Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Имин шәһәр" йөзләрне тану системын бөтен Русиядә кулланмакчылар


Һәр төбәккә систем өчен кирәкле җиһазлар сатып алуга 3 млрд сум акча бирелер дип көтелә. 

Русия хөкүмәте "Имин шәһәр" дип аталган йөзләрне тану системын бөтен илгә таратырга җыена. Проектның гомум бәясе 97 млрд сум дип бәяләнә. Бу хакта, үз чыганакларына сылтанып, "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Моның өчен акчаны Тышкы икътисад банкының (ВЭБ) үсеш институты бүләчәк. Җиһаз сатып алу һәм инфраструктура төзү белән "Ростех" һәм "Ростелеком" шөгыльләнәчәк. Һәр төбәккә систем өчен кирәкле җиһазлар сатып алуга 3 млрд сум акча бирелер дип көтелә.

"Ростех"та мондый проект әзерләнүен раслаганнар.

Элегрәк Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да бердәм мәгълүмати систем төзиячәк дигән хәбәр булган иде. Ул барлык министрлыкларның мәгълүмат базаларын һәм IT-системнарны берләштерәчәк диелде. Проектның бәясе 97 млрд сум дип бәяләнә.

Май аенда Татарстан хөкүмәте бөтен республикага йөзләрне танучы видеокамералар кую өчен 228 млн сум бүлде. Бу Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүмнән соң эшләнде. Атыш нәтиҗәсендә мәктәптә җиде бала һәм ике укытучы һәлак булды, 20дән артык кеше яраланды. Республикада йөзләрне танучы систем оештыруга дәүләт заказасы махсус порталда урнаштырылган.

2018 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайда кешеләрнең йөзләрен таный алучы систем кертелгән "акыллы полиция" системы белән танышып кайтты. Миңнехановка кешеләрнең йөзләрен һәм машиналарның номерларын таный алучы системнар, күп яклы анализ ясалган видео һәм фотолар сакланган урын күрсәтелде. Бу база ярдәмендә камераларга эләккән һәркемнең исеме яки фотосы аша аны табарга һәм кайларда йөргәнен билгеләргә мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG