Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов атышында зыян күргәннәрнең ата-аналары аны гомерлеккә утыртуны таләп итә


Рамил Шәмсетдинов.
Рамил Шәмсетдинов.

Мәхкәмә 21 апрельдә узачак. Шул ук вакытта Рамилнең адвокатлары аның җәзасын йомшартуны сорап апелляция биргән

2019 ел көзендә Байкал арты хәрби бүлегендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның адвокатлары апелляция хәрби мәхкәмәсенә аның җәзасын йомшарту турында үтенеч шикаяте биргән. Мәхкәмә утырышы 21 апрельгә билгеләнгән.

Адвокат Руслан Нәгыев Азатлыкка сөйләгәнчә, яклау ягы Рамилнең төрмәдә утыру вакытын кыскартуны, хөкемен йомшартуны сорый һәм рухи зыянны каплауны мәхкәмә билгеләгән күләмдә булуына каршы чыга. "Бездә булган мәгълүматка караганда, Русия саклану министрлыгы аларга рухи зыянны каплаган. Моннан тыш, мәхкәмә Рамилдән түләтергә дип карар чыгарган миллионнар аның өчен күтәреп булмаслык акча. Бу адекват сумма түгел. Без аны гамәлдән чыгаруны сорыйбыз" дип сөйләде адвокат.

Нәгыев сүзләренчә, каршы як та апелляция биргән – алар хөкем карарын шикаять иткән, шулай ук присяжныйлар чыгарган карарны да дөрес түгел дип табуны таләп итә. "Алар төрмәдә утыру вакыты аз дип саный, җәза артык йомшак бирелгән диләр һәм иң югары җәза бирүне таләп итәләр" диде адвокат.

21 гыйнварда Читадагы хәрби мәхкәмә Шәмсетдиновны 24,5 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аннан алда дәүләт гаепләүчесе 25 ел төрмә җәзасы бирүне сораган иде. Мәхкәмә шулай ук үтерелгән хәрбиләрнең гаиләләренә рухи зыянны өлешчә капларга дигән карар чыгарды, компенсация күләме 9,8 миллион сум диелде.

2020 ел декабрендә Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәдә соңгы сүзе белән чыгыш ясады, ул кылган адымына үкенүен белдерде. "Мине бу хәлгә китереп җиткерделәр. Мин моны теләмәдем. Ничек шулай килеп чыкканын үзем дә аңламадым. Мин бу адымыма үкенәм" диде ул. Присяжныйлар Шәмсетдиновны үтерүләрдә һәм үтерергә омтылуда гаепле дип таныды. Шул ук вакытта присяжныйлар аның җәзасы йомшартылуга лаек дип тә тапты.

Соңрак Рамил Шәмсетдиновның төрмә җәзасын йомшартуны сорап петиция башланды. Имза җыючылар аңа карата билгеләнгән 9,8 млн сум күләмендәге рухи зыян компенсациясен түләтүне дә кире кагуны таләп итә. Әлеге петиция Русия президентына, Русия саклану министрына юлланачак. Хәзер аны 500 гә якын кеше яклап имза куйган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG