Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чүп яндыру заводын ачу вакытын күчерүне Русия вице-премьеры карый


Казан янында һәм Мәскәү өлкәсендә барлыгы биш чүп яндыру корылмасы алдан билгеләнгән вакытта эшләп китмәскә мөмкин.

Казан янындагы Осиново бистәсе тирәсендә төзелүче чүп яндыру корылмасын эшләтеп җибәрүне соңгарак күчерүне бу корылмада кулланылучы җиһазларны эшләп чыгара торган ширкәтләр сораган. Корылманы төзүче "РТ-Инвест" (Ростехка керә) ширкәте җитәкчесе Андрей Шипелов РБКга шулай дип сөйләгән.

Аннан алда "РТ-Инвест", корылманы файдалануга тапшыру вакытын 2022 елның декабреннән 2023 елның декабренә күчерүне сораган иде, ләкин Русия энергетика министрлыгы моңа рөхсәт бирмәде.

Шипелов корылманың төзелешен контрольдә тотарга тиешле чит ил белгечләре коронавирус пандемиясе аркасында илгә килә алмады, дип аңлаткан. "Ярты ел элек безгә җиһаз куючы Hitachi Zosen Inova һәм „Атомэнергомаш" ширкәтләре мөрәҗәгать итте, алар корылмаларны эшләтә башлауны 6-8 айга күчерүне сорады. Без бу үтенечне энергетика министрлыгына һәм хөкүмәткә юнәлттек – вакыт бер елга күчерелергә мөмкин дип саныйбыз" дип сөйләгән "РТ-Инвест" башлыгы.

Шул ук вакытта корылма бинасын төзү эшләре вакытында башкарыла, дигән ул.

Хәзерге вакытта әлеге сорауны вице-премьер Александр Новак карый, ул безнең дәлиләрнең дөреслеккә туры килү-килмәвен тикшерергә йөкләмә бирде, дигән Шипелов.

Узган атнада Казан янында чүп яндыру корылмасы төзелеше туктатылырга мөмкин дигән хәбәр чыкты. "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов моны чүп яндыру корылмаларының зыянга эшләү аркасында банклардан кредит ала алмау ихтималы белән аңлатты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG