Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: "Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы — мөһим вакыйга"


Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов.

Ислам динен кабул итү тантанасы 2022 елда бәйрәм ителәчәк.

Киләсе елда узачак ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына мөселман дәүләтләреннән кунаклар чакырылачак. Бу хакта бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узган "Мәскәү-Татарстан күпере" яшьләр форумы барышында белдерде. Әлеге чараны ул елның төп вакыйгаларының берсе дип санавын әйтте.

"Без үзебезнең башкаланы да әзерләрбез. Бу зур вакыйга. Кайбер саннарга караганда, Русиядә 20-25 млн мөселман яши. Владимир Путин ислам илләре белән элемтә урнашытыруга зур игътибар бирә. "Русия – ислам дөньясы" стратегик төркем бар. Мин бу төркемне җитәклим. Бик күп чаралар оештырабыз. Ә менә 1100 еллыкта без ислам дөньясыннан партнерларыбызны чакырачакбыз. Мәгарифкә бәйле күп чаралар көтелә. Үзебезнең дин галимнәренең исеме мәңгеләштереләчәк. Бу хакта тулырак минем хезмәттәшләрем сөйләр. Мин моны бик әһәмиятле вакыйга булачак дип әйтәм. Ул бик лаеклы узар дип уйлыйм. Бәйрәмгә чакырып калам", диде Миңнеханов.

Узган ел ахырында Владимир Путин Русия һәм Татарстан хөкүмәтләренә Идел буе Болгар дәүләтенең ислам кабул итүенә 1100 ел тулуын бәйрәм итү турында тәкъдимнәрен әзерләргә кушты. Йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп Русия премьер-министры Михаил Мишустин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнгән иде.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын Русия күләмендә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә бәйрәм ителергә тиеш дип белдергән иде. Ул шулай ук 2021 елда Казан Җәмигъ мәчете урынын билгеләп эшне башларга вәгъдә итте. Русия татар авылы эшмәкәрләре җыенында Татарстан президенты исламның 1100 еллыгында төбәкләрдәге татарларны катнашырга чакырды.

Тарихи чыганакларга күрә, Идел буе Болгар дәүләте исламны 922 елда илнең рәсми дине буларак кабул итә. Бу дата Болгарга Багдад хәлифеннән илчеләр килү вакыйгасыннан алып санала. Шул ук вакытта галимнәр бу җирләрдә ислам илчеләр килгәнче үк таралган булуын әйтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG