Башкортстанда Русия ватандашлары белән рухи бәйләнеш тоючылар саны арткан. Бу хакта 15 апрельдә Башкортстан башлыгы каршында милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында әйтелде.
Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә социологик тикшерү уздырган Һуманитар тикшерүләр үзәге рәисе Марат Марданов сүзләренчә, Башкортстанда Русия ватандашлары белән рухи бәйләнеш тоючылар өлеше 2020 елда 78,9 процентка җиткән. 2017 елда бу күрсәткеч 70,6 процент булган. "Гомумрусияле үзбилгеләнүен формалаштыру — төбәкләрдә милли сәясәт дәүләт програмнарының өстенлекле юнәлеше булып тора. Республикада гомумватандашлык үзбилгеләнүе күрсәткече — ул Русия ватандашлары белән рухи бәйләнеш тоючы халык өлеше. Әлеге күрсәткеч Милләтләр эшләре федераль агентлыгы методикасы нигезендә бәяләнә", диде Марданов.
Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, республиканың 83,4 процент халкы Башкортстанда төрле милләт вәкилләре арасында мөнәсәбәт дусларча яки нормаль дип белдергән. 88,7 проценты милләте, дине яки теле өчен бер тапкыр да кимсенү хисе тоймадык дигән.
"Конфессияара мөнәсәбәтләр дә тотрыклы. Сораштыруда катнашучыларның 88 проценты Башкортстанда төрле диннәр арасындагы мөнәсәбәтләргә уңай бәя бирде, аларны "тыныч" дип атады", диде Марданов.
Утырышны алып баручы Башкортстан вице-премьеры Азат Бадранов "башортстаннарның күпчелеге үзләрен россиян милләтенең бер өлеше дип таныса да", милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү даими һәм көндәлек эш таләп итә диде.
Моның өчен 2011 елда төзелгән бу "йоклап ятучы" декоратив институтны" тулы көченә яңадан эшләтеп җибәрергә кирәк дип белдерде ул.
Моннан тыш, Башкортстан хөкүмәте милли-мәдәни оешмалар һәм диаспоралар лидерлары белән эшләүне дә яңадан карарга җыена.
Шура утырышында шулай ук җанисәп мәсьәләләре дә күтәрелде. Бшкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев кешеләрнең үз милләтләрен үзләре билгеләү хокукы үтәләчәк диде. "Тышкы көчләрнең" җанисәпне сәясиләштерергә тырышуларын ул "нәтиҗәсез һәм милләтара килешүгә китермәячәк" диде.
Күптән түгел Русия президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында да Владимир Путин "россиян" булу темасын күтәреп, гомумрусия үзбилгеләнүе зур мәгънәгә ия дип кабатлаган иде.
2018 елда Владимир Путин илнең Дәүләт милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләр кертү турында фәрман имзалады.
Стратегиягә "россиян милләте" төшенчәсе кертелгән. Ул Русиянең күпмилләтле халкы дип аңлатыла.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!