Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Британия яңа чикләүләр турында уйлаша


АКШ финанс министрлыгы бинасы.
АКШ финанс министрлыгы бинасы.

Русиягә каршы чикләүләр илнең җитәкчелеге химик корал куллануы аркасында кертелүе ихтимал.

АКШ һәм Британия Русия хөкүмәтенең химик корал куллануы сәбәпле илгә карата чикләүләрне киңәйтү мөмкинлеге турында фикерләшә. Bloomberg агентлыгы язганча, президент Владимир Путин тирәсендәге бизнесменнарга (олигархларга) карата чикләүләр яисә икътисади төрдәге чикләүләр турында сүз алып барыла. Алар шул исәптән Русиянең суверен бурычына да кагылышлы булырга мөмкин диелә.

Вашингтон һәм Лондон Мәскәүне оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны "Новичок" төркеменә керүче матдә белән агулауда җаваплы дип саныйлар. Дүрт ел элек Британиядә шуңа охшаш матдә белән Сергей һәм Юлия Скрипальләр агуланган иде. Аларны агулауга Русия хәрби күзләү хезмәтенең катнашы бар диелә. Химик коралны тыю оешмасы (ОЗХО) мәгълүматына таянып, АКШ һәм Британия Русия элеккечә шундый химик корал җитештерүен дәвам итә дип белдерә.

Британия хакимияте Русиягә каршы чаралар турында Европа илләре, шул исәптән, Франция һәм Германия белән фикерләшергә җыена диелә.

Бу атнада АКШ президенты Джо Байден идарәсе Навальныйны агулауга бәйле рәвештә үзенең беренче чикләүләрен кертте. Чикләүләр Русиянең җиде түрәсе һәм берничә юридик оешмасына карата кертелде.

Моннан тыш, Русиягә хәрби максатларда кулланылуы ихтимал булган тауар кертүне һәм дәүләт кредитлары бирүне тыю карары да расланды.

  • 1991 елда кабул ителгән канунга ярашлы, химик корал кулланган ил беренче баскыч чикләүләрдән соң тыюларны үтәми икән, аңа карата тагын бер туплам чикләүләр кертелә. Чикләүләрнең икенче төркеме, атап әйткәндә, Русиянең суверен бурычына да кагылырга мөмкин. Дональд Трамп идарәсе үз вакытында Скрипальләр агуланганнан соң бу төр чикләүләрне кертүдән баш тартты, ул әлеге чара дөнья финанс системының тотрыклылыгына куркыныч булырга мөмкин дип белдерде. Bloomberg чыгынаклары мәгълүматынча, АКШның Европадагы беректәшләре хупласа, Байденның бу адымга баруы ихтимал.

Чараларның тагын бер төре – Русия олигархларына карата чикләү кертү. Моны эшләргә кирәклеге турында Байден идарәсенә Алексей Навальныйның көрәштәшләре дә әйтә. Алар, олигархлар Путинга басым ясаса, төрмәдә утыручы оппозиция сәясәтчесен иреккә чыгарып булыр дип өметләнә.

Русия хакимияте илдә химик корал юк дип белдерә, Навальныйның агулану фактын кире кага, ә чикләүләрне "Русиягә каршы мантыйгы һәм мәгънәсе булмаган һөҗүм" дип атый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG