Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан кече шәһәрләрдә хезмәт хакы ягыннан Русиядә 21нче урынга калган


Урта һәм кече зурлыктагы торак пунктларда эш хакы күләме зур шәһәрләрдәгедән 15-20 процентка азрак булуы ачыкланган.

Татарстанның кече шәһәрләрендә хезмәт хаклары Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрдәгегә караганда 15-20 процентка кимрәк. Татарстан үзе исә кече шәһәрләр хезмәт хаклары күрсәткече ягыннан Русиядә беренче егермелеккә керә алмаган. Ул 21нче урында. Бу РИА Новости уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренә.

Зур һәм кече шәһәрләрдә хезмәт хакларын чагыштыру өчен, аларны төбәктә аерым бер тауар һәм хезмәтләрнең стандарт тупламы бәясенә нисбәттә караганнар. Татарстанда кече шәһәрләрдә хезмәт хаклары бу бәядән 2,5 тапкыр гына артык чыккан. Мисал өчен, исемлекнең башында торган Ямал-Ненец автоном бүлгесендә кече шәһәрләрдә хезмәт хакы стандарт тауарлар тупламы бәясеннән биш тапкыр күбрәк.

Ямал-Ненец автоном бүлгесеннән кала, Русия күләмендә беренче өчлеккә Магадан өлкәсе һәм Ненец автоном бүлгесе кергән.

Кече шәһәрләр арасында иң зур хезмәт хаклары Төньякта һәм Ерак Көнчыгышта урнашкан һәм файдалы казылмалар чыгарыла торган төбәкләрдә икәне ачыкланган. Шундыйлар арасында Ханты-Манси автоном бүлгесе, Сахалин өлкәсе, Чукотка, Якутия, Коми, Амур һәм Иркутски өлкәләре атала.

Магадан өлкәсендә, Ненец автоном бүлгесе, Коми, Амур өлкәсе, Яһүди автоном өлкәсе һәм Курски өлкәсендә кече шәһәрләрдә хезмәт хаклары бу төбәкләрнең башкаласындагыдан артыграк булган. Тикшеренү авторлары моны төбәкнең зур булмаган "икътисади үзәкләре" казылмалар чыгарыла торган җирлекләрдә урнашуы белән аңлата.

Төньяк Кавказ республикалары һәм Иваново өлкәсе кече шәһәрләрдә эш хакы иң түбән буларак исемлекнең ахырына калган. Тыва, Чечня, Омски өлкәсендә провинциядә эш хаклары башкалага караганда 30 процентка диярлек кимрәк диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG