Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бастрыкин: фаҗига булган Казан мәктәбендә ата-аналар сак хезмәте өчен түләмәгән


Александр Бастрыкин
Александр Бастрыкин

Ата-аналар мәктәпне саклау өчен түләргә теләмәгәнгә кораллы һөҗүм мөмкин булган дип белдерә Русия тикшерү комитеты җитәкчесе.

Русия тикшерү комитеты (СКР) җитәкчесе Александр Бастрыкин Мәскәүдә хәрби-фәнни конференциядә Казан мәктәбендә 11 май фаҗигасенә кагылышлы фикерләрен белдергән. Бастрыкин әлеге фаҗигадә ата-аналарның мәктәпне саклауга акча бирергә теләмәүләре сәбәп булган дигән.

"Мәктәп сакланмаган, гәрчә саклау турында килешү булса да. Мәктәп мөдиреннән сорыйм: "Мәктәпне нигә сакламадылар?" – "Ата-аналар каршы иде" – "Нигә?". Дәшми. Мин беләм бит нигә икәнен – ата-аналар сакчы өчен акча бирергә тиеш булган, ләкин алар баш тарткан. Сак булмаган, килешү булса да" дигән Бастрыкин. Аның сүзләрен Известия китерә.

"Бизнес Онлайн" элегрәк язуынча, Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм булганнан соң мәктәпнең бер елдан артык вакыт дәвамында сак хезмәте булмавы ачыкланган. Аннан алда аны "Сфинкс" хосусый сак хезмәте ширкәте саклаган, бу ширкәткә ата-аналардан җыелган акчалар белән түләгәннәр. Ләкин пандемия вакытында ширкәт бәяләрне күтәргән, айга 40 мең сумнан 47 мең сумга кадәр арттырган. Бу һәр балага аена 44,8 сум туры килгән. Ата-аналар сакчылардан баш тартырга булган, шуңа күрә мәктәпне вахтер һәм сигнал бирү төймәсе белән генә саклаганнар.

Бастрыкин яшьләрне тәрбияләүне җитәрлек дәрәҗәдә актив башкармаган өчен мәгърифәт һәм мәгариф министрлыкларын да тәнкыйтьләде.

СКР җитәкчесе сүзләренчә, Киреч шәһәрендә көллияттә атыштан соң мәктәпләрнең иминлеге өлкәсендә бирелгән йөкләмәләрнең яртысы да үтәлмәгән. "Хисап бирәм: киң планда бирелгән – мәктәпләрне саклаудан башлап тәрбия эшенә кадәр – йөкләмәләрнең 50 проценты үтәлмәгән, менә нәтиҗәсе" дигән Бастрыкин.

11 майда 19 яшьлек Илназ Гәләвиев Казандагы 175нче мәктәпкә ау мылтыгы алып кереп, бер сыйныф бүлмәсендә балаларга ут ачты. Тугез кеше – җиде бала, ике укытучы һәлак булды. Егермедән артык кеше яраланды. Галәвиев ике айга сак астына куелды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG