Русия мәгариф министрлыгы президент Владимир Путин тәнкыйтьләгән тарих дәреслеген тапкан. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
21 апрельдә Федераль җыенга юллама белән чыгып ясап, Путин кайбер мәктәп дәреслекләрендә "безнең хакта язылмаган кебек" дип белдерде. Укучыларны "икенче фронт"тагы сугышның нечкәлекләре белән таныштыралар, ә Сталинград өчен сугышны искә алмыйлар диде ул.
Президент тәнкыйтеннән соң министрлык бөтен тарих дәреслекләрен тикшереп чыккан һәм сүзнең 11 сыйныфлар өчен Олег Волобуев редакциясендәге "Русия һәм дөнья тарихы" дәреслеге турында барганын ачыклаган. Аның эчтәлегендә Сталинград сугышына урын әз бирелгән. 2013 елда чыккан әлеге дәреслек Русия көллиятләрендә кулланыла. Башка тарих дәреслекләрендә Путин күрсәткән кимчелекләр табып булмады дигәннәр министрлыкта.
Элегрәк Русия мәгариф министрлыгы Русия һәм дөнья тарихы турында Русия президенты ярдәмчесе, элекке мәдәният министры, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский җитәкчелегендә әзерләнгән дәреслекләрне бастыруга раслады. Мединский 2009 елда чыккан бер китабында татарларның борынгы әби-бабаларын "рәхимсез рәвештә ясак суыручылар, көчләүчеләр һәм үтерүчеләр" дип атаган иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!