Accessibility links

Индус Таһиров: "Дәүләтчелек татарның канына сеңгән. Аны берничек тә бетереп булмый"


Индус Таһиров юбилей кичәсендә
Индус Таһиров юбилей кичәсендә

24 май Казанда тарихчы, академик, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһировка 85 яшь тулуга багышланган тантаналы чара үтте. КФУ залында узган чарада чыгыш ясаучылар юбилярның сәяси, иҗтимагый тормышына бәя бирде, Татарстан, татар халкы өчен аның нинди кадерле кеше булуын билгеләп үтте.

Индус Таһировның юбилее Казан федераль университетының император залында оештырылды. Алгы рәтләрдә галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, туганнары урын алды. Арткы рәтләрдә студентлар утырды.

Чарада чыгыш ясаган Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Индус Таһировны XX һәм XXI гасырлар кисешкән елларда Татарстан республикасын булдыру өчен зур көч керткән кеше дип бәяләде. Мөхәммәтшин аның сәяси эшчәнлегенә бәя биргәндә республика корылган елларны да искә төшереп үтте.

Индус Таһировны 85 яше уңаеннан котладылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:19 0:00

"Ул үзенең һәр фикерен дәлилләп аңлатып бирә иде. Икеләнүчеләрне ышандыра белә торган иде. Ул узган елларда да, хәзер дә Татарстанның алга китүе өчен юллар эзләде һәм эзли. Русия федерациясенең әле Конституциясе дә булмаган вакытта Татарстан галимнәре, сәясәтчеләре һәм халкы Татарстанның мөстәкыйллеге мәсьәләсен күтәрделәр.

Мин юбиляр каршында шуны ачыклыйсым килә. Үз тормышымда мин аның тәкъдимнәренә, аргументларына күп таяндым. Индус Таһиров, Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Фәүзия Бәйрәмова һәм башка дистәләгән кешенең Югары Советта ясаган чыгышлары ачык, ышандыручан иде.

Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Мин ул вакытта чагыштырмача яшь идем әле. Мәскәүгә барганда халыкның мөстәкыйллек соравын ничек итеп аңлатып бирер өчен кесәмә аларның чыгышларыннан язып алган фикерләрне салдым.

Ирек мәйданында меңнәрчә кеше "Азатлык, Азатлык" дип кычкыра иде. Ул вакытларны хәтерлисезме? Руслан Хасбулатов, Виктор Черномырдин, Борис Ельцин республикабыз федератив килешүгә кул куйсын өчен бик нык басым ясаганнар иде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Исегезгә төшерәм, ул вакытта Татарстан парламенты депутатлары республика Югары Советы рәисе Мөхәммәтшинны Мәскәүгә җибәрергә дип тавышка куйдылар һәм карар чыгардылар, әмма миңа Мәскәүдә килешүгә кул кую хокукы бирмәделәр. Әгәр мин Мәскәүгә баргач ул килешүгә үзем генә кул куйган булсам, мин татар халкының һәм республиканың сатлыкҗаны булган булыр идем.

Индус әфәнде, республика, Казан университеты, Татарстан Фәннәр академиясе, Тарих институты өчен эшләгән эшләрегез сезгә яхшылыклар булып кире кайтсын. Сез тарихта тирән, мәгънәле эшләр эшләп, тирән эзләр калдырган кеше", дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Галим Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, Индус Таһиров буыннар арасындагы бәйләнешне күрсәтеп тора. Аның халык алдында дәрәҗәсе бик югары.

Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев

"Узган ел безнең энциклопедия институты Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан берничә юбилей хезмәт әзерләгән иде. Шушы хезмәтләрнең берсе "Татарстанның 100 сәясәтчесе" дигән китап иде. Һәм без шушы 100 сәясәтче арасына кемнәрне кертергә дип бик озак бәхәсләштек, сөйләштек. Төрле дәрәҗәләрдә. Бу шәхес лаекмы әлеге исемгә, түгелме дип дискуссияләр уздырдык. Индус Таһиров намзәте исә беребездә дә шик тудырмады. Минемчә, бу аның югары авторитеты, халыкта булган хөрмәтнең бер күрсәткече", дип әйтте Гыйләҗев.

"Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире Руслан Әхмәтов Индус Таһировның мәкаләләренең үз газетының һәр санында дөнья күрүен һәм бу мәкаләләргә газет укучыларыннан һәрдаим уңай реакцияләр килүен әйтте.

Руслан Әхмәтов
Руслан Әхмәтов

"Залда утырган тарихчылар гафу итсен, әмма минемчә, Индус Таһиров - Татарстанның иң яхшы тарихчысы. Тарихчы гына түгел, ул - галим, практик. Республика сәясәтенә, иҗтимагый тормышына, мәдәниятенә, идеологиясенә йогынты ясаган шәхес. Сезгә рәхмәтләремне җиткерәм", дип белдерде Руслан Әхмәтов.

Татарстан парламентыныың элекке депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев фикеренчә, Индус Таһиров гади генә тарихчы түгел, ул бар өлкәнең дә тарихын белә торган тарихчы.

"Татар халкы арасында иң популяр галим кем дип сорасалар, мин бер дә икеләнмичә Индус Таһиров дип әйтер идем. Сез гади галим генә, гади тарихчы гына, сәяси тарих язучы гына түгел. Кайсы яктан килеп карасак та, сез тарихны төрле төсләрдә күрә белә торган кеше. Сез әдәбият тарихын да шул хәтлек яхшы беләсез. Музыка тарихын да беләсез. Милли тарихны да яхшы беләсез. Тарихчы менә шуларның бөтенесен бергә туплаганда гына олы тарихчы була торгандыр.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Татарстанда бәйсезлек турында декларация кабул ителгән икән монда сезнең өлешегез искиткеч зур. Ходай Тәгалә һәм әти-әниегез сезне нәкъ кирәкле вакытта дөньяга китергән. Әгәр дә сез булмаган булсагыз, безнең сәяси язмышыбыз, республикабыз язмышы кая таба борылып киткән булыр иде икән. Без уңга-сулга каерыла башласак та, сез безгә юл күрсәтә идегез.

Аннары сезнең кеше буларак бик матур сыйфатыгыз бар. Сез бер кайчан да кешене рәнҗетмисез. Сез кешенең кимчелеген шул кадәр матур итеп әйтәсез, әйтерсең лә бу бер кимчелек түгел, ниндидер эшләп бетерелмәгән эш кенә. Әгәр дә ялгышсаң, син ялгыштың димисез, аны менә болай эшләргә кирәк дип әйтәсез. Һәм шуннан инде ялгышканны яхшырак аңлый башлыйсың", дип чыгышын тәмамлады Разил Вәлиев.

Ике сәгаттән артык барган тантана татарның борынгы җырлары белән үрелеп барды. Чара ахырында Индус Таһиров Азатлык сорауларына да җавап бирде.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

— Индус абый, татар тарихында сезне иң нык илһамландырган чор кайсы чор иде?

— Ул әлбәттә 1980нче еллар ахыры, 21нче йөзнең башы. Чөнки менә бу еллар ул безнең республикабызның чын мәгънәсендә дәүләтен аякка бастыру эшләре эшләнгән еллар. Республикабызны, аның дәүләтчелеген яклау өчен бу елларда бөтен халык күтәрелеп чыккан еллар. Шул вакытта без бергәләп декларация кабул иттек. Русия белән шартнамә төзедек. Башка республикалар һәм халыклар өчен мисал тудыра алдык. Бүген дә безнең шушы мисалыбызга иярәләр. Һәм иярәчәкләр дә. Чөнки татар халкы ул чын мәгънәсендә тарихта чыныккан. Әгәр дә татар халкы яшәсә башка халыкларга да юл ачылачак.

— Сез, татарның хыялы — дәүләтчелек, дип әйтәсез. Бүген кырыслату режимы көчәйгәннән көчәя барганда моңа ышаныч бетә. Шушындый шартларда бу идеяне ничек яшәтеп була?

Безнең бөтенләй республикасыз яшәгән вакытлар да булды. Ләкин канга сеңгән дәүләтчелек татарга һәрвакыт көч-куәт биреп торды

— Дәүләтчелек татарның канына сеңгән. Аны берничек тә бетереп булмый. Безнең бөтенләй республикасыз яшәгән вакытлар да булды. Ләкин канга сеңгән дәүләтчелек татарга һәрвакыт көч-куәт биреп торды. Шуның өчен, бүген республикабызга кем генә, ничек кенә янамасын, аны татарның каныннан алып ташлап булмый. Әгәр дә безнең республиканы кемдә булса бетерергә тели икән, беренчедән, ул һич кенә дә барып чыкмаячак, икенчедән, аннан да көчлерәк суверен республика булачак. Чөнки татар халкы — мәңгелек халык. Дәүләтчелек аның канында һәм аны беркем дә берничек тә үзгәртә алмый.

— Сезгә яшәргә ярдәм иткән өч сыйфат нинди ул?

— Ышаныч. Ышанып яшәү. Киләчәгебезгә ышанып яшәү. Мәңгелегебезгә ышанып яшәү. Татарның мәңгелегенә. Дәүләтчелегебезнең мәңгелегенә ышанып яшәү һәм без шулай яшибез. Шулай яшәсәк, Җир шары Кояш тирәсендә никадәр әйләнсә, шул кадәр яшәячәкбез. Дөнья беткәнчегә кадәр дигән сүз.

— Хыянәт, сату кебек очраклар белән очрашырга туры килдеме?

Мәңгелек хисе халкыбызның канында. 1552 елдагы вакыйгадан соң аның канындагы көч-куәт, дәрман татарны бүгенге көнгә кадәр китереп җиткерде

— Төрле вакытлар булды. Халкыбызның да төрле рәвештә яшәгән вакытлары бар иде. Төшенкелеккә чыккан вакытлар да бар иде. Ләкин менә бу мәңгелек хисе халкыбызның канында. 1552 елдагы вакыйгадан соң аның канындагы көч-куәт, дәрман татарны бүгенге көнгә кадәр китереп җиткерде. Татарны чукындырырга да тырыштылар, аның дәүләчелеген дә бетерергә тырыштылар, үзен дә юк итергә тырыштылар. Ләкин бүген ул кешеләрнең күбесе юк инде. Ә татар бар һәм булачак. Ул мәңгелек халык. Монда бернинди шик, шөбһә булырга мөмкин түгел.

— Совет берлеген мактаучылар күп. Сезнең буын кешеләренә СССРны мактау хас. Совет берлегенең татарга куркыныч тәэсире нинди иде?

— Татарга куркыныч һәрвакыт янап торды. Никадәр яшәгән булса, шул кадәр аңа куркыныч янап килде. Шушы куркынычка, янауга татар һәрвакыт җавап таба торды. Әйтик телебезгә каршы һөҗүмнәр. Төрле рәвештәге һөҗүмнәр. Ә халыкны карагыз. Халык уянды. Бердәм рәвештә телен саклый. Һәтта дин дә. Бүген йөздән артык мәдрәсәләребездә татар теле укытыла. Һәм аны сыйфатлы рәвештә укыталар. Гомумән, татар дөньясы уянып үзенең телен, динен саклап калу юлына басты һәм ул бу юлдан беркайчан да тайпылмаячак.

— Индус абый, артка борылып бер күз салсагыз, республика өчен, халкым өчен шушы гамәлне эшләси калган икән дигән уй килгәне булдымы сезгә?

— Мин һәрвакыт артка да карап барам. Ләкин алга барам. Як якка да карыйм. Чөнки, Мәҗит Гафури әйткәнчә, "Бер адым алга басам да, мин борылам артыма. Кайда басты икән халкым диеп, мин әйтәмен халкыма". Мин дә шулай. Мәҗит Гафури кебек.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG