Accessibility links

Коронавирустан вакцина ясаткан кешеләргә Европа берлегенә керү рөхсәт ителергә мөмкин


Вакцина ясатылуга карамастан Европа берлегенә керүнең төп шарты коронавируска тест булачак. Карантин таләп ителгән илләрдә изоляция дә кирәк. 

Европа комиссиясе (ЕК) коронавирустан вакцина ясаткан чит ил кешеләренә Европа берлегенә керергә рөхсәт бирү тәкъдиме белән чыкты. Вакцина Европа берлегендә хупланырга һәм аның икенче дозасы берлеккә кергәнче 14 көн алдан ясатылырга тиеш. Бу хакта ЕК сайтында әйтелә. Шулай ук бу рөхсәт Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы ашыгыч вазгыятьтә куллану өчен хуплаган вакциналарга да кагыла.

Әлеге вакытта Европа берлегендә AstraZeneca, Pfizer/BioNTech, Moderna һәм Johnson & Johnson ширкәтләре вакциналары теркәлгән. Русиянең "Спутник V" вакцинасы марттан бирле Европаның дарулар агентлыгы раславын көтә. Русия вакцинасы әлегә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы вакциналары исемлегендә дә юк.

Русия вакцинасы якын араларда Европа берлегендә хупланмаса да, Русия туристлары өчен башка юл ачылырга мөмкин. Еврокомиссия соңгы 14 көндә коронавирусның 100 мең кешегә 100дән кимрәк йоктыру очрагы булган илләрне куркынычсыз илләр исемлегенә кертүне тәкъдим итә. Рәсми статистикага караганда, Русиядә әлеге вакытта бу күрсәткеч 100дән бераз кимрәк (соңгы ике атнада 140 миллион тирәсе халыкка 130 мең йоктыру очрагы теркәлде). Әлеге илләргә чикләрне ачу-ачмау карарын Европа берлеге Шурасы кабул итәчәк.

Вакцина ясатылуга карамастан Европа берлегенә керүнең төп шарты коронавируска тест булачак. Карантин таләп ителгән илләрдә изоляция кирәк.

Соңгы вакытта Европада вакциналау темплары арта: апрель ахырына Европа берлегенең һәр дүртенче кешесе коронавирустан вакцинаның беренче дозасын, һәр унынчы кешесе — икенче дозасын алган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG