Урал Рәхимовның Австриядә кулга алынуы һәм Русиягә кайтарылуы хакында таралган хәбәр дөреслеккә туры килми дип белдергән Башкортстанның элеккеге президенты Мортаза Рәхимов гаиләсе. Бу турыда Башинформ яза.
"Без Урал белән даими элемтә тотабыз" дигән аның туганнары.
Кичә кич, 24 февральдә Русия куәт оешмаларына якын булган ВЧК-ОГПУ Telegram-каналы үз чыганакларына таянып бүген Венада Русия ягы соравы белән Башкортстанның элеккеге президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимов кулга алынды дип хәбәр иткән иде.
Урал Рәхимов Австриядә яши. Русиядә аңа каршы Русия Җинаять кодексының 160нчы маддәсе нигезендә ("үзенә ышанып тапшырылган чит кеше милеген бер төркем затлар белән алдан килешү нигезендә, вазифасыннан файдаланып, аеруча зур күләмдә урлау") һәм 174нче маддәсе ("башка затлар тарафыннан җинаятьчел юл белән алынган акча яки башка милекне легальләштерү") нигезендә җинаять эшләре ачылган.
Алты ел элек Урал Рәхимов халыкара эзләүгә игълан ителде. Мәскәү элегрәк Рәхимовны Русиягә тапшыруны сорап, Австриягә мөрәҗәгать итте, ләкин нәтиҗәсе булмады.
Мортаза Рәхимовның бердәнбер улы Урал Рәхимов элек "Башнефть" ширкәте җитәкчесе булып торды. 2014 елда аны нефть ширкәтенең хиссәләрен канунсыз хосусыйлаштыруда гаепләделәр һәм зур күләмдә акча урлау маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Урал Рәхимов тикшерүдән качып Австриягә күчеп китте. 2015 елның маенда Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Урал Рәхимовны кулга алу карарын чыгарды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!