Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәл Яхина: "Миңа татар белән урыс чигендә басып тору рәхәт"


Гүзәл Яхина

Гүзәл Яхинаның "Эшелон на Самарканд" исемле яңа китабы чыгу уңаеннан Русия шәһәрләре буйлап укучылар белән очрашулары уза. Мәскәү, Петербур шәһәрләреннән соң автор май башында Казанга да килде. Ул шәһәр мэры Илсур Метшин белән очрашып, аңа китабын бүләк итте, берничә көн рәттән укучылар белән очрашулар үткәрде. Казандагы иң зур очрашуларының берсе Татарстан республикасы Милли китапханәсендә узды.

Ул очрашуга бер атна алдан инде урыннар беткән, электрон теркәлү ябык иде. Электрон теркәлергә өлгермичә, бәлки керә алырмын дигән өмет белән килүчеләр дә күп булды. Алар басып яки баскычларга утырып карады.

Чара башланганчы ук Гүзәл Яхинаның яңа китабын сату оештырылган иде. Бер китабын 574 сумга тәкъдим иттеләр. Сатучылар Азатлыкка әйтүенчә, аларга 70 китап бирелгән булган, барысын да сатып бетергәннәр, күпләргә җитми дә калган.

Сәгать ярым дәвам иткән чараның беренче өлешендә Гүзәл Яхина яңа китабы турында сөйләде, икенчесендә сорауларга җавап бирде.

— Идел буендагы ачлык турында ишетеп беләбез. Чынлыкта бу сүз ачлыкның географик чикләрен тарайта, чөнки ул Идел буенда гына булмаган. Ачлык Кырымда, Кавказда, Казакъстанда, Украинада, Уралда да, Көнбатыш Себердә дә булган. Ачлыкның без күрергә ияләнгән 1921-1922 еллар дигән датасы да аны вакыт ягыннан чикли. Ул 5-6 ел дәвам иткән. Профессиональ тарихчылар аны 1918-1925 елларда булган дип әйтә. Балалар шул ачлыкта үскән һәм ул аларның тулы бер балачагына әверелгән. Шуңа мин бу хакта повесть кына түгел, роман язарга булдым һәм ачлыкны төп герой иттем, - дип сөйләде Яхина.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Сәламәт кешенең психикасы ачлыкта тилмерүләрне, бер-берсен үтерүләрне кабул итә алмас дип уйлаганга, ул аны маҗаралы сәяхәт итеп җиңеләйткән. Сәяхәт булу үзе үк әсәргә динамика да өсти икән.

"Эшелон на Самарканд" китабы чыккач та Самар социаль-педагогика университеты доценты Григорий Циденков авторны плагиатлыкта гаепләп чыккан иде. Янәсе Яхина бу романын язганда аның фәнни эшен кулланган, бары тик шәһәр исемен Самардан Казанга үзгәрткән һәм балалар санын 500 итеп түгәрәкләгән.

Циденков үз фәнни хезмәтендә дә, блогында да ачлык елларында җылы якка җибәрелгән балалар турында язган булган. Ул анда Самарадан җибәрелгән ач-ялангач балалар турында тарихи дәлилләр китергән. Хәзер ул Гүзәл Яхина шул ук тарихны куллануы, бары тик балалар санын гына 500 итеп түгәрәкләве һәм эшелонның беренче ноктасы итеп Самар урынына Казан дип язуы турында әйтә.

Бу нисбәттән матбугатта шау-шу булды. Яхина бу сорауны бирүләрен көтеп тормады, үзе үк ачыклык кертте, романны язганда кулланган чыганакларын санап чыкты. Алар арасында Циденков хезмәте юк.

Ачлык 1921-1922 елларда гына булмаган, ул 5-6 ел дәвам иткән

— Тарихи романнарны язганда аңа төрле яктан карарга кирәк. Минем өчен шундый өстән караш – ул тарихчылар язган фәнни хезмәтләр, мәкаләләр, китаплар. Идел буендагы ачлык буенча шундый өстән карашны миңа Вячеслав Поляков диссертациясе бирде. Ул шулай дип атала да: "Идел буенда ачлык. 1918-1925 ел". Ул ачлыкның гомуми картинасын күзалларга ярдәм итте һәм кайбер вак кына картиналар романга да керде. Мәсәлән, диссертациядән укыдым: башкортларда шундый хәерчелек булган ки, алар кием урынына мичкә киеп йөргән. Минем дә шундый героем бар. Шулай ук авылларда, ау эте тоткан кешеләргә, куян ите буенча разверстка килгән. Шуннан соң кешеләр этләрен атарга мәҗбүр булган. Роман язганда ул чорда булган хәлләр турында башка хезмәтләрне дә кулланырга ярый дип саныйм. Шулай ук "Ташкент – город хлебный" фильмы да ярдәм итте. Элек ул цензура белән кыскартылган формада гына күрсәтелә иде, хәзер аның тулы версиясен дә карап була, - дип сөйләде Гүзәл Яхина.

Гүзәл Яхина
Гүзәл Яхина

Бу әсәр нигезендә фильм төшерү турында да ул килешү төзелгәннән соң гына әйтә алачакмын дип белдерде.

— Фильм төшерелгән очракта, ул бик кыйммәтле фильм булачак. Чөнки ул тарихи сюжет һәм анда локацияләр күп. Өстәвенә, 500 бала белән эшләү – ул теләсә кайсы режиссер өчен коточкыч эш. Аны күпсерияле итеп тә күрмим, күп дигәндә 3-4 серияле булырга мөмкин, - диде Яхина.

Бу очрашуда авторның шау-шу тудырган "Зөләйха күзләрен ача" дип аталган элекке китабын искә төшерүчеләр дә күп булды. Аның өчен авторга баш иеп рәхмәт әйттеләр, чәчәкләр тапшырдылар, Зөләйханы татар халкының чисталык һәм сафлык символы дип атаучы да булды. Интернеттагы полемикадан аермалы буларак, бер генә каршы фикер дә яңгырамады.

Тамашачылар соравына җавап итеп, Гүзәл Яхина бүгенге сәясәт турында язарга теләмәвен, шуңа бу чор турында язмавын әйтте.

Заманча җәмгыять турында язу бик авыр, чөнки безнең тормышта сәясәт зур роль уйный

— Заманча җәмгыять турында язу бик авыр, чөнки, минемчә, сәясәт безнең тормышта зур роль уйный. Сәясәт – безнең тормышның аерылгысыз өлеше. Замана турында язсаң, аның турында да язарга туры киләчәк. Ә аны язсаң, син инде теге яки бу лагерьгә эләгәсең, язмасаң, ул буш текст булачак. Мин төп авырлыкны шушы сәясәтне тормышның аерылгысыз өлеше итеп сурәтләүдә күрәм. Әгәр заманча роман язсам, мин аны ничектер сурәтләргә тиеш булачакмын һәм бу мине туктата да. Ул хакта язарга бик теләмим, - диде Яхина, китапларының тарих турында гына булуына аңлатма биреп.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Әсәрләренә карата негатив фикерне исә ул совет чорының халыкта коллектив травма калдыруы, әлегә кадәр шул яраларның дәваланып бетмәве белән аңлатты.

"Сез үзегезне ни дәрәҗәдә татар итеп хис итәсез?" дигән сорауга Яхина үзенең урыс белән татар чигендә басып торуын һәм моның белән горурлануын әйтте.

Казан ул татарлык турында да түгел, урыслык турында да түгел, ул аларның икесе турында да

— Урыс теле миңа дөнья әдәбиятына чыгу мөмкинлеге бирде. Шулай да мин үземне татар һәм урыс чигендә басып торучы кеше итеп хис итәм, миңа ул чиктә басып тору рәхәт, уңайлы. Мин романнарымда гел Казанны искә алам, ул минем өчен башлангыч нокта. Казан язучысы дип аталу да минем өчен горурлык, чөнки Казан ул татарлык турында да түгел, урыслык турында да түгел, ул аларның икесе турында да. Шуңа мине милләт белән аермыйча Казан язучысы дип әйтүләре якынрак, - диде Яхина.

Интернеттагы шау-шулардан аермалы буларак, Зөләйхага карата бернинди каршы фикер дә яңгырамады. Бу ни өчен шулай булды, дигән сорауга, исемен әйтергә теләмәгән укытучы ханым бу очрашуны "фарс" дип атады.

— Сорау бирүчеләрне күрдегез бит, алар китапханә хезмәткәрләре иде. Саба кешеләрен дә коллектив белән китергәннәр. Мин монда теркәлеп килмәдем, Яхинаның презентациясе турында игълан чыгып ике көн үткәч тә теркәлә алмадым, урыннар беткән иде. Монда очраклы кешеләр булуына шикләнәм. Микрофонны да кешесен сайлап кына бирделәр, бу мактаулар барысы да фарс булды, китапханәдән мондый эш көтмәгән идем, - диде катнашучыларның берсе.

Азатлык Яхинаның яңа китабын укыган, әмма чарада катнашмаган кешеләрнең фикерләрен белеште.

Журналист Фәнзилә Мостафина китап тирәсендә пиар күп булу сәбәпле аны алып укып караган, әмма азагына җитә алмаган.

Фәнзилә Мостафина
Фәнзилә Мостафина

— "Эшелон на Самарканд"ны укый башладым да ташладым, вакыт әрәм итәсем килмәде. Кызык түгел, бөтенләй әллә нәрсә шунда. Башта Яхина исемен таныту өчен эшләде, ә хәзер исеме аңа эшли. Моннан алда язылган китабы өчен премияләр дә алды, ул күп телләргә тәрҗемә ителде, аның нигезендә сериал да төшерелде, спектакль дә куелды. Исеме телдә йөргән язучының әсәренә кул автомат рәвештә сузыла, ләкин 30-40 бит тә укый алмадым, ташладым – диде Фәнзилә.

Бала карау ялында булган инглиз теле укытучысы Гөлсәрия Сибгатуллина да китапны диагональ буенча укып чыккан.

Гөлсәрия Сибгатуллина
Гөлсәрия Сибгатуллина

— Теле йотлыгып укый торган дип әйтә алмыйм. Китапның азагына җиттем, кайбер өлешләре төшеп тә калды, артык сузган өлешләре күп. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның "Адәмнәре" кыска һәм укырга да куркыныч. Миңа бу китап балалар психологиясе белән бәйле булганга кызык тоелды, шуңа алып укыдым да, - диде Сибгатуллина.

Шагыйрә Эльмира Җәлилова романны бик ошаткан һәм Яхинаны ул яраткан язучысы дип атады.

Эльмира Җәлилова
Эльмира Җәлилова

— Аның белән очрашуларны бер дә калдырмый идем, кызганыч, бу юлы Казанда булмадым. Мин Яхинаның иҗатын бик яратам, һәр китабын көтеп алам. "Эшелон на Самарканд" чыгуга йөгереп барып алдым. Аның Зөләйхасын татар милләтен кимсетү дип тә яздылар. Яхина беркемне алыштыру, кимсетү максаты белән азапланмый, ул бик күп укый, өйрәнә. Тарихи вакыйгаларны ул барыбыз да аңларлык һәм кызыксынырлык итеп җиткерә белә, аны укыган кешеләр аның тел осталыгына да соклана. Тискәре фикер әйтүчеләргә минем бер генә җавап: яхшырак итеп үзегез язып күрсәтегез йә дәшмәгез! - ди Җәлилова.

Блогер Оксана Рупасова исә "Эшелон на Самарканд"ны укып бетерә алмаган һәм ул китап турындагы күзәтүендә моның сәбәпләрен дә аңлата.

Оксана Рупасова
Оксана Рупасова

— Бик нык тырышсам да китапның уртасына гына җитә алдым. Текстта сүзләр артык күп. Моңа кадәр язылган ике романындагы кебек үк автор төп геройларына шул ук шаблонны куллана: бернигә яраксыз ир һәм көчле рухлы хатын-кыз. Әлбәттә, алар арасында очкын кабына, ялкын дөрли. Китап ни тарихи, ни эстетик яктан канәгатьләндерми. Безнең заманда бик куркыныч тенденция китте: зуррак тавыш чыгарырга, үткәннәргә карап көчлерәк итеп төкерергә һәм шуның өчен премияләр, бүләкләр алырга, шуның аша әсәрләреңне экраннарга чыгарырга һәм танылырга! Китапны пиарлаучылар алдында баш иям! Бу язучының бер китабын да укымам дип ант иткәнем бар иде инде, һәм менә тагын бер дә юкка акчамны һәм вакытымны әрәм иттем, - дип яза Оксана.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (62)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG