Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымнан качкан кырымтатарлар Украинада ничек яши


Новоалексеевка
Новоалексеевка

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәч күп кенә кырымтатарлар ярымутраудан Украинаның калган өлешләренә качып китте. Русия хакимиятләренең эзәрлекләве аркасында кырымтатарларның Кырымнан күченеп китүе әле дә дәвам итә.

"Настоящее Время" журналистлары Украинаның Херсон өлкәсендәге Новоалексеевка бистәсендә Кырымнан качып килгән кырымтатарлар белән сөйләшкән. Новоалексеевка Кырымдагы Русия хәрбиләре саклаучы чик буеннан 20 чакрым төньяктарак урнашкан.

Халкының яртысыннан артыгы кырымтатарлар булганга, кайберәүләр Новоалексеевканы Новотатаровка дип тә атый. Биредә хәзер җиде меңләп кырымтатар яши. Аларның бер өлеше Урта Азиядәге сөргеннән кайтып монда 1970нче елларда ук урнаша башлаган. Калганнары 2014 елгы Русия аннексиясеннән соң килгән. Новоалексеевкада хәтта кырымтатар мәктәбе дә бар. Ул Кырымнан читтә Украинадагы бердәнбер кырымтатар мәктәбе. Биредә шулай ук православ чиркәү каршында юл аша гына мәчет тә төзеп куйганнар.

Новоалексеевка мәчете
Новоалексеевка мәчете

— Кырым аннексиясеннән соң монда бик күпләр агылды. Паника башланды. Күпләр килә-китә. Вокзал кайнап тора. Кешеләрнең тукталыр, йоклар урыны юк иде. Ә безнең монда мәчет янында гына кечкенә бер бүлмә бар. Анда бик күпләр туктала иде, ди мәчет имамы Усеин Тохлу.

Усеин Тохлу
Усеин Тохлу

Кырымдагы хакимиятләр эзәрлекләве аркасында кырымтатарларның ярымутраудан китүе әле дә дәвам итә, ди ул. Әмма хәтта Кырымнан киткәч тә аларның күбесе интервьюга ризалашудан курка.

— Әлегәчә халкыбыз анда-монда йөреп тора. Кырымда нидер җитмәгәннән түгел, ә халкыбыз ультиматумны кабул итмәгәннән. Ягъни без бу вазгыять белән килешмибез, Русия белән булырга теләмибез, дип дәвам итә Усеин Тохлу.

Новоалексеевка вокзалы
Новоалексеевка вокзалы

Альме Эмирсале 2014 елга кадәр Бакчасарайдагы бер мәктәптә кырымтатар балаларына украин телен укыткан.

— Безгә Русиядән китерелгән дәреслекләрне ачсаң, анда "Мәскәү – безнең ватаныбызның башкаласы", дип язылган иде. Мин шуны аңладым, 4нче сыйныфтан соңгы балаларны укытып бетерәм, аннан соң 4-5-6 ел узгач Украина барыбер Кырымны кире үзенә кайтарачак. Ә аннан инде мин: "Беләсезме, мин ялгышканмын. Менә безнең башкалабыз – Киев. Украина – безнең дәүләтебез. Ә мин сезгә элек әйткәннәр дөрес түгел", дияргә мәҗбүр булачакмын. Мин алай эшли алмыйм, ди Альме Эмирсале.

Альме Эмирсале (сулда)
Альме Эмирсале (сулда)

Альманың Кырымдагы тормышы белән бәйле бик күп фотолары бар. Әмма аннексияләнгән ярымутрауда ул инде 7 ел булмаган. Кырымны бик сагынуын әйтә.

— Мәрхүм әтием "Ул – бәйдән ычкынган эт. Эт бәйдән ычкынса, ни теләвен үзе дә белми", дип әйтә иде. Кырымны аннексияләгән Русияне ул шулай сурәтли иде, ди Альме.

Ярымутрауга якында гына булганга, Кырым аннексиясеннән соң Херсон өлкәсе аннан качкан кырымтатарларның беренче тукталу урынына әверелде. Күпләр тиздән Кырымга кире кайту мөмкинлеге чыгуга өметләнеп Херсон өлкәсеннән ары китми.

Амбеджит Сулейманов – Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы. Русия бу оешманы экстремист дип атап, аның эшчәнлеген тыйды. Амбеджит аннексияләнгән Кырымнан килүчеләргә ярдәм итә.

Амбеджит Сулейманов
Амбеджит Сулейманов

"Русия ягы кырымнарны чик аша елга бер тапкыр гына чыгара. Бу – Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән хакимиятнең карары. Кырымда яшәүче кеше Украинаның башка өлешенә елга бер тапкыр гына чыга ала. Бары якын туганнарына яки дәваланырга баручылар өчен генә ниндидер чыгарма була ала. Башка барлык очракларда, Кырымда яшәүчеләр бер тапкыр гына чыга ала. Бу – бик зур проблем, Украинага бару проблемы гына түгел, бик күп кешеләр бирегә дару алырга килә иде", ди Амбеджит Сулейманов

Амбеджит һөнәре белән агроном. Ул монда фатир яллап тора. Кырымда аның җиләк-җимеш үсүче зур җирлеге булган.

Гаиләсенең бер өлеше аннексиядән соң Кырымда калган, бер өлеше Киевка киткән. Шуңа күрә Херсонда ул ялгызы гына яши. Аннексиядән соң күп кенә кырымтатар гаиләләре шулай икегә бүленгән.

— Кырымның кире кайтачагына иманым камил. Аның кайчан булачагын белмим, әлбәттә. Бик күп нәрсә халыкара оешмалардан тора. Мәсәлән, Америка, Германия, Англия, Франция Русиянең тиз арада җимерелүенә ирешә алыр иде. Иң җиңеле – халыкара акча күчерүләрне туктату. Русия олигархлары акчаларының һәм милкенең төп өлеше илдән читтә. Милекләрен кулга алырга кирәк. Чикләүләр исемлекләрендә булганнарның балаларына һәм гаиләләренә Русиядән читтә булуны тыярга. Ул чакта алар үзләре үк Путинны тәлинкәгә салып китерер иде. Гәрчә монда хикмәт бары Путинда гына булмавын да аңлыйбыз. Ул — бер компания. Әмма халыкара оешмалар моны эшләргә теләми. Алар моны эшләгән очракта Русиянең иртәгә үк төрле өлешләргә таркалачагын бик яхшы аңлый. Бик күп качаклар булачак. Һәм бу аны акрынлап эшләүгә караганда күпкә кыйбаткарак төшәчәк, ди Амбеджит Сулейманов.

Аннексияләнгән Кырымда Амбеджитны экстремизмда һәм шпионлыкта гаепләп җинаять эше ачылган. Аңа 20 ел төрмә яный, шуңа күрә ул якын арада Кырымга кайта алмый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG