Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 июльдән Русиядә сатылучы гаджетларга илдә ясалган эзләү системы урнаштыра башлаячаклар


Русия хөкүмәте карары нигезендә, смартфон һәм планшетлар эшләп чыгаручы ширкәтләргә бу җиһазларга Русиядәге эзләү системын урнаштыру мәҗбүри булачак.

Русия дигитал үсеш министрлыгы илдә сатылган җиһазларга Русиядә чыгарылган эзләү системын урнаштыруны мәҗбүри итүче карар әзерли. Апрельдә әлеге карарны Русия хөкүмәте расларга тиеш була. Коммерсант язганча, бу карар 1 июльдән гамәлгә керәчәк, һәм илдә сатылган смартфон һәм планшетларда йөкләнелүче браузерларда баштан ук Русиядә эшләнгән эзләү системы урнаштырыла торган булачак.

Кайсы эзләү системы булачагын хөкүмәт хәл итә. Экспертлар бу "Яндекс" булыр дип фаразлый.

"Яндекс" ширкәтендә гаджетларга эзләү системын урнаштыру ничек башкарылачагын белмибез дигәннәр. Ширкәт вәкилләре һәр кешенең сайлау иреге булырга тиеш, иң кулай ысул – эзләү системын сайлау тәрәзәсе булдыру, дип белдергәннәр.

Mail ru Group һәм Apple газетның соравына җавап бирмәгән. Google ширкәте бу турыда ни дә булса әйтүдән баш тарткан.

  • Русиядә сатылучы җиһазларга илдә җитештерелгән програмнар куюны мәҗбүри итүче канун 1 апрельдән гамәлгә керә. Канунга ярашлы, смартфон, планшет, санак һәм акыллы телевизорлар җитештерүчеләр бу җиһазларга Русиядә эшләнгән програмнарны куеп сатарга тиеш була. Хөкүмәт бу програмнарның исемлеген чыгарды. Алар арасында Смартфон һәм планшетлар өчен "Яндекс" (эзләүгеч, браузер, хариталар, диск), Mail.ru почта һәм хәбәрләр, ICQ мессенджеры, "Маруся" дип аталган тавышлы ярдәмче, "Одноклассники" һәм OK Live, "ВКонтакте", MirPay түләү системы, "Госуслуги", "МойОфис Документы" хезмәтләре, "Лаборатории Касперского" антивирусы, Applist.ru програмнары бар.
  • 9 мартта Русия думасы илдә чыгарылган програмнар куймыйча җиһазлар саткан өчен 200 мең сумга кадәр штрафлар кертүче канунны икенче укылышта кабул итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG