Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сине очратуыма кадәр (До встречи с тобой) – Джоджо Мойес


Читаем современную мировую литературу на татарском! Предлагаем вашему вниманию краткий пересказ романа "До встречи с тобой" английской писательницы Джоджо Мойес. Бестселлер о любви, жизни и ... смерти. Текст адаптирован, есть перевод ключевых фраз, аудио и тест по содержанию и лексики.

Сине очратуыма кадәр – Джоджо Мойес
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:46 0:00
йөкләү

Ниһаять, ул көн килде: мине эштән кудылар. Дөресрәге, кыскарттылар. Мин алты ел эшләгән кафега йөрүчеләр саны бик кимеде. Шуңа хуҗа аны ябарга булды.

Безнең гаиләдә мин генә эшли идем. Әти инде ничә ай эш таба алмыйча йөри. Ул, әни, аның әтисе һәм сеңлемнең улы – барысы да минем өстә дияргә була иде. Яңа эш эзләр өчен вакансияләр бүлегенә киттем. Булган вариантлар арасыннан сиделка эшен тәкъдим иттеләр. Мин эштән беркайчан да курыкмадым. Хезмәт хакы да яхшы күрсәтелгән иде. Барып белешергә булдым.

Сарай кадәр зур бай йортта мине йортның хуҗабикәсе миссис Камилла Трейнер каршы алды.

– Эш җиңел түгел, Кларк, – дип башлады миссис Камилла. – Авыруның холкы начар. Аның белән дуслашуы җиңел булмас.

Бу мине куркытмады. Миңа хас булган оптимистлык хисе белән: "Мин барысын да эшлим, борчылмагыз", – дидем.

Миссис Камилла мине авыру янына чакырды. Бүлмәгә ишекләр ябык иде. Мин бар көчемә елмайдым, авыруны сәламләргә әзер идем. Ишекләр ачылды. Каршыбызда гарип утыз бер яшьлек яшь ир-ат утыра иде.

– Таныш булыгыз, бу – Уилл, – диде аның янындагы башка бер егет. Бу аның табибы булып чыкты.

Уилл Трейнер мине күрде дә, авызын кыегайтып, ямьсез тавышлар чыгара, улый башлады.

Минем йөземнән шатлык югалды. Әмма мин барыбер елмаерга тырыштым. Теләмичә елмайган йөз бик сәер күренәдер ул. Табиб (аның исеме Нейтан икәнен белдем) һәм авыруның әнисе бераваздан: "Уилл!" – дип кычкырдылар. Егет йөзен гадәти халәткә кайтарды һәм авыз кырые белән генә елмайды. Аның шаяруы шундый икән...

Минем вазифама Уиллга даруларын эчертү, ашату, аның белән аралашу, күңелен күтәрү керә иде. Соңгысы катлаулы булды. Егет аралашучан түгел. Минем сорауларга теләмичә җавап бирә, үзе берни дә сөйләми. Бер көнне бүлмәсен җыештырганда элекке фотоларын күрдем. Анда Уиллның төрле илләргә сәяхәт иткән, тауга менгән, сёрфинг белән шөгыльләнгән мизгелләре чагылган иде. Алар арасында бер кызны кочаклап төшкән фото да бар. Мин боларны караганда, бүлмәгә Уилл керде. Шул көнне мин аның нигә гарип калганлыгын белдем. Аны мотоцикл йөртүчесе бәргән. Шуннан соң ул күкрәгеннән алып аякларына кадәр хәрәкәтсез. Нейтан бу авыруны "квадриплегия" дип атала диде.

Ун эш көне минем өчен бер ай сыман узды. Уилл аралашырга теләмәде. Урамга чыгу, музыка тыңлау тәкъдимнәреннән гел баш тартты.

Бер көнне әнисе Уиллның якын дуслары киләчәген хәбәр итте. Аларның аралашуына минем кысылмавымны сорады. Бу дуслар – кыз һәм егет – Уиллның якын дусты Руперт һәм теге фотодагы кыз, Уиллның сөйгән кызы Алисия иде. Алар аңа... өйләнешүләре турында хәбәр итәргә килгәннәр! Киткәндә: "Терелүеңә өметләнәбез!", – дип киттеләр.

Слова и выражения:


кыскарттылар – сократили
сеңлемнең улы – сын младшей сестры
вакансияләр бүлегенә – в отдел вакансий
Хезмәт хакы да яхшы күрсәтелгән иде. – И зарплата была указана хорошей.
белешергә – разузнать
йортның хуҗабикәсе – хозяйка дома
бар көчемә елмайдым – улыбнулась во всю силу
гарип – инвалид
улый башлады – начал выть
теләмичә елмайган йөз – лицо, улыбающееся неохотно
бераваздан – в один голос
гадәти халәткә кайтарды – вернул в обычное состояние
минем вазифама – в мою обязанность
күңелен күтәрү – поднятие настроения
аралашучан түгел – необщительный
мизгелләре чагылган иде – отражались мгновение
күкрәгеннән алып аяклпрына кадәр хәрәкәтсез – обездвижен от груди до ног
баш тартты – отказывался
минем кысылмавымны сорады – попросил меня не вмешиваться
өйләнешүләре турында – про помолвку

***

Бер көнне Уилл гаиләсенә нидидер хат килде. Ул хат өйдә зур тавыш куптарды.

– Ул минем улым!! – дип кычкырды Уиллның әнисе.

– Ул минем дә улым! Әмма без бит аның белән килештек: ярты ел вакыт бирдек. Ул шулкадәр газаплана.

Мин нәрсә булганын аңламадым. Ә Уиллның әтисе әйткән чираттагы сүзләр коточкыч яңгырады.

– Ул кире уйламаячак. Сиделка аны кире уйларга мәҗбүр итә алмас.

Мин эшнең нидә икәнен аңладым. Уилл үзенә эфтаназия ясарга килешкән. Хат Швейцария хастаханәсеннән килгән. Ә мин аны ярты ел эчендә кире уйларга мәҗбүр итәргә тиешмен... Бу коточкыч. Әмма мин бирешмәскә булдым. Интернеттан аны алып бару урыннарын эзләдем. Нейтанга атлар чабышын күрсәтү хәйләсе белән ипподромга бардык. Бу уңышлы булмады. Башта кресло балчыкта батты, аннан безне кафега ашарга кертмәделәр. Кыскасы, көн бик начар узды.

Башка көнне мин Уиллны классик музыка концертына чакырдым. Бу кич уңышлы узды. Уиллның кәефе яхшырды кебек. Моны кулланырга кирәк иде. Мин Уиллны туган көнемә чакырдым. Ул ят кешеләр арасында кашыктан ашарга яратмый. Ләкин чакыруны кабул итте.

Ул көнне мин гомеремдәге иң яхшы туган көн бүләген алдым! Балачакта мин бал корты сыман сарылы-каралы колготкилар кия идем. Кызганыч, мин алардан үстем. Ә олыларга андыйларны җитештермиләр. Ә быел туган көндә Уиллның бүләк тартмасыннан мин шул сарылы-каралы колготкиларны чыгардым. Нинди бәхет иде бу!

Слова и выражения:


зур тавыш куптарды – поднял большую шумиху
килештек – договорились
шулкадәр газаплана – так сильно мучается
коточкыч яңгырады – прозвучало ужасно
кире уйламаячак – не передумает
бирешмәскә булдым – решила не сдаваться
атлар чабышын күрсәтү хәйләсе белән – якобы для показа конских скачек
балчыкта батты – утонула в грязи
бал корты сыман сарылы-каралы – чёрно-жёлтая как пчела
җитештермиләр – не производят

***

Бер кичтә Уилл Алисия һәм Рупертның туена барырга теләве турында әйтте. Бу бик көчле кеше карары иде.

Туй искиткеч узды. Без икәү рәхәтләнеп күңел ачтык. Мин Уилл үлеменнән баш тартыр дип уйладым. Әмма Нейтан миңа моның мөмкин түгеллеген әйтте.

– Луиза, Уилл сине бәхетле итәргә тырыша. Инде биш ай ул гәүдәсенең авыртканын яшерә. Синең алда ул зарланмый. Ә төннәрен мин аның ничек кычкырганын ишетәм. Мин аны инде ике ел беләм. Уилл төшендә чаңгыда йөри, йөзә, ә торгач хәрәкәт итә алмый. Луиза, мин аны аңлыйм.

Миңа бу чынбарлыкны кабул итәргә генә кала иде... Тагын бер ай, һәм барысы да бетәчәк. Ә иң куркынычы, беләсезме, нәрсәдә? Уилл минем дә Швейцариягә баруымны тели иде.

Мин моңа ризалаша алмыйм! Юк, юк!! Бу явызлык. Бу бит кеше үтерүгә тиң! Мин бармаска булдым һәм өйдә калдым. Әмма әти мине барырга үгетләде.

– Луиза, син барырга тиеш. Кешене үзгәртеп булмый. Син булдыра алганыңны эшләдең. Ә әлегә соң түгел. Шалтырат аларга. Син өлгерәчәксең, – диде ул миңа...

***

Хәзер мин Парижда Уиллның яраткан кафесында утырам. Кулымда аның хаты.

"Луиза, син бу хатны укыйсың икән, димәк, инде ике-өч атна вакыт узган. Һәм, минем язганнарымны эшләсәң, димәк, син хәзер Парижда булырга тиешсең. Урамның икенче ягында исле майлар кибете бар. Анда Papillons Extreme ислесе бар. Ул сиңа килешергә тиеш.

Тыңла мине, Луиза. Майкл Лоурелл сиңа банк хисабының документларын бирер. Анда гомер буе эшләмәскә акча җитмәс. Әмма алар сиңа ирек сатып алырга һәм безнең кечкенә шәһәрдән качарга мөмкинлек бирәчәк. Кыю яшә, Луиза! ​Үз сүзеңдә тор һәм боекма. Сарылы-каралы сырлы колготкиларыңны горурлык белән ки.

Сиңа яңа тормыш башларга мөмкинлек бирүем мине тынычландыра. Син йөрәгемә кердең, Кларк. Тормышыма кергән беренче көннән үк көлке киемнәрең, урынсыз шаяруларың белән йөрәгемә кердең. Мине еш исеңә төшермә. Күңелсезләнүеңне теләмим. Матур итеп яшә. Яшә. Мин һәрвакыт янәшәңдә булырмын.

Сине яратып,

Уилл".

Слова и выражения:


бик көчле кешенең карары – решение очень сильного человека​
рәхәтләнеп күңел ачтык – с весело и удовольствием провели время
тырыша – старается
кеше үтерүгә тиң – равно убийству человека
барырга үгетләде – уговорил поехать/пойти/полететь
килешергә тиеш – здесь: должен подойти
банк хисабының документларын – документы банковского счёта
ирек сатып алырга – купить свободу
кыю яшә – живи смело
Үз сүзеңдә тор һәм боекма. – Стой на своём и не отчаивайся.
горурлык белән ки – носи с удовольствием
урынсыз шаяруларың – неуместными шутками

*****

Ну и как вам, понравилось? Вам также могут понравится следующие произведения от нашего проекта:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Сине очратуыма кадәр

Тест: Сине очратуыма кадәр

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG