Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борайда 1914 елда татар сәүдәгәре төзи башлаган мәчет ачылды


Борай мәчете
Борай мәчете

Татар сәүдәгәре Шәрәфетдин Хәмитов мәчетне төзеп бетерә алмый, кулак дип эзәрлекләүдән куркып Кытайга күченгән булган.

Башкортстанның Борай авылында 107 ел элек төзелә башлаган мәчет ачылган. Бу турыда үзенең Facebook-тагы битендә Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, Уфаның "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин хәбәр итте.

"Тарихи мәчет"не шул авылда яшәгән татар сәүдәгәре Шәрәфетдин Хәмитов 1914 елда ук төзи башлаган була. Мәчетнең түбәсен ябып, манараларын күтәрәсе генә калган була. Шул елларда совет хакимияте кулакларга каршы көрәш алып барганлыктан, эзәрлекләүләрдән куркып, Шәрәфетдин Хәмитов гаиләсе белән Кытайга күченеп китә. Борайның җиденче Җәмигъ мәчете шулай ачылмаган килеш кала. Совет чорында бинаны ашлык саклау урыны, клуб, кинотеатр һәм китапханә итеп кулланалар. 2000нче еллар башында мәчет бинасын сүтеп, аның урынында күңел ачу үзәге төземәкче булалар, ләкин авыл халкы бинаны яклап кала. Мәчет бинасына тарих һәм мәдәният истәлеге статусы бирәләр һәм 2003 елда аны торгызу эшләре башланып китә.

Мәчетне торгызу эшләрен Борай авылы халкы район имам-мөхтәсибе Рифат Зарипов җитәкчелегендә башкарган, бу эштә Равил Гайнетдин кул астындагы Русия мөфтиләр шурасы ярдәм иткән.

Мәчетне ачу тантанасы вакытында Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин 1906 елда Борайда алты мәчет һәм дүрт мәдрәсә эшләгән, дип искә алды.

Мәчетне ачу тантанасында Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе Рушан Әббәсов, Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов, Пенза өлкәсе мөфтие Ислам Дашкин, Ульян өлкәсе мөфтие Мөхәммәт Байбиков, Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев һәм башка кунаклар катнашкан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG