Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Зәкиев: "Татар телен яклау урынына көрәк тотып йөрим"


Фәрит Зәкиев

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев узган декабрь Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган 60 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы карарын урам җыештырып үти башлады. Мәхкәмәнең бу карары аның үзен түгел, ә Татарстан президентын, хокук саклаучыларны мыскыл итә дип сөйләде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев мәхкәмәнең 60 сәгатьлек мәҗбүри эш карарын Казанның Богатырев урамы 5а йорты адресында урнашкан юл хезмәте оешмасы ишегалдында урам чистартып үти башлады. Зәкиев Азатлыкка бу җәзаны атнаның өч көнендә дүртәр сәгать эшләп, җәмгысе биш атна үтәячәген әйтте.

Хәзер татар телен якларга кирәк, ә татар телен яклау урынына мин монда көрәк күтәреп йөрим, дип белдерде ул көрәге белән җирне кыра-кыра.

66 яшьлек Фәрит Зәкиев мәҗбүри эшне мыскыл итә торган эш дип санамавын, мәхкәмә карарын аның үзен түгел, ә Татарстан президентын, хокук саклаучыларны мыскыл итә торган карар итеп күрүен әйтте.

Фәрит Зәкиев: "Татар телен яклау урынына көрәк тотып йөрим"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00
Мин - кире татар. Мине берничек тә туктатып булмый

"Миңа нинди генә җәза бирсәләр дә, мин үз юлымнан тайпылмаячакмын. Татар милләтчеләре алар бит кире татарлар. Мин дә кире татар. Мине берничек тә туктатып булмый. Үтереп кенә туктатып була.

Хакимияттәгеләр Хәтер көнен татарларга оныттырырга тели. Татарлар үз дәүләте булганын, дәүләт теле булганын онытсын һәм урыска әйләнсен диләр. Бездә хәзер дәүләтнең шундый максаты бар", дип белдерде ТИҮ рәисе.

"Биш ел элек империя коллары бик тырышмый иде. Хәзер артык тырышу бар. Татарлар гомумән империягә ярар өчен артыгын тырыша. ТАССРның 100 еллыгы, дәүләтчелекнең 100 еллыгы, Туган телләр елы - болар барысы да хакимиятнең күз буявы гына. Минем мисалда күренгәнчә, дәүләтчелек, туган тел өчен көрәшүчене менә шулай итеп җәзалыйлар", диде Зәкиев эш барышында сөйләшкәндә.

Татарлар үз дәүләте булганын, дәүләт теле булганын онытсын һәм урыска әйләнсен диләр

"Гаиләмдәгеләр ТИҮ эшен ташларга куша. Бу эш сиңа кирәк түгел диләр. Әйткәнемчә, мин - кире татар. Татарлар шулай кире булганга күрә 500 ел коллыкта яшәсә дә, туган телен әле югалтмады. Әмма югалтуга таба бара. Соңгы ноктасына килеп җиттек. Безнең хакимият телне саклау өчен кискен хәрәкәтләр ясамаса, милли университет булмаса, бердәм дәүләт имтиханын татар теленә күчерә алмасак, 10-20 елдан татар милләтен торгызып булмаячак. Чөнки татарча белүчеләр бетәчәк. Без үләчәкбез, яшьләр татарча белмәячәк", дип җиткерде ул.

ТИҮ рәисе үзенә бирелгән урам чистарту җәзасын репрессияләр заманындагы җәзалар белән чагыштырганда бик җиңел җәза дип саный.

"1937 елда минем бабай мулла булган, чын милләтче булган өчен атып үтерелгән. Әлегә империянең иң котырган вакыты түгел. Алдарак тагы да котырган вакыты булыр дип уйлыйм. Чөнки империя үзе үлем алдында тора", ди ул.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Зәкиев сөйләшү барышында үткән елларга да күз салды. Татарстан бәйсез булса, мин монда түгел, дәүләтне төзү эшендә булыр идем мөгаен, дип әйтте ул.

"1990нчы елда без дәүләт төзүне максат итеп куйдык, әмма татар обкомы дәүләтне төзи алмады. Татарстан дәүләтен нульдән башлап төзергә кирәк.

Татар обкомы 30 ел буена күз буяды, халыкны тел, дәүләтчелек дип алдады

Татар обкомы 30 ел буена күз буяды. Халыкны тел, дәүләтчелек дип алдады. Хәзер телне дә, дәүләтчелекне дә, конституцияне дә бетерделәр. Хәзер аларның калыплары гына калды, эчтәлеге юк. Дәүләтнең эчтәлеген төзергә кирәк. Аның өчен гадел сайлаулар юлы белән хакимиятне алмаштырырга кирәк. Гадел сайлаулар уздырылып, татар обкомы ниһаять хакимияттән китсә, дәүләтне төзи башларга була", диде ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев.

Фәрит Зәкиевнең эшен күзәтеп, эш коралларын биреп торган һәм тиешле сәгатен эшләгәч аның табелен тутырган юл хезмәте оешмасының инженер-экологы Алимбек Праздников мәҗбүри эш җәзасын үтәргә кешеләрнең ике төрле оешмадан килүен әйтте.

"Беренче төркемдәгеләр Фәрит Зәкиев кебек мәхкәмә приставлары җибәргән кешеләр булса, икенче төркемдәгеләр эчке эшләр министрлыгыннан мәҗбүри эшкә җибәрелүчеләр. 400-500 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасын үтәүчеләр дә бар.

Ир-атлар гадәттә ишегалларын чистарта, хатын-кызлар тәрәзә юа. Кайбер көннәрне бер кеше, кайбер көннәрдә 3-4 кеше килә. Узган ел якынча 40 кеше мәҗбүри эш җәзасын үтәп китте", диде ул Азатлыкка.

Алимбек Праздников
Алимбек Праздников

Праздников Фәрит Зәкиевнең кайда, кем булып эшләвен белмәвен, аларга бары тик кешенең ничә сәгать эшләргә тиешлеге язылган документ җибәрелүен әйтте.

"Зәкиев үзе турында миңа берни дә әйтмәде. Ул эшен тиешенчә башкара. ТИҮ турында ишеткәнем булды. Әмма әлеге үзәк оештырган пикет, митингларга беркайчан да чыкмадым. Бу оешма турында берни әйтә алмыйм. Алар белән элемтәм юк", диде ул.

* * *

Узган елның 2 декабрендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татар җитимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевкә 60 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы бирү карары чыгарды. Активистның былтыр Хәтер көнендә темадан тайпылганы өчен җәзага тартылганы билгеле булды.

Быелның 27 гыйнварында Татарстан Югары мәхкәмәсе Вахитов районы мәхкәмәсенең Фәрит Зәкиевкә чыгарган 60 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы карарын урынлы дип тапты һәм үз көчендә калдырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (9)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG