Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов Төмәндәге колониягә җибәрелгән


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Шәмсетдинов Төмән өлкәсендә, үзе яшәгән төбәктә утырачак, ләкин кайсы колониядә икәнлеге әлегә билгеле түгел.

Байкал артынадгы хәрби бүлектә 2019 ел көзендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов Төмән өлкәсендәге колониягә китерелгән. Бу хакта адвокат Равил Тугушев хәбәр итте.

"Аны Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Төмән идарәсенә җибәрделәр. Анда колония билгеләнәчәк. Атна ярымнан ул анда барып җитәчәк. Ул Төмән өлкәсендә, үзе яшәгән төбәктә утырачак", дигән адвокат.

21 гыйнварда Читадагы хәрби мәхкәмә Шәмсетдиновны 24,5 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аннан алда дәүләт гаепләүчесе 25 ел төрмә җәзасы бирүне сораган иде. Мәхкәмә шулай ук үтерелгән хәрбиләрнең гаиләләренә рухи зыянны өлешчә капларга дигән карар чыгарды, компенсация күләме 9,8 миллион сум диелде.

Апрельдә апелляция хәрби мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновның хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Адвокатлар Рамилнең төрмәдә утыру вакытын кыскартуны сораган иде.

2020 елның декабрендә Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәдә соңгы сүзе белән чыгыш ясады, ул кылган адымына үкенүен белдерде. "Мине бу хәлгә китереп җиткерделәр. Мин моны теләмәдем. Ничек шулай килеп чыкканын үзем дә аңламадым. Мин бу адымыма үкенәм" диде ул. Присяжныйлар Шәмсетдиновны үтерүдә һәм үтерергә омтылуда гаепле дип таныды. Шул ук вакытта присяжныйлар аның җәзасы йомшартылуга лаек дип тә тапты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG