Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илләрдә мәктәпләр ничек саклана


Германиядәге мәктәп
Германиядәге мәктәп

Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигадән соң, мәктәпләрдә иминлек мәсьәләсе килеп басты. Русиядән аермалы буларак, башка илләрдә мәктәпләрнең күбесендә турникетлар да, сакчылар да юк. Азатлык башка ил мәктәпләрендә иминлек булдыру тәртибен белеште.

Германия

Казанныкына охшаган фаҗигаләр Германиядә 2002 елда Фрайзингта, шул ук елда Эрфуртта, 2003 елда Кобургта, 2006 елда Эмсдеттенда, 2009 елда Винненденда була. "Idel.Реалии"ның Германиядәге хәбәрчесе Светлана Ниберляйн язуынча, аның ире Германиядә мәктәпкә 80-90нчы елларда йөргән. Башлангыч мәктәпкә, гимназия, университетка керү ирекле булган. Көне буе ишекләр ачык торган һәм теләгәннәр кереп-чыга алган. Сакчылар да юк, вахтерлар да юк.

Cветлана Ниберляйн
Cветлана Ниберляйн

"Хәзер улым кайчандыр әтисе укыган мәктәпнең башлангыч сыйныфына йөри. Мәктәпнең ишекләре уку башланганда һәм уку беткәч ачык. Өч йөзләп малай һәм кыз дәрескә йөгереп килә, кайтканда йөгереп чыга. Калган вакытта мәктәптән тәнәфес яки янгын чыккан очракта гына чыгу мөмкин, әмма керергә рөхсәт юк. Әгәр дә кемгәдер эш сәгатьләре вакытында мәктәпкә керергә кирәк булса, ул домофон аша секретариатка шалтыратырга тиеш, анда исемең, кемгә һәм ни өчен килгәнең җентекләп соралачак. Домофон камерага тоташтырылган, ягъни секретарь кем белән сөйләшкәнен күрә. Әгәр дә ата-анага мәктәпкә җитди сәбәп белән барырга кирәк булса (мәсәлән, баланы теркәү өчен), ул очракта телефон яки онлайн аша вакытны билгеләргә кирәк. Шуңа очраклы килүләр чикләнә.

Безнең мәктәптә башка саклык чаралары күрелми. Вахтер да, сакчы да, турникетлар да юк. Дөрес, ишегалды себерүче, ватыкларны ремонтлаучы, пакетлар тапшыручы кебек бер хезмәткәр бар. Ләкин ул бер урында утырып тормый, ә бөтен мәктәп буйлап йөри. Аның бернинди коралы да, пуля үткәрми торган жилеты да юк.

Безнең мәктәп формаль рәвештә мәктәп җирлеген чикли торган биек булмаган (билдән) койма белән әйләндереп алынган. Капка мәктәпне азык белән тәэмин итүчеләрнең машиналары өчен генә ачыла.

"Ата-аналарга мәктәп җирлегенә керү рөхсәт ителми" дип язылган язу эленгән кечкенә капка бар. Ләкин игълан, мөгаен, артык кайгыртучан әниләр һәм әбиләр өчен эленгәндер, чөнки рөхсәт бирелсә алар баланың мәктәп букчасын өстәлгә кадәр кертеп куячак. Кирәк булса, бу ян капка һәрвакыт ачык, сез мәктәп җирлегенә бернинди проблемсыз керә аласыз", ди Ниберляйн.

Аның әйтүенчә, Германиядә дәүләт мәктәпләре дә, хосусый мәктәпләр дә бар, әмма иминлекне булдыру ягыннан алар берни белән дә аерылмый. Мисал буларак ул Боден күленнән ерак түгел Залем муниципалитетында урнашкан "Schloss Salem" хосусый мәктәбен китерә.

"Мәктәп элекке сарайда урнашкан. Мәктәп җирлегендә берничә бина, спорт өчен мәйданчыклар, хуҗалык биналары, чирәмлекләр бар. Барлык биналарга керү бушлай, һәм теләсәгез, мәктәп җирлегенә дә киртәләрсез кереп була, кайбер урыннарда ул хәтта койма белән дә уратып алынмаган.

Мәктәпнең йөз еллык тарихында аның укучылары булып Британия патшабикәсе Елизаветаның булачак ире, Эдинбург герцогы принц Филипп, Испаниянең булачак патшабикәсе, хәзер инде вазифадан киткән София, алман язучысы Томас Манның улы һәм кызы һәм берничә эшкуар, дипломат, кинорежиссер һәм сәясәтчеләр торган. Интернатта бер ел уку бәясе 43-47 мең евро", ди Ниберляйн.

Ул Германиядә кораллы кешеләр саклаган ике метрлы койма белән әйләндереп алынган мәктәпне күргәне булмаган.

Берлинның "кайнар" районнарында социаль көчсезләрнең (Германиядә әдәп саклап шулай дип атыйлар) зур өлеше яши. Бу районда йә укучылар укытучыны кыйный, яисә читтән килгән хулиганнар кәрәзле телефон бирүне таләп итеп укучының борынын сындыра. Аннары агрессив ата-аналар баласын рәнҗеткән сыйныфташына һөҗүм итә. Мондый вакыйгалар саны артып киткәч, ярдәмгә профессиональ тәртип саклаучылар чакырыла", ди Ниберляйн.

Берлинның Шенеберг районындагы башлангыч мәктәп мөдире Дорис Унзейтиг 2018 елның февралендә Bild газетына әйтүенчә, 2017 елда аларда шундый 30 очрак була. Мәктәп агрессияне туктатырга теләп профессиональ сакчыларны чакырган. Ниберляйн әйтүенчә, аларның бер күренүеннән үк тәртип торгызыла.

"Ләкин бу тәртип урнаштыручылар балаларны куркытырга җыенмый, киресенчә, җитәкчелек алманнан кала төрек һәм гарәп телләрендә дә сөйләшкән сакчыларны сайлап ала. Алар тәртип бозучыларга үз ана телләрендә дәшкәч (мәктәптә укучыларның 99%ның тамырлары чит илнеке) бу дустанә мөнәсәбәтне торгызырга ярдәм итә дип билгелиләр мәктәптә.

Әмма болар барысы да даими чаралар түгел, ә вакытлыча: иминлек хезмәте яки полиция берничә көн, атна, иң күбе айга чакырыла, һәм монда түләү мәсьәләсе дә килеп баса. Берлинның Шенеберг районындагы башлангыч мәктәбенә 1719 евро түләргә кирәк була: бу иминлек хезмәтенең бер атналык эше. Шәһәр шурасы агрессия проблемасын чишүнең башка ысуллары бар дип бу очракта хисапны түләүдән баш тарта. Германиядә полиция һәм сакчыларга караганда психологларның һәм социологларның мәктәпләрдә даими эшләве, Казандагы кебек фаҗигане булдырмауда нәтиҗәлерәк дип санала", ди Светлана Ниберляйн.

Төркия

Төркиядә шулай ук турникетлар юк. Мәктәптәге иминлек турында Антальяның Алдемир Атилла Конук Анадолу лицеенда рәсем укытучысы булып эшләүче Бану Зыялы белән сөйләштек. Ул Анталья шәһәрендә 25 ел укытучы булып эшли. Аның әйтүенчә, Төркиядә һәр мәктәпнең дәресләре төрле вакытта башлана. Ул эшләгән мәктәптә балалар 8.30га килә.

Бану Зыялы
Бану Зыялы

"Бездә гадәттә укытучы ким дигәндә 8.15тә мәктәптә була. Кизү торучы укытучылар иртәрәк килә. Мисал өчен мин дежур булган көнне гадәттәгедән ярты сәгать элек эш урынымда булам.

Мәктәп ишек төбендә һәрдаим иминлекне саклаучы хезмәткәр тора. Мондый сакчы Төркиянең һәр мәктәбендә бар. Укытучыларны таныганга күрә без сәлам биреп яныннан үтеп китәбез. Чит кеше берничек тә мәктәпкә керә алмый. Укучылар кереп китә, ә ата-аналарга эчкә керү рөхсәт ителми. Ашыгыч эше булса алдан рөхсәт алалар.

Бер төркем укучының мәктәп автобусы белән килүен дә әйтергә кирәк. Автобуста шофердан тыш бер иминлек хезмәткәре була. Мәктәп бик зур һәм автобус укучыларны мәктәпнең ишегалдына кадәр кертә.

Мәктәптә сакчыда корал булуын һич хәтерләмим. Гадәттә аның билендә резин таяк була. Ул танымаган, чит кешене мәктәпкә үткәрми", ди Бану Зыялы.

Аның сүзләренчә, сакчы мәктәпкә иң беренче килә һәм укучылар китеп беткәнче тора. Мәктәптә 1700ләп укучы белем ала һәм 80ләп укытучы эшли.

Бану ханым эшләгән мәктәптә турникет булмаса да, улы укыган мәктәптә булган. "Кайбер мәктәпләрдә электрон картлар белән генә мәктәп ишегеннән үтеп була", ди ул.

Мәктәптә җир тетрәү, янгын булганда нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтәләр һәм еш кына күнегүләр уздыралар, алдан кисәтмичә тавыш сигналлары бирелә, аның өчен һәр сыйныфта кисәтүне ишетә алырлык җайланмалар бар, ә һөҗүм булганда нишләргә икәнен әйтүче булмаган.

Аларның мәктәбендә балаларга төшке аш ашатылмый. Мәктәптә кантин (кечкенә кибетчек) эшли. Анда төрле ризыклар сатыла. Бала теләсә шуннан сатып алып ашый. Яисә рөхсәт алып өе якын булса өенә кайтып ашап килә. Моның өчен "рөхсәт картасы" бирелә. Ул шул документын сакчыга күрсәтеп чыга. Кергәндә дә шул документы белән керә. Әмма тыштан мәктәпкә ризык алып керергә ярамый.

Укучы рөхсәт алмыйча мәктәп читенә чыга алмый. Әти-әнисе килми торып, "мин өйгә кайтам" дип мәктәптән чыгып китә алмый. Бу кагыйдә. Авырып китсә дә китә алмый. Баланың әтисе яисә әнисе килеп алырга тиеш.

"Мәктәптә һәр сыйныфта иртән укучыларның килү-килмәүләре барлана.
Дежур укучы килмәгән укучыларның исемнәрен укытучыга әйтергә тиеш. Килмәгән укучының ата-анасына баласының мәктәпкә килмәве турында хәбәр бирелә. Боларның барысы да укучыларның иминлеген кайгыртып эшләнелә", ди Бану Зыялы.

Аның әйтүенчә, укучы өчен иң беренче кагыйдәләрнең берсе - бала вакытында мәктәпкә килергә тиеш. Укучы мәктәпкә соңга калып килә икән, кисәтү ала. Һәм мөдир урынбасарыннан "дәрескә кертү" документын алырга мәҗбүр була. Укучы шушы документ белән укытучысына мөрәҗәгать итеп кенә киләсе дәрестә катнаша ала.

Бану Зыялы укытучы булып эшләгән 25 елда мәктәптә Казандагы кебек һөҗүмнәр булмаган. "Укучыларның югалу очраклары, үлем очраклары булгалады", ди ул.

Зыялы фикеренчә, сакта торучы укучыларның барсын да тентеп кертә алмый. Шуңа укучы мәктәпкә корал белән кереп китәргә ихтимал дип саный. "Сакчы укучыдагы кечерәк коралны сизмичә, күрмичә калырга мөмкин дип уйлыйм", ди ул.

Австралия

Австралиянең Аделаида шәһәрендә мәктәптә бернинди дә сакчылар тормый. Бу хакта Азатлыкка анда яшәүче Диләрә Вәлиева әйтте.

Диләрә Вәлиева
Диләрә Вәлиева

"Мәктәпләрдә сакчылар юк. Кайбер көллиятләрдә генә күрергә була. Мисал өчен бездә ислам көллияте бар. Аны саклыйлар, чөнки анда берничә ел элек ниндидер хулиганнар ташлар атты. Бу хәлдән соң көллият койма белән тотып алынды. Сакчылар да тора.

Башка мәктәпләрдә ата-аналар теләсә кайсы вакытта керә ала, бары хәзер коронавирус сәбәпле генә чикләүләр керттеләр. Сыйныф бүлмәләренә дә кереп китеп була. Укытучы яки мөдир белән сөйләшәсең килсә, алдан язылырга кирәк.

Мәктәптә капкалар һәрдаим ачык, һәркем керә ала. Дәрес беткәч балалар үзләре мәктәптән чыгып әти-әнисе янына яки аларның машиналары янына бара, аларны беркем дә озатмый. Тикшереп карап калучы юк", ди Диләрә ханым.

Ул 30 ел анда яшәгән дәвердә мәктәпләрдә ниндидер фаҗигаләр булганны хәтерләми. Моңа илдәге корал реформасы тәэсир иткәндер дип саный.

"1996 елда Порт Артурда һөҗүм итүче кафеда 35 кешене үтерде. Бу хәл зур яңгыраш алды. Шуннан соң дәүләт корал реформасы уздырды. Бөтен кешеләрдән мылтыкларны җыеп алдылар. Коралны сатып алу да авырлашты. Шуңадыр, хәтта әйтергә дә куркам, бездә мәктәпләрдә ут ачулар булганы юк. АКШтан аермалы буларак, корал мәсьәләсен Австралия хөкүмәте бик тиз хәл итте", ди Диләрә Вәлиева.

Финляндия

Рамил Беляев
Рамил Беляев

Финляндия татарлары имамы Рамил Беляевнең олы малае мәктәпне инде тәмамлаган, икенчесе быел бетерә. Аның әйтүенчә, мәктәптә сакчы дип аталучы хезмәткәр бар. Ул коралсыз. Ишекләр көн дәвамында бикле. Ата-аналар мәктәпкә керергә теләсә, аларның кем булулары, килү максатларын сорагач кына кертеп җибәрәләр.

"Балалар үзләре мәктәптән теләсә-кайсы вакытта чыгып китә ала", ди ул.

Финляндиядә мәктәптә өч тапкыр ут ачу очрагы булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG