Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке экология министры Әгъләм Садретдиновка кеше үтерү оештыруда гаеп белдерелгән


Әгъләм Садретдинов мәхкәмә утырышында

Садретдинов Буа районы җитәкчесе булу вакытында киллер яллап кеше үтертүдә һәм ришвәт алуда гаепләнә.

Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Буа районының элекке башлыгы 69 яшьлек Әгълам Садретдиновка каршы җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган. Садретдиновка "үтерү оештыру" һәм ришвәт алу" маддәләре нигезендә гаепләү белдерелгән. Бу турыда тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү фаразынча, 2003 елда Садретдинов, Буа районы җитәкчесе булып эшләгәндә, үзенә каршы төрле оешмаларга шикаятьләр язып торган Буа кешесен юк итәр өчен үтерүче яллаган. Үтерүне Казандагы "Квартала" җинаятьчел берләшмә әгъзасы 180 мең сумга башкарган диелә. 2010 елда әлеге җинаятьне кылучы һәм аның арадашчысы Татарстан Югары мәхкәмәсе тарафыннан күп елларга ирегеннән мәхрүм ителде.

Моннан тыш, җинаять эшен тикшерү вакытында Садретдиновның 2000-2006 елларда Буа районы кешесеннән Буа шәһәрендә биналар һәм җир кишәрлекләре сатып алуда булышлык күрсәтү өчен 600 мең сумнан артык ришвәт алганы да ачыкланган.

Тикшерүче үтенече белән мәхкәмә Садретдиновны сак астына кую карары чыгарган. Алга таба Садретдинов эше мәхкәмәдә карала башлаячак диелә.

Татарстанның элекке экология министры Әгъләм Садретдинов 2020 елның июлендә тоткарланды. Ул 2000нче еллар башында Буа районы башлыгы булып эшләгән чорда шул районда яшәүче эшмәкәр Рәшит Садыйковка һөҗүм оештырган дип фаразланды. 2010 ел башында Әгъләм Садретдинов читкә китмәү шарты куела, аны сорау алуларга чакырталар. Шул ук елны аны министр вазифасыннан алалар.

Моннан тыш, 2014 елда Садретдинов 5,8 миллион сумлык дәүләт килешүе актына кул куйганда вәкаләтен арттыруда гаепләнеп, аңа җинаять эше ачыла, әмма җәзага тартылмый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG