтте. Идея шундый: безнең төркемгә кунакка танылган артист килә, һәм без тапшыру барышында шул артист турында сөйлибез. Билгеле сәбәпләр аркасында премьерада тамашачылар аз иде", ди ул.

"Шүрәле" төркеме: Виталий Савельев, Марат Галимов, Илдар Сәлахов, Рөстәм Байбиков
"Шүрәле" төркеме: Виталий Савельев, Марат Галимов, Илдар Сәлахов, Рөстәм Байбиков

Безнең әңгәмәдә төркемгә нигез салган Рөстәм Байбиков үзе катнашмады, хәзерге вакытта ул Русиядә түгел, эше сәбәпле чит илдә яши, дип аңлатты төркем администраторы.

"Шүрәле" төркеме, иң мөһиме — таркалмау, дип саный. "Бәлки, безнең ун ел эчендә ашыкмый, кабаланмыйча эшләү дә бер яктан файдага булгандыр, без шушы составта сакланып калдык. Бу ун елда төркем бер гаиләгә әйләнде", ди "Шүрәле"ләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG