Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы хәйрия төркеме хастаханәдә ятучы мөселманнарга ярдәм күрсәтә


"Сөннәт. Чирлеләрнең хәлен белү" төркеме җитәкчесе Самат Ганиев
"Сөннәт. Чирлеләрнең хәлен белү" төркеме җитәкчесе Самат Ганиев

Башкортстанда хастаханәдә ятучы мөселманнарга ярдәм итүче, хәләл ризык, кирәк-ярак китерүче хәйрия төркеме бар. "Сөннәт. Чирлеләрнең хәлен белү" дигән бу төркем җитәкчесе Самат Ганиев Азатлыкка үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде.

— Самат әфәнде, сезнең төркем ничек оешты?

— Уфада "Изге эш" дигән хәйрия фонды 2019 елда оешты. Безнең "Сөннәт. Чирлеләрнең хәлен белү" дигән төркем дә шунда керә. Ләкин без күпкә алданрак, 2016 елның апреленнән үк ярдәм итә башлаган идек. Шәхсән үзем төркемгә ярты ел соңрак кушылдым. Мин кушылган чорда хастаханәдә ятучы бер мөслимәнең хәләл ризыкка мохтаҗлыгы бар иде, аңа ярдәм итәргә алынырга булдым һәм күнегеп тә киттем. Бер көн килеп бу төркемне үзем җитәкләрмен дип һич тә уйламаган идем. Мондый ярдәм күрсәтү башта бездә, соңрак Казанда да оешты. Аларныкын халык бик белми. Аеруча Казанга Татарстанның районнарыннан килүче авыруларны белмиләр. Мәскәүдә дә безнең кебек төркем бар, Башкортстанның Белорет шәһәрендә дә хастаханәләрдә ятучы мөселманнарга ярдәм күрсәтүче төркем бар.

— Хәләл азыкка мохтаҗлар турында кайдан мәгълүмат аласыз? Эшегез ничек оештырылган?

— WhatsApp, Instagram кебек социаль челтәрләрдә төркемнәребез бар. Хатын-кызлар өчен аерым төркем. Без икесенә дә ярдәм итәбез. Ирләр төркемендә – 249, хатын-кызларда – 150 кеше тора. Ләкин алар бар да хастаханәләргә азык ташымый, күпчелеге күзәтә, кайберләре республиканың районнарыннан. Без акча да җыябыз, хәләл азыкка, даруга, кирәк булса, кемнедер җирләүгә. Акчасы булмаган кеше ашарга пешерүдә ярдәм итә. Без аңа җитәрлек акча күчерәбез, ул өендә пешереп илтә, яки аннан алып башка кеше илтеп тапшыра. Пешергән кеше матди файда күрми. Без башлыча кафеларда сатып алырга тырышабыз. Кайбер чакта махсус диета тотучылар өчен махсус сорап та әзерләтәбез. Һәркем кулыннан һәм көченнән килгәнчә ярдәм итә. Безнең төркем турында бар мөселман да белми, шулай да "сарафан радиосы" аша, яки туганнары аша ишетәләр. Оешкан чорда көненә өч-дүрт кешегә ярдәм күрсәтсәк, бүген уртача 16-18 кешегә илтәбез. Иң күбе 29 булды.

— Пандемия чорында эшне ничек оештырдыгыз?

Авыруларның үзләрен, йөзләрен күрми ярдәм итәбез

— Пандемия башлангач, бераз туктап тордык, ләкин берничә көннән кабат башладык. Пандемия чорында хастаханәләргә кереп авыру мөселманнарга турыдан-туры тапшыру бетте. Хәзер һәр хастаханәдә кабул итү өчен тәрәзәләр бар, шунда тапшырып, кемгә, кайсы бүлектә, нинди палатада ятуын язып калдырабыз. Авыруларның үзләрен, йөзләрен күрми ярдәм итәбез. Коронавируска кадәр авыру белән кара-каршы очрашу аларның күңелен күтәрә иде, үзебезне дә саулыкның кадерен белергә, Аллаһ сынауларында бергә булырга, ярдәмчеллеккә өйрәтә иде. Мөселманнарның шулай бердәм булуын башка дин әһелләре дә күрә, бу үзенә күрә ислам диненә мәхәббәт уятуга, пропагандалауга да булыша иде.

— Статистика да алып барасызмы?

— Әйе. Мәсәлән, 2019 елда 302 өлкән кешегә, 87 балага ярдәм иткәнбез. Узган 2020 елда 305 өлкән кешене, 96 баланы сөендергәнбез.

— Азык-төлектән башка, мәсәлән, дару, башка кирәк-ярак та илтәсезме?

— Су, дару илтәбез. Даруларның хәләллеге турында әйтә алмыйм, без ул нечкәлекләрен белмибез дә, нечкәлекләренә кермибез дә. Чөнки андый тирән ислам белемнәребез юк. Дарудагы хәмер турында да фикерләр төрле бит. Исертмәсә ярый дигән фикерләр дә бар. Шуңа сайлап алу авыруның үз ихтыярында. Балаларга бүләкләр дә илтәбез. Мәсәлән, Уфаның Яшел чаукалык дигән бистәсендәге хастаханәләр өчен җаваплы Ләйсән исемле мөслимәбез авыру балаларга бүләкләр илтә.

Мөселман балаларына илтелә торган уенчыклар
Мөселман балаларына илтелә торган уенчыклар

Коръән укуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Ерак районнардан Уфага килеп, хастаханәләрдә соңгы көннәрен, сәгатьләрен уздыручылар да була. "Рамазан" мәчетеннән Сәләхетдин һәм Гали хәзрәтләребез андыйларга ярдәм күрсәтә. Кайбер чакта мәетләрне юарга, җеназа укырга да ярдәм итәбез. Җирләү өчен акча җыярга, транспорт оештырырга да булышабыз. Мәрхүмнәрне Урта Азиягә җибәрүне оештыру өчен ярдәм күрсәткәнебез булды.

Кайбер хастаханәләрдә ислам әдәбияты укысыннар өчен махсус урыннарыбыз бар. Мәсәлән, республиканың онкология клиникасында ислам китаплары һәм журналлары өчен махсус урын бар. Без аларны тулыландырып торабыз.

Безнең "Читай Умма", ягъни "Укы Өммәт" дигән кибетебез бар. Ихтыяҗ зур булган китапларны кабат бастырып чыгарабыз, дөрес, аларны башта Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтендә раслатып алабыз, бу "ярамаган" китаплар чыгарып тарату булмасын өчен эшләнә. Сәдака акчасына "Укы Өммәт"тән китаплар сатып алып хастаханәләргә илтеп куябыз. Шуны да әйтергә кирәк, татар телендәге дини басмалар шактый, башкортчалары азрак.

— Көненә өчәр тапкыр азык ташу җиңел түгел бит. Аның өчен эшләми, шуның белән генә шөгыльләнергә кирәк.

— Башлыча көненә бер генә – мул итеп төшке ашны гына илтәбез. Хастаханәдә кеше күп ашамый. Иртә-кич ботка ашый алалар. Ботка – хәләл азык. Һәр хастаханәдә азык-төлек, кирәк-ярак сатып алу өчен кибетчекләр бар.

— Милләткә карап ярдәм итү юктыр? Төркемегездә башлыча нинди милләт вәкилләре тупланган?

Милләткә карамый ярдәм итәбез. Максат – мөселманнарга ярдәм итү

— Милләткә карамый ярдәм итәбез. Максат – мөселманнарга ярдәм итү. Мөселманнар арасында безнекеләр, читләр юк. Төркемебездә төрле милләт вәкилләре тупланган. Шулай да үзбәк кардәшләрне аерып билгеләр идем. Алар үзләре бер төркем, 40-50 кеше. Алар: "Башкортстанда кәсеп итәргә генә түгел, мохтаҗ дин кардәшләребезгә ярдәм күрсәтергә дә тиешбез", диләр. Таҗиклар арасында да шундый фикерләүчеләр бар.

— Уфада гына эшлисезме?

— Ярдәм кирәк булса, Уфа белән генә чикләнмибез. Оренбурда хастаханәдә ятучыга шул шәһәрнең мөселманнары аша ярдәм оештырган булды. Мәскәүдәге безнеке кебек оешма аша ярдәм күрсәтештек. Башкортстан районнарында да эшлибез. Мәсәлән, Октябрьски шәһәрендә неврологик чир белән авыр хәлдә ятучы бала турында хәбәр килеп иреште. Кышкы вакыт иде. Шәһәрдә Уфага илтү өчен махсус транспорт юк икән. Мин бу хакта төркемгә яздым. Бер районда яшәүче кыю мөселман, үз машинасы булмауга карамастан Уфага килеп, республика сәламәтлек саклау министрлыгына кереп реанимобиль оештырды һәм баланы дәвалый башладылар. Ул ярдәм күрсәтүченең кемлеген белми дә калдык. Бер елдан малайның атасы улының хәрәкәтләнүен, йөгереп йөрүен видеога төшереп җибәрде.

Узган ел бер кечкенә малай күлгә батып, аңын югалтып авыр хәлдә яткан иде. Табиблар савыгуына өмет өзгән булган. Без бу очракта акча җыеп кына ярдәм итә алмыйбыз, шуңа киңәшләштек тә, малайга саулык сорап күмәкләп дога кылырга булдык. Төнен укыла торган тәһәҗҗүд намазы кылдык. Бу намаз Аллаһыдан сорау өчен нәтиҗәле дип беләбез. Могҗиза булды! "Бер көн курка-курка улымның хәлен белү өчен хастаханәгә барып керсәм, улым ашап утыра", дип әтисе елый-елый безгә сөйләде. Бу нәрсәне күрсәтә? Беренчедән, Ходайның кодрәтенә ышанырга, дога кылырга кирәк, икенчедән, бергәләп күмәкләп эш итәргә кирәклеге турында сөйли. Бергәлектә - көч. Без таркалмаска, берләшергә, килешеп теләкләребезгә омтылырга һәм тормышка ашырырга тиеш.

Кеше гомере бик тә кыска. Барыбыз да берәр көнне узган өчен Аллаһ каршында җавап тотачакбыз. Шуңа алдан хак мөселманча яшәп, ураза тотып, намазда булып, изге эшләр кылып яшәсәк, ахирәттә җиңел булачак.

— Үзегез дин юлына кайчан, ничек бастыгыз?

— Мин Башкортстанның Чишмә районында тусам да, биш яшьтән Себердә үстем. Урыслаштым, дини түгел идем. Уфадан кәләш алып Башкортстанга яшәргә кайтканда миңа 28 яшь иде инде. 2015тә дингә килдем. Дингә килүемә бер урыс егете сәбәпче булды. Холкы, үзен тотышы, гамәлләре белән аерылып торган бер хезмәткәр бар иде. Аны бар да хөрмәт итә иде. Баксаң, ул мөселман динендә икән. Аннан 9 ай буе ислам турында сораулар биреп җәфалап бетердем, киңәшләр алдым. Ул җомга намазына барырга киңәш итте. Шулай итеп дингә кереп киттем. Бервакыт намаз укырмын дип һич тә уйламый идем. Миңа ияреп әнием дә намазга басты, әтием дә дин белән кызыксына башлады.

"Укы Өммәт" кибетендәге китаплар
"Укы Өммәт" кибетендәге китаплар

Азатлык әлеге төркемнән ярдәм алган берничә уфалының да фикерләрен белеште. Уфада яшәүче Роза Байкова "Сөннәт. Чирлеләрнең хәлен белү" дигән бу төркем җитәкчесе Самат Ганиевны ике ел белүе һәм алардан ярдәм алып торуы турында сөйләде:

"Мин аларны ике ел беләм. Аякларым авыртып хастаханәдә ята идем. Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына шалтыратып ярдәм сораган идем. Бер көнне миңа шушы төркемнән килеп ярдәм күрсәтә башладылар. Башта хәләл азык китерә иделәр. Хастаханәдән чыккач та ярдәмнәреннән ташламадылар. Атнасына ике тапкыр кафедан азык китерәләр. Аякларым һаман авырта. Пенсиям бик аз. Елына ике-өч тапкыр дарулар да китерәләр. Бу миңа зур ярдәм. Гаилә коруларым уңышлы булып чыкмады. Лаеклы кешеләр булмагач, бала табарга ашыкмадым. Якын туганнарым бик еракта яши, ярдәм итәр кешеләрем юк. Шуңа Самат Ганиев һәм әлеге төркемгә бик рәхмәтлемен. Аларга Аллаһы Тәгалә ахирәтлектә бу изге эшләре ярдәм итәр дип ышанам", диде Роза Байкова.

Мөэминә Ишматова һәм Татьяна Равилова (у)
Мөэминә Ишматова һәм Татьяна Равилова (у)

Һөнәри авыруларны дәвалау хастаханәсендә дәваланучы Татьяна Равилова:

"Мин әлеге вакытта Һөнәри авыруларны дәвалау хастаханәсендә ятам. Үзем Дәүләкән районыннан. Миңа һәм палатадагы күршемдә ятучы Мөэминә исемле әбигә алар нык ярдәм итә. Без икебез дә астма белән авырыйбыз. Алар көн саен диярлек азык-төлек китерәләр. Ни кирәген, нәрсә ашарга теләвебезне белешеп торалар. Узган ел Республика хастаханәсендә ятканда да алар нык ярдәм иткән иде. Без бик шат. Рәхмәт әйтергә сүзебез җитми. Безне интернеттагы төркем аша тапканнар. Минем милләтем чуаш булса да, үзем мөселманмын, 13 ел элек ислам динен кабул иттем. Мөселманча исемем – Җәннәт, паспортта Татьяна дип язылган. Безнең мөселман халкы бик бердәм һәм ярдәмчел. Хастаханәдә кайбер мөселман булмаганнар бу ярдәмне күреп, әллә безгә дә ислам диненә күчәргәме дип куя. Аннары аларга да хәләл азык китерәләр", диде чуаш милләтеннән булган Татьяна Равилова һәм телефонын палатадагы күршесе Мөэминә Ишматовага бирде:

"Мине мөселманарга ярдәм күрсәтүчеләр палатадагы күршем аша белеп, хәләл азык китерә башладылар. Мин мөмкинчелек булганда очраган бер җирдә ислам дине турында сөйләп, тәһәрәт алырга, намаз укырга, Коръән укырга өйрәтәм. Үзем Уфаның Калинин районындагы гарипләр оешмасында торам, анда да халыкны дингә күндерәм. Без бик канәгать. Ялсыз-нисез ярдәм күрсәтәләр. Без аларга икәү утырып рәхмәт хаты яздык. Шулай ук республика башлыгы Радий Хәбировка да хат җибәрдек. Анда безнең республикада шундый хәйрия төркем барлыгы, халыкның ярдәмчел, мәрхәмәтле, тату булуы турында яздык һәм әлеге төркемгә игътибар итүләрен сорадык. Хәбировның үзенә дә рәхмәт белдердек", диде Мөэминә Ишматова.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG