Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада танылган рәссам Вәкил Шәйхетдинов күргәзмәсе ачылды


Вәкил Шәйхетдинов
Вәкил Шәйхетдинов

Күргәзмә рәссамның 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле татар рәссамы Вәкил Шәйхетдиновның Уфадагы "Мирас" галереясында күргәзмәсе ачылды. Ул рәссамның 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды, бу аның 39нчы күргәзмәсе. Анда рәссамның 88 эше куелган. Беренче – ак залда портретлар һәм тарихи картиналар, икенчесендә – яшел залда дини темага, өченче – кызыл залда пейзажлар урын алган.

Чарада Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа сәнгать институтының рәсем сәнгате факультеты деканы Әмир Мәҗитов "Рамазан аенда мондый күргәзмәне ачу зур мәгънәгә ия, чөнки рәссам дини темага да күп иҗат иткән. Пандемия чорында болай зурлап ачкан бу беренче күргәзмә", дип чыгыш ясады.

Филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров рәссам үз эшләрендә исламның мәгънәсен, фәлсәфәсен ача дип чыгыш ясады.

Вәкил Шәйхетдинов, "Чынбарлык һәм хыял"
Вәкил Шәйхетдинов, "Чынбарлык һәм хыял"

Вәкил Шәйхетдинов чыгышында бу күргәзмәне оештыру катлаулы булуын, иҗатта каршылыклар туып торуын әйтте.

"Су асты ташлары бик күп булды. Мин каршылык тудыручыларга бик рәхмәтле. Әгәр мине гел мактап кына торсалар, кулда гына күтәреп йөртсәләр, погоннар, орден-медальлләр таксалар, мин бу дәрәҗәгә җитмәс идем. Ходай каршына килеп баскач минем дәрәҗәләремне, мактаулы исемнәремне сорамаячаклар. Минем күпме кешегә рухи азык бирә алуым, күпме җанны җылытуымны сораячаклар дип уйлыйм", диде Вәкил Шәйхетдинов.

Күргәзмә ахырында Азатлык хәбәрчесе рәссамнан чарада Башкортстан рәссамнары берлеге җитәкчелеге булмау сәбәпләрен сорады. Вәкил Шәйхетдинов аны көнчелек белән аңлатты:

"Башкортстан рәссамнар берлеге җитәкчеләре белән каршылыгым юк, ләкин алар мине яратып бетермиләр дип уйлыйм. Бездә, иҗат кешеләре арасында, көнчелек - гадәти күренеш. Бәлки моны шуның белән аңлатыргадыр. Мин аларның эшләре белән һич кенә дә канәгать түгел, шуны һәр очракта үзләренә дә әйтеп киләм. Рәссамнар берлегенең ел саен ел йомгакларына багышланган җыелышы булырга тиеш, ул чынлыкта ике-өч елга бер уза. Анда мине электрон почта, яки телефон аша чакырмыйлар. Чакыруны искечә конвертка салып хат белән җибәрәләр. Ул чара үткәннән соң бер атна узгач кына килә", диде Вәкил Шәйхетдинов.

Күргәзмә эшен бер ай дәвам итәчәк.

Вәкил Шәйхетдинов - Башкортстанда да, Татарстанда да танылган рәссам. Ул татарның күренекле шәхесләренең портретларын ясаучы буларак та билгеле. Моннан тыш, Шәйхетдинов Уфадагы татар "Нур" театры фойесында мозаикасы авторы. "Урал батыр" эпосы, Башкортстан табигатенә багышланган әсәрләре бар. Шулай ук ТӨРКСОЙ иҗат лабораториясе кысаларында Төркия җирләренә һәм архитектурасына багышланган картиналар язган.

Вәкил Шәйхетдинов Башкортстанда татар иҗтимагый тормышында актив катнаша.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG