Accessibility links

Кайнар хәбәр

Толкачев Навальный тарафдарларын экстремистлар дип атады һәм "деструктив идеологиягә" каршы көрәшкә чакырды


Константин Толкачев
Константин Толкачев

Башкорстан Дәүләт җыены бинасына яшьләрне җыеп, террорчылык һәм экстремистлыкка каршы көрәш турында сөйләгәннәр. Түрәләр әлеге күренешләрнең төп сәбәпләре дип интернет һәм Көнбатыш йогынтысын атаган.

Башкортстан Дәүләт җыены – Корылтай бинасында сишәмбе "Яшьләр террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы" дип аталган конференция узган. Аны республика парламенты каршындагы яшьләр иҗтимагый үзәге һәм Башкорт дәүләт университеты оештырган.

Җыелышта 250гә якын яшь буын вәкиле катнашкан, аларга парламент җитәкчесе, прокуратура, дин әһелләре үгет-нәсихәт биргән.

Чыгышы вакытында Корылтай спикеры Константин Толкачев яшьләрнең интернетта үз-үзен тотышы белән идарә итү ысуллары булмавына зарланган. Толкачев интернет аша экстремист структуралары үз рәтләренә яңа әгъзалар җәлеп итә дип сөйләгән. Шул ук вакытта деструктив гамәлләр кылучы оешмалар арасында Толкачев оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный тарафдарларын да мисал итеп китергән, ул аларны экстремистлар дип атаган.

"Һәр адымда чагылыш тапкан деструктив алым, Навальный тарафдарларының булсынмы, башка экстремистларның үз-үзен тотышы булсынмы, болар күп очракта интернетта булган агрессия һәм ортодоксаль-экстремистик идеология ярдәмендә үстерелә", дип китерә Толкачев сүзләрен Коммерсантъ.

Башкортстан прокуратурасы вәкиле Татьяна Овчинникова Уфада "яңа наци һәм ялган дини секталар" активлаша дип белдергән. Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин Казанда 11 майда мәктәп атышы сәбәпләренең берсе – Көнбатышның тәэсире, дигән. Урыс православ чиркәвенең Уфа епархиясе вәкиле Дионисий Ефимов Русия АКШтан үрнәк алырга тиеш түгел, чөнки анда "дистәләрчә миллион асаба халыкны үтерүләр" булган һәм коллык кулланылган, дип сөйләгән.

16 апрельдә Мәскәү прокуратурасы Коррупциягә каршы көрәш фонды, Навальный штаблары һәм Ватандашлар хокукларын яклау фонды оешмасын экстремист дип тану турында шикаять биргән иде. Әлегә бернинди дә мәхкәмә карары юк.

26 апрельдә прокуратура Навальный штаблары эшчәнлеген вакытлыча туктатты. Штаб эшчәнлегендә катнашуын дәвам итүчеләргә штрафлар салыначак диелде.

29 апрельдә Навальныйның көрәштәше Леонид Волков сәясәтченең штаблары челтәре ябылуын хәбәр итте.

30 апрельдә билгеле булганча, мәхкәмә карарын көтеп тормастан, Росфинмониторинг Навальный штабларын экстремистлар исемлегенә кертте.

Татарстан Дәүләт шурасы да интернетта, социаль челтәрләрдә таралучы "куркыныч контент"ка каршы көрәш башлавы турында белдерде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, депутатлар моңа бәйле яңа канун өлгесе әзерләячәк. Күптән түгел Дәүләт шурасында махсус эшче төркемнәр дә оештырылган. Мөхәммәтшин белдерүенчә, яңа канун нигезендә экстремистик, террорчыл, "колумбайн" рухтагы хәбәрләр томалана башларга мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG