Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәйрияче Фәрхәт Ибраев: "Иң яхшысы – дәүләт безгә комачауламасын иде"


"Приют человека" үзәгендә мохтаҗларга ризык тарату
"Приют человека" үзәгендә мохтаҗларга ризык тарату

Казанда берничә кафе-ресторан "Приют человека" үзәге аша мохтаҗларга ризык тарата. Азатлык шул кафеларның берсендә һәм әлеге үзәктә булып кайтты.

Казан эшмәкәре Фәрхәт Ибраев атнаның һәр өч көнендә йөз мохтаҗ кешегә җитәрлек итеп үз кафесында ризык әзерли. Ризыклар Авангард урамындагы "Приют человека" ризык өләшү үзәгендә мохтаҗ һәм аз керемле кешеләргә бушлай таратыла. Азатлык Фәрхәт Ибраев белән бу хәйрия эшенә ничек кереп китүе турында сөйләште һәм үзәккә ризык алырга килгән мохтаҗларны да тыңлады.

Казанда кафе-рестораннар "Приют человека" аша мохтаҗларны ашата
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:06 0:00

Фәрхәт Ибраев Казанда туып үскән. Совет берлегенең соңгы елларында кечерәк бизнес белән шөгыльләнгән, алга таба кунакханә һәм туклану тармагында эшкуарлык иткән. Хәзер ул Неполетана пиццериясе, Ханума кунакханәсе һәм Ханума кафесы хуҗасы.

Хәйриячелек эшеннән ул башта ераграк торган. Ислам динен тота башлагач хәйриячелек белән шөгыльләнә башлаган. Узган ел "Приют человека" үзәге барлыгын ишеткәч, шушы үзәккә ризык җибәреп үз өлешен кертергә булган.

Фәрхәт Ибраев
Фәрхәт Ибраев

— Фәрхәт әфәнде сездә фәкыйрьләрне тукландыра башлау фикере ничек туды?

— Миңа бу турыда Йосыф хәзрәт Дәүләтшин киңәш итте. Бу эштә бәрәкәт булуын аңладым. Элек мин ислам кабул иткәнче хәрәм белән дә сату итә идем. Ул вакытта акча керә дә, ничек керсә, шулай чыгып та китә иде. Эшләгәнемнең бәрәкәте юк иде. Хәләл ризык әзерләп аның белән мохтаҗ кешеләрне дә тукландыра башлагач, эшемнең бәрәкәте ачык күренде. Бүлешергә кирәк икәнен аңладым. Бүлешсәң, Аллаһы Тәгалә моны барыбер күрә.

— Мондый хәйриячелек белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?

Мохтаҗларны тукландыра башлагач, үземдә рухый чистарыну сиздем

— Узган елгы пандемиядән соң. Мохтаҗларны тукландыра башлагач, үземдә рухый чистарыну сиздем. Мохтаҗларның сөенүен күреп күңелгә тынычлык килде. Без бит – кешеләр, барыбыз да бер үк төрле. Тугач әниләребез күкрәк сөтен биргән, барыбыз да балалар бакчасына, мәктәпкә йөргән, тукланган. Әмма тора-бара төрлебез төрле язмышка дучар булган. Кемдер бик баеп киткән, кемдер күтәрелә алмаган. Аллаһы Тәгалә һәр кешегә үзгә язмышлар биргән. Максатым – мөмкинлек булганда табышымнан мохтаҗларга да өлеш чыгару, бүлешү.

— Фәкыйрь-мохтаҗларга ризыклар ничек әзерләнә, ниләр пешерәсез?

— Борщ, харчо, төрле ашлар, тавык, котлетлар пешерәбез. Кайнар ризыкларны махсус контейнерларга салып алып барып бирәбез. Мохтаҗлар өчен пешерелгән ризыкның сыйфаты кафе-ресторанга килеп ашаучыларга пешерелгән ризыкларныкы белән бер дәрәҗәдә. Ханума рестораны буларак без фәкыйрьләргә ризык әзерләгәндә ресторанга түләп ашарга килгәннәр өчен әзерләнә торган ризыкларны пешерәбез. Чөнки фәкыйрьләр дә безнең шикелле үк кешеләр бит. Бернинди аеру юк. Фәкыйрләрне ашату үзәгенә авыр хәлдә калган кешеләр килә. Аларга ярдәм итәргә кирәк дип уйлыйм. Әйтик төрмәдән чыккач килгән кешеләр бар. Документлары да, ниләре дә юк. Аларга бу җәмгыятькә адаптация кирәк. Авыр тормыш шартлары белән күзгә күз очрашкан кешеләр бар. Ашарына акча җитми торганнар да килә анда. Алар үлмәслек кенә итеп яшиләр инде. Без андыйларга бары тик бераз ярдәм генә итәбез. Алар үзләрен ташлап калдырылган итеп хис итмәсеннәр өчен мондый ярдәм булырга тиеш. Мондый ярдәм алар авыр хәлдән чыгачакларына ышансыннар өчен кирәк дип уйлыйм.

Ханума ресторанында мохтаҗлар өчен әзерләнгән ризык
Ханума ресторанында мохтаҗлар өчен әзерләнгән ризык

— Пандемия гади кешеләргә генә түгел эшмәкәрләргә дә тәэсир итми калмагандыр?

Салымын, тегесен-монысын түләгәч, минуска китә башлыйсың

— Пандемиядән соң кешеләргә авыррак була башлады дип уйлыйм. Гади кешеләргә генә түгел бизнесы булганнарга да пандемиянең тәэсире сизелде. Күпләр хәзер нишләргә, ябылыргамы икән, ябылсак, алга таба нишләргә икән дип уйлый. Салымын, тегесен-монысын түләгәч, минуска китә башлыйсың һәм акча эшлисе урынга, үзеңнән акча чыгара башлыйсың, бизнесны саклап калыр өчен. Минемчә, хәзер базарда яхшы киләчәккә ышанучы, көчле рухлы эшмәкәрләр генә калачак.

Пандемия тәэсир итсә дә, без фәкыйрьләрне ашатуны киметергә уйламыйбыз. Киресенчә, эшләр яхшырып китсә, 200-1000 кешене дә ашатыр идек. Аллаһ боерса. Рәхәтләнеп уртаклашыр идек. Ихластан ярдәм итергә кирәк авыр хәлдә калганнарга, аның бәрәкәте һичшиксез булачак.

— Сез якынча бер ел буена фәкыйрьләрне бушлай ашатасыз. Бу вакыт эчендә мохтаҗлар саны үзгәрдеме?

— Без атнаның өч көнендә йөз кешегә җитәрлек итеп ризык пешерәбез. Мохтаҗлар саны әлегә кимемәде дә, артмады да.

— Казанда йортсызлар, сукбайларның саны артуы сизелмәдеме?

— Минем күзәтүемчә, пандемиягә кадәр Бауман урамында сукбайларның саны бик күп иде. Хәзер мин андыйларны күрми башладым. Фаразлавымча, шушы бер ел эчендә күбесе теге дөньяга күчте кебек. Без әле тиешенчә ашасак та, иммунитет зәгыйфьләнгән. Бу нәрсәдән шулай? Стресстан, борчылудан, банк кредитларыннан, торак өчен түләүләр кебек чыгымнар иммунитетны киметә дип уйлыйм. Ә чагыштырып карасак, тиешенчә тукланмаган кешеләрнең иммунитеты ничек була ала? Алар шуңа күрә тизрәк үлә дип уйлыйм.

"Приют человека" үзәгендә тукланучылар
"Приют человека" үзәгендә тукланучылар

— Мохтаҗлар мондый бушлай ашатуны бер-береннән ишетеп киләләрме икән?

— Шулайдыр дип уйлыйм. Без аннары ресторанда сәдака картасын да чыгардык. Ресторанга килгән кешеләрнең кайберләре үзләре дә ярдәм итәргә тели. Без ничек өлеш кертә алабыз дип сорыйлар. Без аларга шул 100-150 сумлык сәдака картасы барлыгын әйтәбез. Теләсәгез, үзегез приют үзәгенә яисә фәкыйрьләргә бирә аласыз дибез. Алар күбрәк сәдака акчаларын безгә биреп калдыралар.

— Мохтаҗларны беренче тапкыр ашатканда ничә кеше килгәнен хәтерлисезме?

— Без бит аларны үзебез алып барып ашатмыйбыз. Без пешереп кенә җибәрәбез. Ашату өчен махсус урын бар, мохтаҗлар шунда килеп ашый. Максатыбыз – бу турыда мөмкин булганча күбрәк кешегә җиткерү.

— Ашарга килгән сукбайларның үз тормышларын аңлатканнары бармы сезгә, ничек сукбайлыкка төшкәннәр, нинди сәбәпләр аларны сукбай булырга этәргән?

Калган гомерләрен матуррак итеп уздырсыннар иде дим

— Сукбайлык тарихлары күп инде. Алар арасында элек уңышка ирешкәннәр дә бар. Укытучылар бар. Кайберләре яхшы итеп инглизчә сөйләшә белә. Инженер булып эшләгәннәр дә бар. Совет берлеге чорында якты киләчәккә ышанып, берлек таркалгач бу тормышка адаптацияләнә алмаучылар да очрый. Мин сәрхүшләргә дә, сукбайларга да нормаль карыйм. Аларның тормышларында нидер барып чыкмаган, хәмергә тотынганнар, аларны тәнкыйтьләмим, ә кызганам. Калган гомерләрен матуррак итеп уздырсыннар иде дим. Алар бит барсы да безнең ил кешеләре.

— Аларның сездән эш сораганнары булдымы?

— Беләсезме, аларның күпчелеге өлкән яшьтәге кешеләр, пенсия яшендәгеләр.

— Мохтаҗлар сезгә нинди дә булса теләкләрен әйтәме?

— Чын күңелдән рәхмәт диләр. Бу сүзләрдән аларны кызгану туа миндә. Аннан соң хәерле, яхшы эш эшләгәнеңне тагын бер кат аңлыйсың. Мөмкинлеккә карап андыйларга ярдәм итәргә кирәк дисең. Шуны да әйтәсем килә, мохтаҗларны бары тик без генә ашатмыйбыз бит. "Приют человека" аша башка ресторан-кафелар да шундый ашатуны оештыра. Андыйлар белән без фикердәшләр. Мондый фикердә булучылар күбрәк булырга тиеш дип саныйм. Берберебезгә ярдәм иткәндә без көчле булырбыз.

"Приют человека" үзәгендә ризык тарату
"Приют человека" үзәгендә ризык тарату

— Сез хосусый эшмәкәр буларак, сукбайларга кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәсез. Ә дәүләттән аларга нинди ярдәм булырга тиеш дип уйлыйсыз?

— Шәхсән мин дәүләттән берни дә көтмим. Башкаларга да берни көтмәскә киңәш итәм. Иң яхшысы – дәүләт безгә комачауламасын иде. Кешеләр үзләре бер-беренә ярдәм итү мәсьәләсендә аңлашырлар дип уйлыйм. Дәүләтнең чик буйларын саклау, җинаятьчеләрне тоту, "Төньяк агым" кебек газүткәргечләр төзү эшләре бар. Дәүләтнең мохтаҗларга ярдәм итәргә акчасы юк аның.

— Нигә шулай дип уйлыйсыз? Чит илләрдә сукбайларга, мохтаҗларга дәүләт ярдәм кулын сузганын әйтәләр. Бездә шулай эшләп булмас иде дисезме?

Мондый байлык белән Гарәп әмирлекләре яисә Согуд Гарәбстанындагы кебек яшәргә тиешлегебезне төгәл беләм

— Сиземләвемчә, дәүләт бюджетында акча җитми. Менә шуңа күрә без эшмәкәрләр салым түләп бюджетны тулыландырабыз да инде. Дәүләткә кирәк булгач, без ярдәм итәбез. Кулыбыздан килгәнчә. Медведев заманында, "Акча юк, ләкин бирешмәгез" дигән сүзләр әйткән иде. Без бит нефть һәм газны Совет берлегендә табылганнан да күбрәк чыгарабыз хәзер. Мондый байлык белән Гарәп әмирлекләре яисә Согуд Гарәбстанындагы кебек яшәргә тиешлегебезне төгәл беләм, әмма дәүләтебездә һаман да акча юк. Шуңа күрә, без ярдәм итәбез дә инде аңа.

— Без мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер, әмма дәүләт безгә комачауламасын иде дидегез. Мохтаҗларга ярдәм иткән өчен салым да түләгез инде дип әйтүче юкмы әле?

— Әлегә алай дип әйтүче юк. Әмма алга таба, сез мохтаҗларны ашатасыз икән, димәк акчагыз күп, дип әйтүче булырга мөмкин ансы. Мин хәзер эш урыннары булдырам. Һәм акча эшләп бер өлешен фәкыйрьләр белән бүлешәм. Бу минем юлым һәм күпчелек эшмәкәрнең юлыдыр дип уйлыйм.

— Бүген эшмәкәр өчен иң зур проблем нәрсә ул?

— Безнең бизнеста иң зур проблем – кешеләрдә акча бик аз булу. Эшләүчеләр яхшы хезмәт хакы, пенсионерлар яхшы пенсия алса, пенсионерлар чит илнекеләр кебек сәяхәт итәр, кунакханәләребезне тутырыр, кафе-рестораннарда ашап акчаларын калдырыр иде. Әйтик, без кафе-ресторан төзеп бу бизнеска үз акчаларыбызны керттек. Бу акчага без берәр чит илгә китеп бәлки тормыш кора алган булыр идек. Әмма без үз илебездә калдык һәм монда эшмәкәрлек белән шөгыльләнәбез. Казанда Универсиада, Дөнья футбол чемпионаты вакытында яхшы заманалар иде. Чит ил кешеләре, Мәскәү, Петербур кунаклары булды. Ә хезер нәрсә, кафега студентлар килә. Аш, чәй һәм чәй янына берәр нәрсә генә ала.

— Сезгә дәүләттән нинди ярдәм көтәргә алайса?

— Пенсионерларга тиешле пенсия, студентларга тиешле стипендия, эшләүчеләргә тиешле хезмәт хакы бирелсен. Алар бит бу акчаларны барыбер тозлап куймаячак. Кафе-ресторанга барыбер киләчәк. Һәм шулай итеп эшмәкәрлек тә үсәчәк. Дәүләт тә салым алачак. Кыскасы, кешедә акча булырга тиеш.

"Приют человека" үзәгендә ризыкка чират торучылар
"Приют человека" үзәгендә ризыкка чират торучылар

Азатлык Ханума рестораны һәм "Приют человека" үзәгендә булып кайтты.

Ханума рестораны ашчысы Александр Азатлыкка, "Приют человека" үзәгендә фәкыйрьләрне ашатыр өчен ул көнне оливье салаты һәм тавык итле рассольник ашы әзерләүләрен әйттте.

"Дүшәмбе безнең кәбестә салаты һәм тавык котлетлары белән бәрәңге боламыгы иде. Сишәмбе салат белән аш, ә чәршәмбе карабодай боткасы белән тефтельләр һәм салат булачак. Ризыкларны 80-100 кешегә җитәрлек итеп пешерәбез", диде ул.

Ханума рестораны ашчысы Александр
Ханума рестораны ашчысы Александр

Рестораннан ризыклар махсус хезмәткәр тарафыннан килеп алынды. Ризыклар аның машинасына суынмасын өчен махсус савытларга салып тапшырылды.
Ризыкларны машина белән килеп алган Айрат исемле хезмәткәр исә ризык савытларын Авангард урамында урнашкан "Приют человека" үзәгендә мохтаҗларга аш өләшүче Халисә Массаровага тапшырды.

Халисә ханым атнаның алты көнендә шушы үзәктә сукбайларга дип иганәчеләр пешереп җибәргән ризыкларны кабул итеп, монда килгәннәргә салып биреп тора. Ризыкларны рестораннардан алып килүчедән кабул итеп алгач һәрвакыт ни алып килгәннәрен видеога төшереп ала һәм тиешле җитәкчеләренә җибәреп хисап бирә.

Минем эшем шушы урынны вакытында ачу, ризыкны кабул итеп алу һәм аны фәкыйрьләргә салып бирү, ди ул.

Халисә Массарова
Халисә Массарова

"Видеога төшерүемнең максаты – бүген кайдан нинди ризык килүен күрсәтү, хисап бирү. Ничә кешегә ризык таратылганны әйтәм. Һәр көнне кимендә 60-70 кеше була. Кеше саны азрак булса, икешәр өлеш итеп бирәм. Кемдер өендә авырып ята. Кемдер килә алмый. Аларга дип алып китүчеләр була. Мин аларның барысын да диярлек беләм инде. Порцияне кызганмый салам. Ашасыннар дим. Бу моңтаҗларга түләүсез, искиткеч ярдәм", ди ул ашларын бүлә бүлә.

Чыннан да, монда килүчеләр мохтаҗмы, сезнең белән ниләр турында сөйләшәләр дип кызыксынабыз. Халисә ханым үзе эшли, үзе сорауларны бик теләп җаваплый.

"Монда килүчеләрнең бөтенесе дә мохтаҗ. Мин аларны сорап тормыйм. Паспорт күрсәтүләрен дә таләп итмим. Мохтаҗ булмаган кеше монда ашарга килми бит. Монда килүчеләр шушы ризыкларны ашап тамакларын туйдыра. Эшсезләр дә килә монда. Әйтик менә 45 яшьлек, төрмәдән яңа гына чыккан бер егет килә. Мине беркая да эшкә алмыйлар ди, рәхмәтләрен укый шушында ашаткан өчен. Сукбайлар да килә монда. Бер сукбаебыз бар безнең. Ул инде көтеп кенә тора. Ризык килүгә ятрәк кенә килеп тә җитә", ди ул.

"Приют человака" үзәгендә мохтаҗларга ризык тарату
"Приют человака" үзәгендә мохтаҗларга ризык тарату

Ашату үзәге узган язда ачылган. Бу үзәккә атнаның дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе көннәрендә Ханума рестораны, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә Азу кафесы ризык китерә. Якшәмбе көне – ял. Бәйрәм көннәрендә дә үзәк эшләүдән туктамый, мохтаҗларның тамаклары туйдырыла.

Хатын-кызларга караганда ир-атлар күбрәк диер идем

"Мохтаҗлар белән үзем дә сөйләшергә яратам. Монда килүчеләр арасында тормышта кешеләргә алданып йортсыз калучылар да бар. Әйтик бер апа килә монда. Шул апа заманында кемнәргәдер ышанып фатирын биргән, без сине карарбыз, тәмле итеп ашатырбыз, машинага утыртып кына йөртербез дигәннәр башта. Апаң аларның сүзенә ышанып фатирына чит кешеләрне теркәткән. Шушы кешеләр алга таба бу фатирны ниндидер юллар белән үзләренә теркәгәннәр. Һәм хәзер бу апа әлеге кешеләрнең басымы астында яши, ашарга менә безгә килә. Казанда мондый үзәкләр өч урында бар бит. Сөйләшүләренә карасаң, килүчеләр арасында татарлар күбрәк. Хатын-кызларга караганда ир-атлар күбрәк диер идем, хатын-кыз барыбер үзенә ашарга пешереп ашый бт инде ул", ди Халисә ханым.

"Приют человека" проектын Азат Гайнетдинов җитәкләгән "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" сәүдә белән бәйле булмаган оешмасы башлап җибәргән. Үзәк керешенә иганәче оешмаларның исемнәре язып куелган.

Мохтаҗларга тәкъдим ителгән киемнәр
Мохтаҗларга тәкъдим ителгән киемнәр

Монда шулай ук киемнәр тарату да оештырылган. Теләгән мохтаҗлар шушында килеп бераз тотылган җәйге, кышкы өс киемнәрен дә, аяк киемнәрен дә ала ала. Ашарга дип килүче мохтаҗларның күбесе үз савытларын алып килә. Ризыклар савыт алып килүчеләргә үз савытларына салып, савытлары булмаганнарга бер тапкыр кулланыла торган савытларга салып бирелә. Ризыкларны шушында ук ашаучылар да бар, үзләре белән алып китү дә мөмкин.

Ашарга йөрүчеләр арасында төрле язмышка дучар булган кешеләр шактый. Аларның кайберсе эшсез, кайберсе сукбай, кайберсе үзләре генә яшәп пенсия акчасын җиткерә алмаучылар, кайберсе ялгызы яшәгән туганнарына дип ашарга алып китүчеләр бар. Күбесе сөйләшергә теләми, фотога, видеога төшергәндә йөзләрен каплый.

Азатлыкка фикерләрен җиткергән Дамир исемле абзый монда ике айдан бирле килә икән. Бик тәмле ашаталар монда, ди ул, тормышыннан бик зарланмый.

Дамир
Дамир

"Тормыш нормаль минем үзе. Хатын эшли, үзем өйдә торам. Вакыт-вакыт монда килеп ашыйм. Үзем Кварт заводында эшлим. Монда чарасызлыктан йөрим.
Монда күбрәк татарлар йөри. Тегендәрәк урысларның да шушындый үзәге бар. Анда урыслар йөри. Минем анда барганым бар, тик никтер ашарга күңел тартмый. Мин яртылаш татар үзем, әнием татар, әтием урыс. Татарча сөйләшәм, укый, яза беләм", ди ул ашар алдыннан ачылып китеп.

Азатлык белән сөйләшкән Заһид Гыйззәтдинов та шушында килеп ашаучылардан. Ул бирелгән ризыкны өенә алып китеп ашарга ярата.

Заһид Гыйззәтдинов
Заһид Гыйззәтдинов

"Мин әле яңарак кына бүлмәгә күчтем. Монда йөри башлавыма өч атналап булгандыр. Үзем төзелештә эшлим. Эшем бетон белән бәйле. Хатын үлеп китте. Балалар юк. Үзем генә торам. Тегендәрәк чиркәүнекеләр дә шушылай итеп ризык алып килеп ашата. Анда минем дә барганым бар. Анда да монда да тәмле ризыклар бирәләр", ди Заһид Гыйззәтуллин кайнар ризык салынган савыты белән өенә таба кузгалганда.

Юра исемле сукбай монда ашарга һәркөн килә икән. Үзем генә яшим мин , ди ул.

Юра
Юра

"Хатыным белән аерылыштык. Әти, әни, сеңлем үлеп китте. Базарда җир себерәм. Аннан алган акча ипигә, тәмәкегә җитә. Бераз ашарга да кала әле. Олы яштә булгач, безне хәзер бер кайда да эшкә алмыйлар. Безнең яшьтәгеләр өчен заводлар ябык. Пенсиягә чыгарга 3 ел калды, беркайда эшкә урнаша алмыйм. Кичен өйдә "бомж пакет" әзерләп ашыйм. Төшкә кадәр шушы тирәләрдә җыештырам, төш җиткәч монда килеп тамагымны туйдырам. Бу урында ашатуны оештыручыларга бик зур рәхмәт", ди Юра кайнар аш белән шушында ук тамагын туйдырганда.

Илдар исемле мохтаҗга 57 яшь. Гаиләсе, балалары, оныклары да бар икән. Тик хәзерге вакытта ялгыз яши. Монда бөтен кеше килгәнгә күрә, мин дә килеп ашарга булдым, ди ул.

Илдар
Илдар

"Өйдә ашарга пешерәбез. Үзем Метро кибетендә эшлим. Хезмәт хакын күпме бирәләр – шуның кадәр алам. Яшәвен үзем генә яшим. Пешерү минем өчен авыр. Мин генә түгел шундый, бар кешегә дә читен. Якшәмбедән тыш мин монда көн саен йөрим. Монда килеп ашау бик уңайлы. Өйдә пешерәсе булмагач, эшкә барырга да өлгерәсең. Мин яши торган өйгә дә якын. Монда бик тәмле ашаталар", ди ул сорауларга кыска кыска гына җаваплар биреп.

Ирек
Ирек

Ашарга йөрүче Ирек абыйның бер күзе күрми. Үзенә 54 яшь. 32 ел машина йөртүче булып эшләгән. Ерак юлларга йөргән. Бер күзсез калгач, эшен дә югалткан. Зәгыйф күзен күрсәтмәс өчен кара күзлек кигән. Ашарга алып китәргә үзе белән савытлар алып килгән. Өйгә алып кайтып ашыйм, ди ул.

Ирек абыйның фатирында электр, газ юк. Акча түләмәгәч, барысын да өзеп киткәннәр. Шуңа өйдә пешерергә мөмкинлеге дә юк икән.

"Гаиләм юк. Хатыным белән аерылдык. Күзне югалткач, хатын баланы алып чыгып китте. Алимент түли алмыйм. Өйгә мәхкәмә тәфтишләре, полиция килә. Урам себерүче булып урнашкан идем. 2 ай эшләдем, әмма хезмәт хакын түләмәделәр. Үземә генә ризык пешерергә авыр. Җитмәсә, бер күзем генә күрә. Өйдә пешеренеп ятканда бер тапкыр аздан гына янмый калдым. Аннан менә бу үзәк ачылганын әйттеләр дә, мин шушында йөри башладым. Үзем хәзер беркайда да эшләмим. Бер күз белән беркая да эшкә алмыйлар, пенсиям юк. Аллаһ биргәнгә риза булып яшибез инде. Бу ризык бирү үзәген оештыручыларга бик зур рәхмәт. Төшен алган ризыкны бүлеп кичкә дә калдырам. Якшәмбе көнне күршеләрем ашата мине. Күршеләрем беләләр минем хәлне. Ашаусыз калмыйм үзе", ди ул.

"Бу үзәкне бер көнне яба калсалар, нишлисез?", дип кызыксынабыз.

"Икенче берәр урынны табасы була инде, ди ул. Колхоз базары янында да кешеләрне шушылай ашаталар бит. Җәяүләп шунда йөрергә туры килә инде.
Менә шушы үзәкне оештыручыларга, иганәчеләргә бик зур рәхмәт әйтәсем килә минем. Безнең рәхмәтләр аларга кире әйләнеп кайтачак әле", ди ул өенә таба киткәндә.

"Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" мәгълүматларына караганда Казанның ике урынында ачылган "Приют человека" социаль проекты аша бүгенгә кадәр 70 мең кешегә ярдәм ителгән. 23 мең порциядән артык ризык, 1200ләп кием комплекты бирелгән, 5700ләп мунча хезмәте, 500ләп чәчтарашханә хезмәте күрсәтелгән.

Узган көздә Роспотребнадзор битлекләр белән тәэмин итү һәм термометрлар юк дип "Приют человека" социаль реабилитация һәм адаптация үзәгенә 15 мең сум штраф язган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG