Accessibility links

"Башкортстан патриотлары" Зәки Вәлидигә һәйкәл куюны таләп итә


Вәлиәхмәт Бәдретдинов.
Вәлиәхмәт Бәдретдинов.

Активистлар Вәлидигә аерым һәйкәл сорый, Петербур университеты бакчасыннан алып куелган бюстны гына түгел.

Күптән түгел оешкан "Башкортстан патриотлары" хәрәкәте Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка Зәки Вәлидигә һәйкәл кую кирәклеген сорап мөрәҗәгать җибәрде. Бу хакта Азатлыкка оешманың җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр һәм матбугат үзәге җитәкчесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов хәбәр итте.

"Без Радий Хәбировтан һәйкәл куюны таләп итеп мөрәҗәгать иттек. Эш шунда, Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов 2010 елда Зәки Вәлидинең 120 еллыгын билгеләү турында фәрман чыгарган иде. Хөкүмәтнең һәйкәл кую турында карары да булды. Ул карарларны беркем дә гамәлдән чыгармады. Гамәлдән чыгарылмаган икән, канун нигезендә үтәлергә тиеш. Шуңа без "Башкортстан патриотлары" исеменнән шундый таләп белән чыктык. Инде 11 ел узган, ә карар тормышка ашырылмаган", диде активист.

Күптән түгел Петербургда Зәки Вәлидинең бюстын алып куйдылар. Ул Петербур дәүләт университетының филология факультеты бакчасына куелган иде. Аны Башкортстанга кайтару турында да сүзләр булды, әмма "Башкорт патриотлары" аерым һәйкәл куярга кирәк дип саный. "Радий Хәбиров бюстны республикага кайтару кирәклеге турында фикерен белдергән иде, ләкин аның тормышка ашырылуы турында мәгълүмат юк. Без Уфада ул Петербургдагы алынган бюстны кую турында сүз алып бармыйбыз, ә зур итеп һәйкәл кую яклы. Аның акчасын кирәк булса, бар дөнья белән җыярга мөмкин. Чөнки бу изге эштән Төркия дә, башка төрки дәүләтләр дә читтә калмаячак", диде Бәдретдинов.

Аның фикеренчә, хакимият республикага нигез салган Зәки Вәлидине танымаска тырыша. "Моның белән Радий Хәбиров абруен ныгытмый, киресенчә, башкортлар алдында какшата гына бара", диде "Башкортстан патриотлары" оешмасы вәкиле Вәлиәхмәт Бәдретдинов.

Зәки Вәлиди

Әхмәтзәки (Зәки) Вәлиди Тоган (1890-1970) – башкорт милли лидеры, дәүләт эшлеклесе, сәясмән, публицист, тарихчы, шәрык белгече, тюрколог, фәлсәфә докторы (1935), профессор, Манчестер университеты мактаулы докторы (1967).

1890 елның 10 декабрендә Уфа губерниясе Көзән авылында туган, 1970 елның 26 июлендә Истанбулда вафат булган.

1992 елдан Башкортстанның милли китапханәсе Әхмәтзәки Вәлиди исеме йөртә. Аның исемендәге республика дәүләт премиясе бар. Уфа, Ишембай урамнарына Зәки Вәлиди исеме бирелгән. Күренекле башкорт дәүләт эшлеклесенә һәйкәлләр Петербурда, Ишембайда, Сибайда куелган, Төркиядә аның исемендәге парк бар. Зәки Вәлидинең 120 еллыгы уңаеннан ТЮРКСОЙ оешмасы 2010 елны Әхмәтзәки Вәлиди елы дип игълан итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG