Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хисап пулаты мәгариф эшчәнлеген дәүләт контроленә алуны тәнкыйтьләде


Алексей Кудрин.
Алексей Кудрин.

Әлеге канун сивил җәмгыять оешмалары, сәүдәгә корылмаган оешмалар, фикер алышу мәйданнары, кызыксыну клублары, мәдәният үзәкләре эшчәнлеген чикләргә мөмкин диелә Хисап пулаты хисабында.

Хисап пулаты мәгариф эшчәнлеге турындагы яңа канун өлгесенә тискәре бәя бирде. Әлеге документны Русия думасы 16 мартта өченче укылышта кабул иткән иде. Хисап пулаты андагы нормаларны кирәгеннән артык дип саный. Алар сивил җәмгыять оешмалары, сәүдәгә корылмаган оешмалар, фикер алышу мәйданнары, кызыксыну клублары, мәдәният үзәкләре эшчәнлеген чикләргә мөмкин диелә Хисап пулатының 2020 ел турында чыгарган хисабында.

Канун өлгесе тәкъдим иткән мәгърифәтчелек эшчәнлеге чынлыкта элек кертелгән тәрбия төшенчәсен кабатлый, ә мәгърифәтчелек эшчәнлеген дошманлык уяту өчен куллануны тыю Җинаять кодексының 282нче маддәсендә язылган диләр Хисап пулатында.

Хисап пулаты шулай ук канун өлгесе өстәмә чыгымнар таләп итәчәк, ә документта бернинди исәпләүләр дә, финанслау чыганаклары да күрсәтелмәгән диелә.

2020 елның ноябрендә мәгәриф эшчәнлеген чикләү идеясенә каршы Хисап пулаты башлыгы Алексей Кудрин чыккан иде. Ул "илдә сивил ирекләр белән болай дә хәлләр әйбәт түгел", диде. Кудрин Русиядә тормышның төрле өлкәләрен көйләү проблемы арта диде.

16 мартта Русия думасы депутатлары хакимиятләр рөхсәтеннән башка мәгариф эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыючы канун өлгесен кабул итте. Шулай итеп "Русиядә дәүләт сәясәтен дискредитацияләү", тарихны яңадан карау һәм конституцион төзелешне җимерү белән көрәшү тәкъдим ителде диелә документта.

Азатлык белән сөйләшкән мәгариф белгечләре исә бу канун өлгесе башкача фикерләүне бетерү, дәүләт мәгариф програмыннан читтәге мәгариф эшчәнлеген дә дәүләт кысаларына кертү өчен әзерләнгән дип исәпли.

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин әйтүенчә, "монда сүз, мисал өчен, татар халкының үзаңын, милли тарихны өйрәнүне тагын да кысу турында бара, канун шундый максат белән әзерләнә дә". "Татар тарихы мәктәпләрдә инде укытылмый, хәзер инде рәсми мәгариф системы кысаларыннан тышта да татарларның агарту эшчәнлеген бетерү өчен уңайлы мөмкинлек ачыла. Шулай ук бу канун нигезендә "Ачык университет" кебек проектларда җәмәгатьчелеккә укыла торган лекцияләр дә контрольдә булачак. Төрле темаларга фәнни конференцияләрдә ясалган чыгышлар да мәгариф-агарту эшчәнлеге дип карала бит, димәк андый конференцияләрдә чыгыш ясаган кешеләрне эзәрлекләү өчен дә кулланыла алачак", ди Лотфуллин.

Русия фәннәр академиясе канун өлгесен кире алырга чакыра. Астрофизик Сергей Поповның Change.org сайтындагы петициясе 237 меңнән артык имза җыйган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG