Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы атыш: Путин белән Миңнеханов үзләрен ничек күрсәтте


Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов (архив фотосы)
Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов (архив фотосы)

Русия һәм Татарстан президентларының Казандагы гимназиядә булган атышка нигә төрле реакция күрсәтүе турында сәясәт белгечләре белән сөйләштек.

Казанның 175нче гимназиясендә булган күпләп үтерүдән соң Русия һәм Татарстан президентлары үзләрен бер-беренә капма-каршы яктан күрсәтте. Рөстәм Миңнеханов шунда ук гимназиягә килеп үз сүзен әйтсә, кайгы белдерсә, Владимир Путинның кайгы уртаклашуын ике көн узгач кына ишеттек. Русия президенты шулай ук Казанга килүне кирәк санамады. Сәясәт белгечләре монда гаҗәпләнерлек нәрсә күрмәүләрен әйтә.

Казандагы сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлык белән сөйләшүдә Путин белән Миңнехановның сәяси стильләре элек-электән аерыла иде диде.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Путин һәрвакыт шулай эшли, башта эмоцияләрнең сүрелүен көтә, аннан гына үзенең реакциясен күрсәтә. Ул хакимияткә килгәч "Курск" су асты көймәсе белән дә, аннан башка нәрсәләр белән дә шулай булды. Бу аның сәяси моделе, психологик яктан аңа шулай уңайлырак. Бөтен диярлек диктаторлар, автократлар психологик яктан йомылалар да, күңелсез, тискәре йогынтылы нәрсәләрне күрмәскә тырышалар. Путинда бу элек тә бар иде. Әмма ул хакимияттә 21 ел булгач, бу инде тагын да ныграк сизелә. Ул үзенең уңайлы дөньясында бикләнеп яши, гел Русиянең казанышлары турында сөйли. Һәм, миңа калса, ул чынлыкта шулай дип уйлый да, уйлап чыгарылган эчке дошманнарнарга каршы, "тарихны фальсификацияләүләргә" каршы көрәшә. Ә чын тормыш башкача бара. Путинның чын дуслары да юк, ул бар җирдә дошманнар күрә, популярлашкан сәясәтчеләрне үзенең көндәше итеп саный, анда көнчелек бик нык көчле, - ди Айсин.

Сәясәт белгече фикеренчә, бу нәрсәләр Путин кебек диктаторларга бик каты психологик басым ясый һәм аларның дөньяга карашын үзгәртә, алар дөньяны башкача күрә.

Путинның фаҗигадән соң Казанга килмәвен ул Русия президентының мобиль булмавы белән аңлата.

Аның Казанга килеп үзен бу кайгылы вакыйга белән бәйлисе килми

— Хәзер аның һәр сәфәрен берничә ай алдан әзерлиләр, бигрәк тә пандемия булу сәбәпле. Шуңа күрә ул хәзер планга кермәгән сәфәрләргә йөрми. Элек ул мобиль иде, хәзер планлаштырылмаган нәрсәләр, күрәсең аңа авыррак. Шулай ук аның Казанга килеп үзен бу кайгылы вакыйга белән бәйлисе килми. Чөнки монда бит хакимият вертикале чорында ничек тә булса үз өстеңә җаваплылык алырга кирәк. Бу фаҗигагә кем гаепле? Шуңа күрә ул бу реакциядән үзен читләштерә. Аңа кая да булса бару физик яктан да авыр, өстәвенә ул авыру эләктерүдән дә курка, - ди Айсин.

Аның фикеренчә, хәзерге пандемия белән бәйле вазгыять Путинның психологик, сәяси, геосәяси изоляциясен тагын да көчәйтә. Ә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның барлык гамәлләре, Путинныкыннан аермалы буларак, дөрес иде, ди ул.

Путинның дөнья белән элемтәсе видеоконференцияләргә генә кайтып калды

— Миңнеханов шунда ук гимназиягә килде, комментарлар, интервьюлар бирде. Аның бу фаҗигане үзе аша кичерүе, кайгыруы күренде. Фаҗигадән соң кирәкле барлык процедуралар башкарылды, каты яраланган балаларны дәвалау өчен Мәскәүгә алып китү оештырылды, акча түләнде һәм башкалары эшләнде. Һәм гомумән, Миңнеханов, яше зур булуга карамастан бик мобиль кеше, гел йөреп тора. Бусы инде Миңнехановның сәяси стиле, моделе. Ә Путинның дөнья белән элемтәсе видеоконференцияләргә генә кайтып калды, ди Айсин.

Бу хәлдән соң Татарстанга Мәскәүдән нинди дә булса басым ясалу мөмкинлеген ул кире кага, чөнки Русиядә эш югары җитәкчелеккә лояльлек күрсәтүгә, сайлауларда хакимият фиркасе өчен югары процентлар бирүгә һәм ниндидер икътисади-социаль күрсәткечләргә карап бәяләнә, ди. Татарстанда болар бар, ә башкалары Кремльне бик кызыксындырмый. Обьектив яктан караганда, монда республика хакимиятенең гаебе юк — бездә мәгариф системы да, иминлек структуралары да Мәскәүгә буйсына, монда кемне гаепләргә? - ди Айсин.

Мәскәүдәге сәясәт белгече Дмитрий Орешкин да Idel.Реалии белән әңгәмәдә Путинның Казандагы үтерештән соң озак кына дәшми торуын, Казанга килмәвен аның үзен ниндидер күңелсез нәрсәләр белән бәйле рәвештә күрсәтүдән куркуы белән аңлатты.

Шул ук вакытта Путин 2010 елда Мәскәүдә футбол фанаты Егор Свиридов үтерелгәннән һәм урыс милләтчеләренең моңа ризасызлыгыннан соң аның каберенә барып чәчәкләр куйган иде. 2018 елда Кемеровоның "Зимняя вишня" сәүдә һәм ял үзәгендәне янгыннан (60 кеше һәлак булды) һәм Магнитогорскидагы торак йорт шатлаудан (39 кеше һәлак булды) соң да ул шәһәрләргә барып ашыгыч киңәшмәләр уздырды. Русия аннексияләгән Кырымның Керич политехник көллиятендә шул ук елда 18 яшьлек Владислав Росляков 21 кешене үтергәннең икенче көнендә үк Путин "Валдай" дискуссия клубында бу турыда күп итеп сөйләде. Анда ул бу үтерешне "глобальләшү нәтиҗәсе" дип атады һәм моның башлангычын Кушма Штатларда дип күрүен белдерде.

Орешкин, Путинның тиз арада реакция күрсәтмәве, кая да булса барып йөрмәве төрле сәбәптән була ала, ди.

Дмитрий Орешкин
Дмитрий Орешкин

— Минемчә, йә аның вакыты юк, йә ул коронавирус сәбәпле бункердан чыгарга курка, йә ул гомумән менә шундый вак көндәлек нәрсәләрдән арыган, аларга реакция күрсәтәсе килми һәм шуңа күрә шулай озак көтте. Гомумән, минемчә, ул инде картайды, аңа авыр, ул ачулы, депрессиядә, яше инде андый түгел", - ди Орешкин.

Сәясәт белгече Путинның көттерүен яки Казанга килүдән баш тартуын ниндидер ишарә күрсәтергә теләү буларак кабул итәргә, монда ниндидер мантыйк эзләргә кирәкми дигән фикердә.

Путин нәрсәнең патша эше булуын, нәрсәнең патшаныкы булмавын бик ачык итеп бүлә

— Путин ил эчендә ниндидер ишарәләр бирә торган кеше түгел. Читкә исә ул Кушма Штатларга яки тагын кемнәргәдер ишарәләр җибәрә ала. Ә ил эчендә бу патша эше түгел. "Ишарә" дигән билгеләмә куллансак, ишарәләр җибәрү Сергей Кириенко (Русия президенты идарәсе башлыгының беренче урынбасары - ред.) эше. Путин нәрсәнең патша эше булуын, нәрсәнең патшаныкы булмавын бик ачык итеп бүлә. Русия җәмәгатьчелегенә ишарәне шулай бик нечкә дәрәҗәдә уйлап чыгару, ике көн буе кайгы уртаклашмый тору, ә аннан өченче йә дүртенче көнне генә кинәт кайгы уртаклашу… Минемчә, бу тема аны гомумән борчымый, "ишарә җибәримме икән?" дип уйламый да ул. Ә менә Казан Кирмәнендә бу хәлләргә бик җитди карыйлар. Аларның хәле бик мөшкел, чөнки Мәскәүнең аларны эффектив булмаган менеджер дип санавыннан куркалар, югыйсә Рөстәм әфәнде Миңнехановка президент булырга рөхсәт иткәннәр иде бит, - ди Орешкин.

Айсиннан аермалы буларак, Орешкин хәзер Миңнехановка үз кәнәфие өчен борчылырга сәбәп бар дип саный. Чынлыкта югарыдан билгеләнгән Татарстан президенты үзенең эффективлыгын бәяләү шундый хәлләргә дә бәйле булуын аңлый һәм үз халкы белән мөнәсәбәтләрен бозмас өчен, моның социаль нәтиҗәләргә китермәве өчен тырыша, ди ул. Аның фикеренчә, хәзер Миңнеханов Мәскәүне тынычландыру өчен югарыга да үзенең бик каты тырышуын күрсәтеп ишарәләр җибәрергә, халыкны тынычландыру өчен барлык чаралар күрсәтелүен белдереп түбәнгә дә ишарәләр җибәрергә мәҗбүр, чөнки Русиядә төбәк җитәкчеләре Мәскәүгә бик нык бәйле булу белән бергә үз төбәкләренең халкына да бераз бәйле.

Путин кайгы уртаклашу белдергәндә Русиядә корал әйләнеше таләпләрен кырыслатырга да кушкан иде. Сәясәтче Леонид Гозман "Свобода" радиосы белән сөйләшүдә Русия хакимияте шөрепләрне кысудан башка нәрсәне эшли белми дип белдерде.

Леонид Гозман
Леонид Гозман

— Беслан мәктәбендәге коточкыч фаҗигадән соң (331 кеше, шул исәптән 186 бала һәлак булды - ред.) Путин губернатор сайлауларын бетерде. Биләмәләр кайда да, су басу кайда? Монда губернатор сайлауларының ни катнашы бар? Ә ул тотты да, террорчылыкка каршы көрәш сылтавы белән сайлауларны бетерде. Хакимият бары бер нәрсәне генә ярата һәм эшли белә: шөрепләрне кысу һәм тыюлар. Шуңа күрә һәртөрле этәргечкә ул нәкъ менә шундый реакция күрсәтә, - ди Гозман.

11 май көнне 19 яшьлек егет Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ачты. Нәтиҗәдә 9 кеше: 7 бала һәм ике укытучы һәлак булды, 23 кеше яраланды. Һөҗүмче кулга алынды. Ул үзе дә 4 ел элек шушы гимназияне тәмамлаган Илназ Галәвиев булып чыкты.

Илназ Галәвиев

2021 елның 11 маенда билгесез кеше Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана. Һөҗүмче тоткарлана. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев дип хәбәр ителә.

Галәвиев 175нче гимназияне 2017 елда тәмамлый. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елда аннан куыла.

Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.

Галәвиевкә корал алуга таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән. Русия Тикшерү комитеты исә анда баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерә.

Һөҗүмгә берничә көн кала Галәвиев "Бог" исемле телеграм каналы ача һәм анда үзен Бог дип игълан итә. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куя.

175нче гимназиядә атыш вакыйгасын тикшерү дәвам итә. Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында.

Тагын берничә кешегә, шул исәптән 175нче гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG