Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан татарларына Татарстан уку йортларында квоталар бирергә тәкъдим иттеләр


Моннан тыш, Кабул шәһәрендә Татарстанга бәйле музей ачарга тәкъдим ителде.

Әфганстан татарларына Татарстан югары уку йортларында квоталар бирүне сорадылар. Бу мәсьәләне бүген Татарстан фәннәр академиясе президенты урынбасары, икътисадчы Вадим Хоменко Дөнья татар конгрессында Әфганстан татарларына багышланган түгәрәк өстәлдә күтәрде. Аның сүзләренчә, Татарстанга читтәге татарлар белән мәдәни, мәгариф тармагында хезмәттәшлек итү кирәк.

Очрашу барышында Кабул шәһәрендә Татарстанга бәйле музей ачарга тәкъдим ителде. Дөнья татар конгрессы башлыгы киңәшчесе Ринат Закиров Русия белән Әфганстан арасында мөнәсәбәтләр якынайды, бу татарларны барларга мөмкинлек бирәчәк дип сөйләде.

"Әфганстанда бүген тулы татар авыллары бар. Әфган татарлары – өйрәнелмәгән тема. Менә шушы темага керүебез шушы татарларны барлау белән бәйле. Без бу тема белән ныклап шөгыльләнәбез. Әфганстан белән Русия арасында элемтәләр урнаштыру теләге зур икәне күренеп тора. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә "түгәрәк өстәлләр" узды. Бу Русиягә, Татарстанга кызыксыну зур икәнен күрсәтә. Безгә бу татарларны барларга һәм элемтәләрне булдырырга мөмкинлек бирәчәк", диде ул.

Быел әфган татарларына милләт буларак электрон паспортта язу хокукы бирелде. Моңа кадәр Әфганстан татарлары бала туганнан соң туу турындагы таныклыкка аның милләтен татар дип яза алмады.

15 мартта Дөнья татар конгрессы бинасында Әфганстан татарлары өчен онлайн-курслар башланды.

29 мартта Әфганстан белән Татарстан арасында үзара хезмәттәшлек турында беренче килешү төзелде. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Әфганстанда якынча бер млн татар яши дип белдергән иде. Ул татар милләтен Әфганстан Конституциясенә кертелүне сорады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG