Accessibility links

Уфада татар теленә дәүләт статусы таләп итеп ялгыз пикет узды


Сәлих Әмирханов
Сәлих Әмирханов

Активистлар пикетка туган телнең аянычлы хәлен күрсәтү, аны яклауда нәтиҗәле адымнар булмау өчен чыктык диде.

26 апрель, шагыйрь Габдулла Тукай туган көнендә Уфа "Нур" татар дәүләт театры каршындагы Тукай мәйданында ялгыз пикет узды. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзалары чиратлап "Гафу ит, Тукай! Татар теленә һаман дәүләт статусы яулый алмадык" дигән шигар күтәреп торды.

Пикетта торучы Сәлих Әмирханов пикетка туган телнең аянычлы хәлен күрсәтү, аны яклауда нәтиҗәле адымнар булмау өчен чыктык диде.

"Башкортстанда татар халкы 1989 елгы җанисәп буенча урыслардан кала икенче милләт. Ләкин аны тарый-тарый җанисәптән-җанисәпкә һаман киметә баралалар. Бу үзе бер кампания төсен алды. Татар районнарына керә торган урыннарга башкорт ырулары исеме язылган стелалар куйдылар. Халыкара башкорт диктантын төньяк-көнбатыш диалектында яздырдылар. Монысы бөтенләй көлкеле хәл. Диктант саф татар телендә яздырырылды, анда нибары дистәгә якын диалекталь сүзләр генә кергән иде. Әлеге диктантны ни рәвешле, нәрсәгә нигезләнеп тикшергәннәрдер, чөнки бу диалектның уртак нормасы, орфографик сүзлекләре юк. Ул гына да түгел, диктант әдәби телдә яздырылырга тиеш. Ә бит урысның да, башкортның да диалектлары күп, аларда бер дә яздыручы юк. Бу татарларны башта башкорт диалектында, аннан саф башкортча яздырту өчен кертелгән дип уйлыйм. Болайга китсә, бар татар халкы башкортның диалекты булып чыга һәм ул күпчелекне тәшкил итү сәбәпле, башкорт теленең төп әдәби нормасына әйләндерелергә һәм башкортлар да шуңа күчәргә тиеш.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге татарга каршы эшләгәннәр турында "Шаһгали оныклары" дигән китап әзерләргә җыена. Анда диктантны узган ел яздыручы сатирик Марсель Сәлим, быел яздырган Альберт Исмаил да кертеләчәк. Чөнки халык үзенең "батырларын" белергә тиеш", диде активист.

Тукай бәйрәме Уфада да зурлап билгеләнде. Чаралар Тукай һәйкәле янында һәм "Нур" театрында узды. Шулай ук бу көнне "Нур" театрында "Тукай моңнары" исемле мәктәп укучылары арасында уздырылган республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чара 2013 елдан башлап уздырыла.

Моннан тыш, "Нур" театры "Яздан аерып алып булмый Тукайны" дигән театрлаштырылган тамаша күрсәтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG