Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апелляция мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновка хөкем карарын үзгәрешсез калдырды


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Адвокатлар Рамилнең төрмәдә утыру вакытын кыскартуны сораган иде.

Апелляция хәрби мәхкәмәсе 2019 ел көзендә Байкал арты хәрби бүлегендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Бу турыда Рамилнең адвокатларының берсе Равил Тугушев белдерде. Хәрби мәхкәмә утырышы бүген Мәскәүдә узды.

Адвокатлар апелляция хәрби мәхкәмәсенә Рамилнең җәзасын йомшарту турында үтенеч шикаяте биргән иде. Яклау ягы Рамилнең төрмәдә утыру вакытын кыскартуны, хөкемен йомшартуны сорады һәм рухи зыянны каплауны мәхкәмә билгеләгән күләмдә булуына каршы чыкты.

"Безнең өчен бу көтелгән карар иде", диде Тугушев.

Рамилнең тагын бер адвокаты Руслан Нәгыев сүзләренчә, мәхкәмә утырышыннан соң алар Рамил белән очрашкан. Рамил үзен яхшы хис итә, аның төрмәдә тоту шартлары яхшы, ул зарланмый диде адвокат.

Нәгыев Рамилнең мәхкәмәсендә присяжныйлар мәрхәмәт күрсәтмәгән булса, егеткә гомерлек төрмә җәзасы яный иде дип искәртте. "Гомерлеккә төрмәгә утыртылган тоткыннарның бер хокуклары да юк, ә Рамил 24 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде, ул яшәү урынында колониядә утырыр, мөгаен" дип фаразлады адвокат.

Руслан Нәгыев Азатлыкка сөйләгәнчә, атышта үтерелгән хәрбиләрнең туганнары биргән шикаятьне дә мәхкәмә канәгатьләндермәгән. Зыян күрүчеләр Рамилгә гомерлек төрмә җәзасы бирүне таләп иткән иде. Алар әлеге карарны тагын бер кат шикаять итәрме-юкмы, анысын әлегә белмибез диде Нәгыев.

Бүгенге мәхкәмә карарын алга таба да шикаять итү әлегә хәл ителмәгән, моны бөтен документлар белән танышкач һәм Рамилнең үзе белән киңәшкәч хәл итәрбез, диде адвокат.

21 гыйнварда Читадагы хәрби мәхкәмә Шәмсетдиновны 24,5 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аннан алда дәүләт гаепләүчесе 25 ел төрмә җәзасы бирүне сораган иде. Мәхкәмә шулай ук үтерелгән хәрбиләрнең гаиләләренә рухи зыянны өлешчә капларга дигән карар чыгарды, компенсация күләме 9,8 миллион сум диелде.

2020 ел декабрендә Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәдә соңгы сүзе белән чыгыш ясады, ул кылган адымына үкенүен белдерде. "Мине бу хәлгә китереп җиткерделәр. Мин моны теләмәдем. Ничек шулай килеп чыкканын үзем дә аңламадым. Мин бу адымыма үкенәм" диде ул. Присяжныйлар Шәмсетдиновны үтерүләрдә һәм үтерергә омтылуда гаепле дип таныды. Шул ук вакытта присяжныйлар аның җәзасы йомшартылуга лаек дип тә тапты.

Соңрак Рамил Шәмсетдиновның төрмә җәзасын йомшартуны сорап петиция башланды. Имза җыючылар аңа карата билгеләнгән 9,8 млн сум күләмендәге рухи зыян компенсациясен түләтүне дә кире кагуны таләп итә. Әлеге петиция Русия президентына, Русия саклану министрына юлланачак. Хәзер аны 500гә якын кеше яклап имза куйган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG