Accessibility links

Кайнар хәбәр

Finanz.ru: русияләр "кара көнгә" җыйган акчаларына яши башлаган


Русияләрнең саклыкка куйган акчалары өч айда 604 миллиард сумга кимегән.

Инфляциянең кискен тизләшүе һәм тормыш дәрәҗәсе төшүе сәбәпле, русияләр саклыкка дип җыеп куйган акчаларын тотарга мәҗбүр, дип яза Finanz.ru порталы. Аннан алда Русия статистика идарәсе халыкның чыгымнары керемнәреннән артыграк булуын күрсәткән саннар китергән иде. 2021 елның беренче чирегендә русияләр барлыгы 14,3 трлн сум керем алган, ләкин чыгымнары 14,9 трлн сум күләмендә булган.

Өч айда саклык акчалары 604 миллиард сумга кимегән диелә, банк хисапларында һәм кулда булган акчалары көнгә 6,7 миллиард сумгача тизлектә кимегән.

Шул ук вакытта кешеләрнең реаль керемнәре төшүе дәвам итә дигән аналитиклар. Елның беренче чирегендә бу күрсәткеч 3,6 процент булган. Инфляция дә зур тизлектә арта, ул соңгы 5-6 елда иң зур саннарга җиткән. "2020 ел нәтиҗәләренә ярашлы, русияләрнең реаль керемнәре соңгы 10 елда иң түбән дәрәҗәгә кадәр төшкән, хезмәт хаклары доллар белән исәпләгәндә 11 ел элек булган хәлгә җиткән" диелә материалда.

Керемнәре аз булу сәбәпле, русияләр банклардан кредит алырга мәҗбүр. Үзәк банк саннарынча, гыйнвар-март айларында физик затлар 1,21 трлн сум яңа кредитлар алган, халыкның банкларга бурычы көнгә 21 трлн сум тизлегендә арткан. Халыкның бурычлары керемнәренең 18,7 процентын тәшкил итә – бу илнең яңа тарихында иң югары күрсәткеч.

Росстат мәгълуматынча, 2020 елда Русиядә инфляция 4,9 процент тәшкил иткән, бу соңгы дүрт елда иң зур күрсәткеч булып тора. Тауарлар һәм хезмәтләрнең бәяләре гомумән алганда 4,2 процентка кыйммәтләнгән, азык-төлек бәяләре исә 7,5 процентка арткан.

Русияләрнең реаль керемнәре 2020 елда 5 процентка кимегән. Урта сыйныфның 6,1 проценты фәкыйрьлеккә төшкән, дип санап чыгарган иде финанс белгечләре. Шул ук вакытта якындагы елларда русияләрнең керемнәре яңадан элеккеге күләменә кайтыр дигән өмет юк, дип бәяләде алар. 2021 елда бары ике проценты гына кире кайтыр, 2022 елга да хәл яхшы якка сизелерлек үзгәрмәс, дип фаразлана. Чынлыкта илдә фәкыйрьлек хәзер 20 процент тәшкил итә диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG