Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштау хәлләре нәрсәне күрсәтте һәм нәрсәгә китерәчәк


Куштауны яклаучылар
Куштауны яклаучылар

Куштау шиханын яклаучылар белән көч куллануларга китергән каршылыклардан соң Башкортстан башлыгы тауны эшкәртүнең әлегә туктатылуын белдерде. Бу хәлләр нәрсәне күрсәтте һәм алга таба кайсы юлдан китәргә мөмкин? Шул хакта политолог һәм тарихчы Илнар Гарифуллин комментарын тәкъдим итәбез.

Куштау шиханы тирәсендә кызып киткән хәлләр федераль дәрәҗәгә күтәрелде. Шиханнар мәсьәләсе алга таба да дәвам итсә, һичшиксез башкорт җәмәгатьчелеген икегә аерачак дип элегрәк инде кисәткән идем. Хәзер инде бу тормышка ашты һәм беркем дә моны кире какмый. Ә ничек матур башланган иде бит. Радий Хәбировның хакимияткә килүе башкортларны бик нык рухландырды. Хакимият тирәсендә чуалучы башкорт зыялыларыннан алып, республиканың элекке җитәкчелегенә каршы булган башкорт милли оешмалары активистларына кадәр, барысы да республика халкының башка өлешеннән аермалы буларак, аңа бик зур өметләр баглады. Монда хикмәт Хәбиров шәхесенә бер дә бәйле түгел. Чөнки милли зыялылар башкорт җәмәгатьчелегенең аңына иң мөһиме республика җитәкчесенең башкорт милләтеннән булырга тиешлеген сеңдергән иде бит. Әмма Хәбиров мисалы күпмилләтле Башкортстанга җитәкчене башкорт булу-булмавына карап кына билгеләүнең көрчеккә китерәчәген күрсәтте һәм алга таба да күп тапкырлар күрсәтәчәк әле. Хәзер бу акрынлап гамәлдә раслана бара да.

Халыкның бер өлешенең хыялында булган "каты кул" үзеннән-үзе бәхет китерәчәк дигән өметләр акланмады

Бу хәлләрдән күренгән икенче нәтиҗә — халыкның бер өлешенең хыялында булган "каты кул" үзеннән-үзе бәхет китерәчәк дигән өметләр акланмады. Демократик институтлар булмаганда, сивил җәмгыять белән элемтә оештырылмаганда "каты кул" һичшиксез золымга һәм кешеләр фикерен тыңламауга китерә. Ә Башкортстан кебек һәр яктан катлаулы төбәкне барлык халык мәнфәгатьләрен бик яхшы аңлаучы кеше җитәкләргә тиеш. Ул, "хуҗа" булудан бигрәк, республикадагы арбитр булырга, төрле катлаулар, төрле төркемнәр мәнфәгатьләрен үзара килештерергә тиеш. Әмма моның өчен тотрыклы институтларның булуы зарур. Башкортстандагы катлаулы проблемнар төенен бер кылыч селтәү белән кисеп кенә чишәрлек түгел. Аны озаклап һәм җентекләп сүтәргә кирәк. Ә андый институтлар юк. Хәбировның һәм аның бөтен кешене бөгәрләп салып барлык проблемнарны тиз һәм нәтиҗәле чишеп була дип исәпләүче кешеләренең мондый ачыктан-ачык "манчу" ысулы ул проблем төеннәренә кагылмауга караганда зуррак зыян китерәчәк, проблемнарны арттырачак кына. Нәкъ менә шуның аркасында алдагы елларда Башкортстанда бернинди алга ыргылыш көтәргә кирәкми дә. Моны исегездә калдырыгыз, иптәшләр.

Ә Хәбиров республикага билгеләнгәндә аны нинди генә сүзләр белән зурламаганнар иде бит — "акыллы, ихтыярлы, тәвәккәл, бөгелмәс, сүзендә торучан". Ә чынлыкта бу хәл әлеге бәяләмәләрнең берсенең дә Радий Хәбировка туры килмәвен күрсәтте. Ул сүзендә торучан да, бөгелмәүчән дә булып чыкмады. Республикага килгәч ул башта мәсьәләне яхшылап өйрәнергә һәм шуннан соң гына шиханнар турында карар чыгарырга вәгъдә итте. Тик ахыр чиктә беркем белән киңәшләшми генә Куштауның эшкәртеләчәген игълан итте. Һәм соңрак та Куштау мәсьәләсенең инде тәгаен хәл ителгәнлеген берничә мәртәбә кабатлады, үзен "сындырырга тырышу файдасыз" булуын белдерде. Әмма, күргәнебезчә, сүзен нәкъ 180 градуска үзгәртте — Куштауны эшкәртү, аның сүзләренчә, туктатыла. Кем әйтмешли, үз сүзенең хуҗасы — сүзен бирә һәм сүзен кире ала.

Куштау тирәсендәге сәяси кризисны чишү өчен хакимият үзендә булган барлык диярлек мөмкинлекләрне кулланырга тырышты. Бөтен нәрсәне үз котроленә алу өчен аларның соңгы тырышлыгы турыдан-туры федераль үзәк ярдәменә мөрәҗәгать итү һәм каршылыкны Росгвардиянең күрше төбәкләрдәге бүлекләре белән бастыру омтылышы булды. Тик бу барып чыкмады, чөнки Мәскәү ризалашмады һәм Хәбировка сөйләшүләр башларга кушты. Әгәр аны федераллар хупласа, Хәбировны коеп яуган яңгырда беркем дә күрмәгән булыр иде.

Радий Хәбиров Куштауда (сулда)
Радий Хәбиров Куштауда (сулда)

Аның Куштауга килүе — җиңелү билгесе. Оныткан булсагыз, 15 ел элек Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов идарәсе башлыгы булып эшләгән чакта да Радий Хәбиров белән шундый ук хәл булды. Ул чакта Хәбиров "Оппозициянең координацион шурасы" (төп көче татар оешмалары булганга, аны шартлыча "татар оппозициясе" дип тә атадылар) оештырган, меңнәрчә кешелек митингларда катнашучыларны киңкүләм мәгълүмат чаралары аша "бабуиннар" дип атаган иде. Әмма 2005 елның 26 мартында Башкортстан хөкүмәте йорты дивары янында узган иң зур митингтан һәм бинаны яулап алу белән янаудан соң Радий Хәбиров протестчылар янына чыгарга һәм кәгазьгә язылган чыгышын укырга мәҗбүр булды. Бу юлы да шундый ук хәл килеп чыкты: танымау, ярлык тагу һәм соңрак элемтәгә керергә мәҗбүр булу.

Куштауны яклаучыларның кечкенә генә чатыр шәһәрчегенә хакимият хуплавы белән һөҗүм итмәсәләр, бәрелешләр дә, бар илнең шундый зур игътибары да булмас иде. Сөйләшеп килешү түгел, ә бар нәрсәне көч белән хәл итү, бастыру гадәте үзенең нәтиҗәләрен тагын бер мәртәбә күрсәтте. Бу инде Радий Хәбировның үз стиленә әверелде һәм ул аны Мортаза Рәхимовтан күчереп алган. Рәхимовның Хәбировны үз укучысы дип атавы тикмәгә генә түгел.

Хакимият нәрсәгә ризалашачак

Хәбиров кат-кат, Куштауга килгәч тә, соңрак та “компромисс” сүзен кабатлый башлады. Куштауны яклаучылар элек тә, бигрәк тә бу хәлләрдән соң да бернинди чыгармасыз барлык шиханнарны һәм Гомәр авылы янындагы ятмаларны эшкәртүне тулысынча тыюны, чималны Сибай шәһәре янындагы Төяләс (Худолаз) ятмаларыннан алуны таләп итә икән, монда нинди компромисс булырга мөмкин булуы аңлашылмый. Башкорт сода ширкәте (БСК) чималны ташу кыйбатка төшә дип бу варианттан баш тарта — янәсе чыгымнар арту сәбәпле аның тауары көндәшлеккә чыдый алмаячак.

Шиханнарны яклаучыларны гына түгел, бәлки БСКны да канәгатьләндергән бердәнбер чишелеш җитештерүне заманчалаштыру һәм сода ширкәте белән Төяләс ятмалары арасында транспорт коридоры төзү инвестицияләренә федераль үзәкнең акча өстәве була алыр иде. Әмма, дөресен әйткәндә, мондый мөмкинлеккә ышану бик авыр, төгәлрәге һич ышанып булмый, чөнки бу бик зур акча таләп итә, ә федераллар моңа ризалашмаячак.

Хәбиров Алексей Венедиктовка интервьюда компромисс турында сөйләгәндә БСК хиссәләренең контроль пакетын Башкотстанга сатып алырга кирәклеген белдерде. Бу хиссәләр нинди акчага сатып алыначак соң? БСКны икегә бүлеп республикага Стәрлетамак содасы өлешен генә алу, башкаларга бүтән өлешләрен, мисал өчен Березники комбинатын калдыру мантыйкка күбрәк туры килер иде. Әмма БСК хуҗаларына бу вариант, аңа ризалаша калсалар да, ошамастыр. Алар өчен хиссәләрне сату инде бик кирәк тә булмаска мөмкин активларны бүлүгә караганда отышлырак.

Сода проблемын чишү өчен финанс тотрыксызлыгы чорында Башкортстанның бурычларын арттыру республика бюджеты өчен фаҗига булачак.

Шуңа күрә монда ике вариант була ала. Йә бу алдау гына, Хәбировның вакытны сузу, халыкны тынычландыру, ә соңрак сода ширкәте хуҗаларына отышлы булганча хәл итү. Монысы иң мөмкин вариант. Йә БСКның контроль пакетын сатып алу өчен мәсәлән “Башнефть” хиссәләренең республика кулында калган 25 проценты белән түләргә. Кайбер Telegram-каналлар андый мөмкинлек турында да язган иде. Өченче вариант юк.

Җәмәгатьчелекне тынычландырганнан соң “икенче дубль” башланырга, Куштауга яңадан тотынырга бик мөмкиннәр

Шуңа күрә компромисс буларак ике вариант кына каладыр. Беренчесе — җәмәгатьчелекне тынычландырганнан соң “икенче дубль” башланырга, Куштауга яңадан тотынырга бик мөмкиннәр, әмма бу юлы инде Ишембай районы инфраструктарасына һәм бигрәк тә Куштау янындагы авылларда яшәүчеләргә сода ширкәтеннән зур инвестицияләр вәгъдә итеп. Ә Куштауны эшкәртү янәсе мөмкин кадәр "зыян китерми" торган итеп оештырылачак дип күрсәтүне көтеп була. Хәбировча "компромисс" нәкъ менә шул буладыр. Икенчесе — Мәскәү хупласа — БСКны бүлеп Стәрлетамактагы "Сода"ны Башкортстан контроленә кайтару һәм дивиденд акчалары белән альтернатив чыганакларны үзләштерү чыгымнарын каплау. Бу вариант барысы өчен дә кулай була ала.

Хакимият ничек эш итәчәк

Югарыда язылганнар сода ширкәтенең үзенә кагыла. Куштауны яклаучылар белән ничек эш итүгә килгәндә, хәзер Хәбиров хакимиятенең төп максаты — бу процессны мөмкин кадәр сузу. Башта чигенү, аннан яңадан алга бару. Җәмәгатьчелекне тынычландыру һәм бу мәсьәләдән арыгач (ә ул шулай булачак та) бар нәрсәне үзләренә иң кулай булганча эшләү. Эшне, әлбәттә, яклаучыларны бүлгәләүдән башлаячаклар, һәм без моны күрәбез дә. Нәкъ менә шуның өчен Хәбиров Куштауны яклаучылар сайлаган вәкилләр белән очрашудан баш тартты. Лояль, тыйнаграк яклаучыларны хакимият "радикаллар" дип атаганнарга каршы куярга тырышачаклар. Икенчеләрен читләштерәчәкләр, ә беренчеләрен хакимият кагыйдәләре нигезендә уйнарга мәҗбүр итәргә тырашчаклар. Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы белән булган хәл килеп чыгарга мөмкин. Ул бер пар чыгару оешмасына гына әйләнеп калды бит.

Шулай ук, Радий Хәбиров "Башинформ"ның мөдирләр шурасы рәисе Ростислав Морзагулов һәм Ишимбай районы башлыгы Азамат Габдрахманов кебек хата ясаган җитәкчеләрне якларга тырышса да, хакимият һичшиксез кара тапны республика башлыгыннан түбәнрәк дәрәҗәдәге җитәкчеләргә күчерергә тырышачак.

Куштауны яклаучыларның вазгыятьне контрольдә тоту өчен бердәнбер мөмкинлеге — анда даими лагерь оештыру (формаль яктан бу канун бозу түгел бит) һәм хәлләр яман якка таба китсә, Куштау мәсьәләсенә яңадан игътибар җәлеп итү. Хәбировның өстеннән төшмәскә, хакимиятне даими киеренкелектә тотарга. Куштауны саклауның юлы шул гына.

"Лояль булмаганнар" исемлеге озыная бара. Куштауны яклаганда тоткарланган 70тән артык кешене озак вакытка сак астына алу Хәбиров игълан иткән ярлыкауның (моннан ары беркем дә сезне ваһһабилар һәм экстремистлар дип атамаячак дигән иде) чынлыкта булмаганлыгын күрсәтә.

Куштауны яклаучылар
Куштауны яклаучылар

Башкорт милли хәрәкәте

Чәнечкеле чыбыклар белән уралган баррикадалар артында байрак күтәргән башкорт активисты башкорт милли хәрәкәтенең йөзенә әвереләчәк. Шуны да танырга кирәк, башкорт милли хәрәкәтенең халыкны Куштауны яклауга күтәрү уңышын үз файдасына бору тырышлыклары уңышсыз түгел. Куштауны яклаучыларның "Куштау online" Telegram-каналы модерациясе дә, авторның риторикасына караганда, нәкъ менә башкорт милли хәрәкәте әгъзалары тарафыннан башкарыла. Шуңа күрә бу протесттагы "башкортлык" мөмкин кадәр еш ассызыклана. Ә менә Куштауга мәсәлән татар җәмәгатьчелеге теләктәшлек белдерсә, аңа махсус күз йомыла яки медиада "артист" (Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразова очрагындагы кебек) яки "галим" (канал авторлары чыгышы белән Башкортстаннан булган химия галиме Вил Мирзаяновның сәяси эмигрант һәм "Эмиграциядәге татар хөкүмәте" төркеме җитәкчесе булуын онытканнар ахры) дип кенә язалар.

Шиханнарны, аерым алганда Торатауны саклау проблемын башта экологлар күтәргән булса, ахыр чиктә бу теманы нәкъ менә башкорт оешмалары активистлары үз кулларына алды. Бу аңлашыла да — һәрбер сәяси процесста дивидендларны бары шул эштә үзен иң нык күрсәткән көч кенә ала. Могҗизалар булмый. Шуңа күрә, тауны яклаучылар арасында төрле милләт кешеләре булса да, алар арасында күпчелекне кенә түгел, ә бик зур күпчелекне башкортлар тәшкил итә. Алар өчен шиханнарны саклау экология өчен абстракт көрәш кенә түгел, ә башкорт халкының яшәп калу мәнфәгатьләре буларак кабул ителә.

Башкортлар шиханнар язмышын үз язмышлары кебек кабул итә башлады

Нигә нәкъ менә башкорт милли хәрәкәте үз сафларына шул кадәр тарафдарлар җәлеп итте һәм Куштауны яклый алды соң? Бу турыда башка милли хәрәкәтләр активистлары да уйлана. Моның сәбәбе ике нәрсәгә бәйле. Беренчесе — шиханнар мәсьәләсе медиада инде күптән күтәрелеп килә, ә Рөстәм Хәмитов җитәкчелеге чорында аны турыдан туры республика хакимиятләре дә яклап килде. Шуңа күрә башкортлар шиханнар язмышын үз язмышлары кебек кабул итә башлады. Озак еллар бер үк ноктага бәреп торсаң, күпчелекнең аңында тегене яки моны эшләргә кирәк дигән фикер ныгый. Икенчесе — республиканың башкорт өлешендә башкортларның үз структуралары бар. Һәм финанс ресурслары белән ныгытылган ул структуралар җиңел генә хәрәкәткә килә. Мәсәлән 2017 елда башкорт телен яклау митингларында катнашучыларның төп өлешен республиканың көньяк-көнчыгышыннан килгән башкортлар тәшкил итте.

Монда профессиоал активистларның булуы да шактый мөһим. Нәкъ менә алар көн саен Куштау темасын медиада күтәреп кенә калмыйча иҗтимагый киңлектә дә даими пропаганда алып бара. Киңкүләм күтәрелешне оештыру юктан гына килеп чыкмавы, ә һәрвакыт планлаштырып эшләү нәтиҗәсе булуы бик зур сер түгел. Һәм мондый эш өчен шартлар да, финанс ресурслар да кирәк. Бу очракта башкортлар әлеге эшне ничек гамәлгә ашырып булуын һәркемгә ачык күрсәтте.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG