Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ромир: русияләр бәя үсү һәм хезмәт хаклары азлыгы сәбәпле стресс кичерә


Русия халкын шулай ук икътисадта кризис, эшсезлек үсүе, социаль катламнарга аерылу борчый.

Ромир холдингы уздырган сораштыруда катнашкан русияләрнең 62 проценты бәяләр үсүе аркасында стресс кичерүен әйткән. 56 проценты хезмәт хакларының түбән булуы стресска китерә дип белдергән. Сораштыру нәтиҗәләре хакында РБК яза.

Русия халкын шулай ук икътисадта кризис (30 процент), эшсезлек үсүе (27 процент), социаль катламнарга аерылу (25 процент) борчый.

Шул ук вакытта стресс кичерүче русияләрнең саны узган елдагыга караганда кимегән. 2020 елда сораштыруда катнашучыларның 79 проценты бу турыда зарланган булса, хәзер 55 проценты стресс белән яшәвен әйткән.

"Русияләрнең мондый реакциясе аңлашыла – кешеләр пандемия вакытында гел киеренке хәлдә яшәп арыды, һәм хәзер вазгыятьнең начараюын түгел, тотрыклы хәлгә килүен көтә" дип белдергән Ромир президенты Андрей Милехин. Тикшеренүдә 3500 дән артык кеше катнашкан.

Соңгы айларда Русиядә бәяләр зур тизлек белән үсә. Росстат мәгълүматынча, апрельдә генә дә кызыл чөгендер бәясе – 20,1 процентка, кишер – 9,6 процентка, кәбестә – 8,5 процентка, бәрәңге – 7,2 процентка, йомырка – 6,8 процентка, шикәр комы – 1,9 процентка, сыек май – 1,4 процентка, карабодай 2,8 процентка арткан.
Декабрь аенда Русия президенты Владимир Путин да азык-төлеккә бәя артуга бәйле рәвештә җитештерүчеләргә бармак янап, шикәр комы һәм сыек майга бәя арттыруны тыйган иде.

Дүшәмбе Русия хөкүмәтенең шикәр бәяләрен авызлыклау чаралар әзерләве турында билгеле булды.

Русиядә бәяләрнең нык үсүе турында Азатлык фермер, кибетчеләр, күчемсез милек сатучы һәм икътисад белгече белән сөйләшкән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG