Accessibility links

Русиядә чит илгә чыгу паспорты ясату тәртибе үзгәрә


Русиядә чит илгә чыгу паспорты ясату кагыйдәләре үзгәрә. Русия эчке эшләр министрлыгында 2021 елның 31 мартында имзаланган 186нчы фәрман иртәгә, 30 майда гамәлгә керә.

Югалган яки яраксыз хәлгә килгән паспорт урынына яңасын ясату өчен дәүләт пошлиналары тәртибе үзгәрә.

Гадәттән тыш хәлләрдә югалган паспорт урынына яңасын ясатканда пошлина түләнмәячәк. Башка очракларда иске төрдәге паспорт ясату пошлинасы 2 мең сум, бармак эзләрен калдырып ясатыла торган яңа төр паспорт өчен 5 мең сум булачак.

Русия тышкы эшләр министрлыгында журналистларга чит илләрдәге консуллыкларда паспорт алу тәртибе элеккечә калачагын белдергәннәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG