Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхан нугайлары тарихы һәм мәдәнияте турында җыентык чыкты


Әстерханда "Без нугайлар. Астраханские ногайцы" китабын тәкъдим итү
Әстерханда "Без нугайлар. Астраханские ногайцы" китабын тәкъдим итү

Беренче китапка нугайларның карагаш, юрта, кундра һәм утар төркемнәре турында мәгълүмат кергән.

Түбән Идел төбәгендә яшәүче нугайларның этник төркемнәре мәдәнияте, теле, тарихы турында сөйләүче китап дөнья күрде. "Без нугайлар. Астраханские ногайцы" дип аталган, төсле рәсемнәр белән бизәлгән бу җыентык – Иделнең Каспий тирәсе нугайлары турында беренче фәнни-популяр басма, диелә.

Китапны Нугай халкы аксакаллар шурасы акчасына бастырганнар. Эчендәге текстларын Әстерхан тарихчылары һәм этно-тел активистлары Рамил Ишмухамбетов, Әмир Мусаев һәм Алим Махсутов әзерләгән.

Китапка Әстерхан өлкәсе һәм Калмыкстанда яшәүче нугайларның карагаш, юрта, кундра һәм утар төркемнәре турында мәгълүмат кергән.

Совет чорында бу төркемнәрне рәсми төстә татарларга кертеп караганнар, әмма үзгәртеп кору елларында нугай активистлары нугай үзаңын кире кайтару өчен тырыша башлый. Хәзерге вакытта карагашларның күпчелеге үзен нугай дип саный, Растопуловка, Джанай һәм Лапас дип аталган карагаш авылларында 1990 еллардан татар теле урынына нугай теле укытыла. Башка төркемнәр татарлыкларын күбрәк саклаган, ләкин соңгы вакытларда нугай активистлары алар арасында да эш алып бара.

"Моңа кадәр нугайлар турында гади тел белән язылган белешмәлек юк иде, Әстерханда яшәгән казакълар, татарлар, төрекмәннәр турында чыкты, нугайлар турында булмады. Элдар Идрисов "Ногаеведческий сборник" чыгарган иде, анда фәнни мәкаләләр генә булды. Без чыгарган китапны исә өлкәннәр дә, балалар да укый ала. Әлегә 120 данә бастырдык, алар нугай авылларында мәктәпләргә таратыла. Аннары тагын берничә тираж бастырырга ниятлибез. Китап кибетләрендә сатарга да исәбебез бар. Моннан тыш, халкыбыз тарихы турында тагын да зуррак, академик сыйфаттагы басма да әзерлибез" дип сөйләгән китап авторларының берсе Рамил Ишмухамбетов.

Быел карагаш һәм юрта нугайлары арасыннан активистлар беренче тапкыр нугай теленең үз вариантларында диктант уздырды.

2021 елда узачак җанисәп Әстерхан өлкәсендә зур вакыйга булып тора һәм җанлы бәхәсләр тудыра. Аеруча карагаш һәм юрта нугайларының милли үзбилгеләнүе кызыксындыра, кемдер аларны мөстәкыйль халык дип саный, ә кемдер нугай яки татар халкы эчендә субэтнос дип белдерә.

2010 ел җанисәбендә нугайларның күпчелеге татар булып язылырга җыенуын белдергән иде. Шул ук вакытта соңгы елларда Әстерхан татарларын нугайлаштыру сәясәте башланды диелде. Әстерхан татарлары чынлап торып үзбилгеләп, нугай булып язылса, Әстерханда татарлар бөтенләй калмаска мөмкин дигән фикер белдергән иде нугай вәкилләре.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG