"Беслан тавышы" иҗтимагый комитеты рәистәше Элла Кесаева һәм Бесландагы террор гамәленнән зыян күрүчеләр хәрәкәтенең дүрт кешесе сәясәтче Алексей Навальныйга теләктәшлек йөзеннән ачлык игълан итте.
31 марттан колониядә ачлык тотучы Навальныйны яклау һәм аңа табиблар кертүне таләп итү чарасында Элла Кесаевалан тыш аның кызы Зарина Кесаева, "Голос Беслана" хәрәкәте вәкилләре Земфира Цирихова, Борис Ильин һәм Замира Кокоева катнаша.
"Күрәбез, кешене тотык итеп алдылар һәм үтереп бетерергә тырышалар. Безнең дә балалар 2004 елда тотык иде. Аларны коткармадылар. Русиядә мәхкәмәләр юк икәнен аңлар өчен без йөзләрчә мәхкәмәләр үттек", дигән Элла Кесаева "Новая газета"га.
19 апрельдә Элла Кесаева Facebook-та ачлык турында язып чыкты, ләкин хәзер бу почт ябык. "Кавказский узел" журналистыы Алан Цхурбаев аңлатуынча, Кесаева посты астында "бик күп негатив" булган.
10 апрельдә Навальныйга теләктәшлек белдереп Мәскәүдән галим-биолог Николай Формозов та ачлык игълан итте. Галим шулай ук Facebook-та төркем булдырды, анда ачлык тотуда катнашырга теләүчеләр керә ала. 19 мартта бу төркемдә 70 кеше иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!