Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Зәкиевкә яңа эш ачу белән яныйлар


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Фәрит Зәкиев авыруы сәбәпле мәҗбүри эшкә чыкмаган, шуңа күрә приставлар килеп ул янә җаваплылыкка тартылырга мөмкин дип кисәткәннәр.

6 майда Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиевкә мәхкәмә приставлары килгән. Алар активистны мәҗбүри эшкә чыкмаганы өчен Мәхкәмә приставлары федераль хезмәтенә китермәкче булган. Зәкиев Азатлыкка сөйләвенчә, ул мәҗбүри эшкә авыруы сәбәпле чыкмаган, бу хакта табиб белешмәләре дә бар.

Фәрит Зәкиев приставлар килгән вакытта өйдә булмаган. Туганнары табиб белешмәләре күрсәткән, ләкин аларны кабул итмәгәннәр. Приставлар Зәкиев гаиләсенә активистның эшен мәхкәмә тапшырабыз, мәҗбүри эшкә чыкмаганы өчен җаваплылыкка тартылачак дип янаган. Нинди җаваплылык турында әйтелмәгән, Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе (административ җәзаны үтәүдән качу) нигезендә булырга мөмкин. Бу маддә 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф салуны яки 15 тәүлеккә кадәр утыртуны күз уңында тота.

Зәкиев мәҗбүри эшкә 23 апрельдән бирле йөрмәгән. 5 майда "аңа "гипертония кризы" диагнозы куелган һәм 12 майга кадәр "больничный" кәгазе бирелгән.

Апрель уртасында Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев узган декабрь Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган 60 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы карарын урам җыештырып үти башлады.

Узган елның 2 декабрендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татар җитимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевкә 60 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы бирү карары чыгарды. Активистның былтыр Хәтер көнендә темадан тайпылганы өчен җәзага тартылганы билгеле булды.

Быелның 27 гыйнварында Татарстан Югары мәхкәмәсе Вахитов районы мәхкәмәсенең Фәрит Зәкиевкә чыгарган 60 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы карарын урынлы дип тапты һәм үз көчендә калдырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG