Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы, милли хәрәкәт вәкиле Зәки Зәйнуллин вафат


Ул иртәгә туган авылында җирләнәчәк.

4 март күренекле язучы, милли хәрәкәт активисты Зәки Зәйнуллин вафат булды. Аңа 87 яшь иде.

Бу хәбәрне Азатлыкка аның авылдашы Ягъфәр Хисмәтуллин хәбәр итте. "Кичә хәле авырайган, ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Аңа укол кадаганнар. Бүген иртәнге якта өзелгән, янында кеше булмаган", диде ул.

Хисмәтуллин сүзләренчә, ул иртәгә Стәрлебаш авылы зиратында җирләнәчәк.

Зәки Зәйнуллин – татар язучысы, галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы. Ул Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Һади Атласи исемендәге бүләк лауреаты. Республика суверенитеты өчен җәелгән иҗтимагый-сәяси көрәш барышында Зәки Зәйнуллин радикаль карашлы милли хәрәкәт лидерларының берсе булып таныла.

Зәйнуллин 1933 елның 10 июлендә Башкортстанның Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында игенче гаиләсендә туа. 1952 елда гаскәри хезмәткә чакырыла, озак еллар дәвамында хәрби булып хезмәт итә. Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесында укый, ракет моторларына багышланган диссертация яклый.

Латвия халык фронты уздырган форумнарда, җыеннарда актив катнаша, аларның сәяси програмнарын, аерым алганда, Латвиядә бердәнбер дәүләт теле латыш теле булырга тиеш, дигән таләпләрен яклап чыгышлар ясый.

82 яшьлек Зәки Зәйнуллин татар зыялыларына бәя биреп китап чыгарган
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:57 0:00

1988 елның декабрендә үзе теләп хәрби хезмәттән китә һәм 1989 елның маенда Казанга күченә. Монда ул татар милли хәрәкәт эшчәнлегендә актив катнаша. 1991 елның маенда бер төркем активист белән бергә Татарстанда Русия президентын сайлауны уздырмаска дигән таләп белән Казанның Ирек мәйданында ачлык тота.

2013 елның җәендә Зәки Зәйнуллин "Казаннан өметем өзелде, туган туфрагымда җирләнәсем килә", дип туган авылы Стәрлебашка күченеп кайта. Соңгы елларын ул туган авылында яшәде.

Азатлыкка биргән соңгы әңгәмәсендә Зәйнуллин "Казанда татарны йокысыннан уята алдым" дип сөйләде. "Казанны яратмыйм. Ул мине кабул итмәде, һәрвакыт таптап яшәде. Казанда яшәмәс идем, әмма туган нигеземә абыем аркасында кайта алмадым, шуңа Казанда урнаштым. Ул мине кумаса, 1988 елда ук туган авылга кайта идем. Казанда яшәдем, татарны йокысыннан уята алдым, Татарстанны күтәрдем, ә Казан мине бар дип тә белмәде, әле дә мине танырга теләми", дип сөйләде ул.

Зәйнуллин иҗтимагый-сәяси активлык белән беррәттән әдип буларак та билгеле. Ул балачак һәм үсмерчак хатирәләренә тукталып, сугыш алды, сугыш чоры, сугыштан соңгы авылдагы кырыс тормыш күренешләрен киң яктырткан һәм фронттагы канлы сугыш күренешләрен дә үз эченә алган әсәрләр иҗат иткән.

Аның "Галимулла бабай күгәрченнәре" (1990), "Полковникны озату" (1991), "Сугыш алды малайлары" (1991), "Каршы таулар", "Урам", "Ата нигезе" (1997), "Эстәрлебаш фетнәсе" (2002), "Гарасатлы юллар" (2002), "Арбалы үгез" (2003) повестьлары, маҗара жанрында язылган "Ат караклары" (1996) романы, "Агыйделнең аръягында" (1998) исемле киң планлы тарихи роман-кыйсса һәм башка дистәләгән хикәяләре дөнья күрә.

2010 елда "1941нең арбалы хатыннары" әсәре Татар академия театрында сәхнәгә куела.

Зәки Зәйнуллин белән соңгы әңгәмә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (12)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG