Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтов кассацион шикаяте Русия Югары мәхкәмәсендә каралачак


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Утырыш 29 июньдә үтәчәк.

Русия Югары мәхкәмәсенең Хәрбиләр эшләре мәхкәмә коллегиясе башкорт активисты һәм публицисты Айрат Дилмөхәммәтовның үзенә чыгарылган хөкем карарына карата кассацион шикаятен 29 июньдә караячак. Бу турыда "Idel.Реалии"га Дилмөхәммәтовның адвокаты Алексей Захаров белдергән.

— Бу Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять тапшыру алдыннан Русиядәге соңгы мәхкәмә инстанциясе. Русия югары мәхкәмәсендә бу эшнең гадел рәвештә каралуына әлләеи өмет юк, шулай да без бу инстанцияне узачакбыз. Аннан соң инде "Мемориал" җәмгыяте юристлары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Айрат Дилмөхәммәтовның гаризасын әзерләячәк һәм бу эшне анда алып барачак, - дигән Захаров.

Адвокат әйтүенчә, ул үзе бу процесста Уфа гарнизон хәрби мәхкәмәсе бинасыннан видеоконференция элемтәсе аша катнашачак.

2020 елның 4 декабрендә Русия Аппеляцион хәрби мәхкәмәсе Айрат Дилмөхәммәтовка гаепләү карарын гамәлдә калдырды. Мәхкәмә утырышында Дилмөхәммәтов һәм аны яклаучы адвокат, "Агора" хокук яклау оешмасы вәкиле Владимир Красиков гаепләү карарын канунсыз, нигезсез һәм гаделсез дип атады. Дилмөхәммәтов беркайчан да Русиядәге конституцион тәртипкә каршы чыкмаганлыгын, Русиянең бербөтенлеген бозарга чакырмаганлыгын, террорчылыкны пропагандалау белән шөгыльләнмәгәнлеген һәм экстремистик өндәмәләр әйтмәгәнлеген белдерде. Үз чыгышларына карата тикшерүчеләр соравы нигезендә Башкорт дәүләт педагогия университеты белгечләре әзерләгән лингвистик бәяләмәне Дилмөхәммәтов "XXI гасыр башындагы Русиядә ФСБ җәзалау психолингвистикасының ачык мисалы" дип атады.

Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның мартында тоткарланды. Ул сепаратизмга чакыру, экстремистлык эшчәнлеге алып бару һәм террорчылыкны аклау, террорчылыкны финанслау маддәләре нигезендә гаепләнде.

Соңгы сүзендә Дилмөхәммәтов үзен экстремистлыкка чакыруда гаепләүгә нигез булган фикерләренең экспертлар тарафыннан бозып күрсәтелүен ассызыклады.

"Менә бу башкортларның башка халыклардан өстен икәнлеге, башка халыкларның кимчелекле булуы турында белдерде дип әйтүләр каян килә? Нигезе бер генә – минем купсанлы чыгышларым һәм програмнарымда милләтнең үзбилгеләнүенә һәм дәүләт төзүгә хокукы турында сүзләрем. Милләтнең үзбилгеләнүгә хокукы экспертларда шовинистик реакция тудыра һәм шуның өстенә калган гаепләүләр өелә", диде Дилмөхәммәтов.

"Нәкъ менә үзбилгеләнүгә хокук турындагы сүзләремә экстремистлыкны финанслау, террорчылыкны пропагандалау һәм башка саташкан ялган гаепләүләр өелә", диде ул.

Активист Башкорт республикасының "азат һәм тигез хокуклы" булуы, хакимияткә канун нигезендә, сайлаулар аша килергә, Русиядән аерылып чыгу түгел, ә җимерелгән федерализмны яңадан торгызырга кирәклеге турында сүз барганын ассызыклады.

Дилмөхәммәтов тугыз ел кырыс тәртипле колония җәзасына хөкем ителде, мәхкәмә Дилмөхәммәтовка өч ел дәвамында интернет-сайтлар белән идарә итү һәм аларда мәгълүмат урнаштыру белән бәйле эшчәнлек алып баруны тыйды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG