Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда миграция хезмәте идарәсе янында озын чират хасыйл булган


Казанда миграция хезмәтендә.
Казанда миграция хезмәтендә.

Гаврилов урамындагы миграция идарәсе ишеге төбенә 400гә якын кеше җыелган.

Казанның Гаврилов урамында урнашкан Федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан бүлеге ишеге төбендә берничә йөз кешелек чират барлыкка килгән. Бу турыда "БИЗНЕС Online" бу хәлне күзәткән укучылары сүзенә таянып яза. Кайберәүләр чиратны 23 мартта ук алып куйган диелә.

Татарстан мигрантлары берләшмәсе җитәкчесе Ренат Ходжаев газетка аңлатканча, бу кешеләр Русиядә вакытлыча яшәп торуга рөхсәт язуы алыр өчен килгән. Быел бөтен Татарстанга бары 500 квота бирелгән, узган ел ул ике тапкыр күбрәк булган. Ходжаев сүзләренчә, мондый рөхсәт кәгазьләре күләмен Русия хөкүмәте ел саен киметә бара, быел бөтен илгә 39 325 квота бирелгән, шуларның 500е Татарстанга эләккән.

"Күпләр моны Русия хакимияте үз җирләренә чит ил кешеләрен кертергә теләми дипи бәяли, ә минемчә алай түгел. Хөкүмәт бу рөхсәтне квотадан тыш алуны арттырырга тырыша, аны алыр өчен йә Русия ватандашы белән никахка керергә, яисә Русиядә белем алырга кирәк" дип аңлаткан Ходжаев.

Русиядә даими яшәүче халыкның саны 2020 елда 500 мең кешегә кимегән. Бу санны Росстат китерә. Халыкның шулай күпләп кимүе соңгы тапкыр 2005 елда - 15 ел элек булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG