Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апелляция мәхкәмәсе Куштау шиханын эшкәртүне тыюны гамәлдә калдырды


Куштау
Куштау

Шикаятьне "Сырьевая компания" тапшырган иде. 

Чиләбедәге арбитраж апелляция мәхкәмәсе "Сырьевая компания" акционерлык җәмгыятенең Куштау шиханын эшкәртүне тыю карарына шикаятьне канәгатьләндермәгән. Бу хакта мәхкәмә материалларында әйтелә.

Мәхкәмә Башкортстан Арбитраж мәхкәмәсе карарын үзгәрешсез калдырган.

Башкортстан Арбитраж мәхкәмәсе Куштау шиханында "Сырьевая компания" ширкәте эшчәнлеген быел гыйнварда тыйды. Шикаять "Наследие" сәүдәгә корылмаган автоном оешма исеменнән бирелгән иде. Әлеге оешмага Ишембай районында яшәүче Куштау яклаучылар былтыр августта нигез салган.

Нәкъ бу вакытта "Башкорт сода ширкәтенә" (БСК) керүче "Сырьевая компания" Куштауда 2039 елга кадәр табигый казылмалар эзләү һәм чыгаруга рөхсәт алды. Августта тауда урман киселә башлады. Башкортстан халкы моңа каршы чыкты.

Бу хәлләрдән соң Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров БСК республика милеге ителергә тиеш дип белдерде. Ул ширкәтне хосусыйлаштыру канун бозып эшләнгән диде.

2020 елның декабрендә мәхкәмә "Башкорт сода ширкәте" хиссәләрен Русия файдасына алу карары чыгарды. Хиссәләрнең 38,3 проценты Башкортстанга биреләчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG