Accessibility links

Апелляция Кәрим Ямадаевка хөкем карарын үзгәрешсез калдырды


Кәрим Ямадаев хөкемдар ролендә, ("Судья Грэмм" YouTube-каналы)
Кәрим Ямадаев хөкемдар ролендә, ("Судья Грэмм" YouTube-каналы)

Беренче инстанция мәхкәмәсе Ямадаевка штраф салган иде, ә дәүләт гаепләве ирегеннән мәхрүм итүне сорады. 

Апелляция мәхкәмәсе активист Кәрим Ямадаевка хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

Террорчылыкка чакыру эше нигезендә Ямадаевны 500 мең сумга, хакимият вәкилен мыскыллау турында эш нигезендә 30 мең сумга штрафка тартканнар иде. Ике штрафны кушып, аның гомум күләме 510 мең сумга калдырылды. Ямадаев мәхкәмә залыннан иреккә җибәрелде. Моннан тыш, аңа 2,5 елга сайтлар белән идарә итү тыелды.

Прокуратура Ямадаевка 6,7 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы сораган иде. Хакимият вәкилен мыскыллау маддәсе нигезендә аны тугыз ай мәҗбүри эшкә хөкем итеп, 15 процент хезмәт хакын тотып калып барырга тәкъдим ителде.

Узган ел башында Кәрим Ямадаев "Грэмм хөкемдар" исемле веб-сериалның беренче һәм бердәнбер сериясен чыгарган иде. Видеоязмада карадан киенгән һәм башына капчык кидерелгән өч кеше, аларның түшләренә "Игорь Сечин", "Дмитрий Песков", "Владимир Путин" дигән язулар эленгән. Ямадаев Сечин һәм Песковка "җинаятьләре өчен" "үлем карары" чыгара һәм шунда ук бу карарларны "тормышка ашыра". Владимир Путинга "хөкем карарын" киләсе серияләрдә чыгарырга ниятләделәр, әмма ул серияләр чыкмады.

Видео башында күрсәтелгән язуда "веб-сериалның авторлары һәм актерлары — иҗат кешеләре төркеме, алар бары сәнгать идеясе белән генә тупланган һәм көч куллануны пропагандалауны яки нинди дә булса социаль төркемгә карата нәфрәт уятуны максат итеп куймый диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG