Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Чехия илчелегенә русияләрне эшкә алуны тыйды


Мария Захарова
Мария Захарова

Бу карар шулай ук Мәскәүдәге АКШ илчелегенә дә карый.

Мәскәүдәге Чехия илчелегенә Русия ватандашларын эшкә алу тыелачак дип хәбәр итте Русия тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Мария Захарова. "Америка Кушма Штатларына карата да, Чехиягә карата да шундый карар кабул ителде, алар илчелекләренә безнең ил кешеләрен эшкә җыя алмаячак", дип китерә Захарова сүзләрен "Интерфакс". Моңа кадәр Чехия илчелегендә Русия ватандашлары күп иде дигән ул.

16 апрельдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүдәге Америка илчелегенә карата чикләүләр турында белдергән иде. Сүз, аерым алганда, дипломатик вәкиллекнең Русиядә Русия һәм өченче илләр ватандашларын эшкә алуны тыю турында да барды.

17 апрельдә Чехия рәсмиләре Русия махсус хезмәтләренең 2014 елда ил көнчыгышындагы Врбетице авылында хәрби складтагы шартлауларга катышы булган дип белдерде. Ул вакытта ике кеше һәлак булган иде.

Бу шартлауларны оештыруда Александр Петров белән Александр Мишкин исеме белән Чехиягә кергән ике кеше катнашкан дип шикләнелә. Алар Чехиядә 2014 елның 11-16 октябрендә булган диелә. Беренче шартлау исә 16 октябрьдә булган иде. Полиция белдерүенчә, алар 16 октябрьдә шул төбәктә булган һәм шартлау көнендә үк күрше Австриягә китеп аннан Мәскәүгә очкан.

Британия әлеге ике кешене 2018 елда Солсбери шәһәрендә Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне агулауда гаепли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG