Башкортстанның Ишембай шәһәрендә 36 яшьлек ир тоткарланган. ул хакимият вәкиленең гомеренә куркыныч булган көч куллануга шикләнелә. Әлеге ир Уфа районыннан диелә Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе хәбәрендә. Аның исеме әйтелми.
Тикшерү комитеты мәгълүматынча, 2020 елның 16 августында бу кеше Куштау тавы итәгендә полиция хезмәткәренең "башына агач таяк белән сугып, аның сәламәтлегенә авыр зыян салган". Бу маддә нигезендә 10 елга кадәр төрмә җәзасы яный.
Куәт оешмалары вәкилләре әлеге кешенең шәхесен ачыклаган һәм ул тоткарланган диелә.
Хәбәр ителүенчә, ир "җинаять кылуын таныган". Хәзер аңа карата чикләү чарасын сайлау мәсьәләсе карала диелә.
Соңгы ике көндә Телеграм каналлар Башкортстанда тагын берничә кешенең тоткарлануын хәбәр итте. Алар да Куштау каршылыгында катнашкан иде. Бу хакта рәсми мәгълүмат булмады.
- Куштау шиханын "Сода" ширкәтенә бирмәс өчен активистлар һәм гади халык көрәште. Анда төрле флешмоблар, митинглар оештырылды.
- Хакимиятнең "Башинформ" агентлыгы, кайбер Telegram каналлар Куштауны яклаучыларны радикал исламчылар, ваһһабилар дип атады, аларны төрлечә яманлап сурәтләүче мәгълүмат таратты.
- 2020 елның 15-16 августта Куштауны яклаучыларга каршы хосусый сак ширкәте һәм полиция хезмәткәрләре китерелде. Бәрелешләр ике көн дәвам итте, активистларның шиханны яклау өчен төзелгән лагеры тар-мар ителде. Бәрелешләрдән соң Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров халык белән очрашырга мәҗбүр булды.
- Куштаудагы каршылыктан соң 50дән артык активист тоткарланды. Алар берничә тәүлек сак астында утырып чыкты. Кайберләренә штрафлар салынды.
- Хәбиров вәгъдә иткәнчә сентябрь башында Куштауга табигать һәйкәле статусы бирелде. "Башкорт сода ширкәте" акционерлык җәмгыятенең хиссәләре Русия дәүләт милеге белән идарә итү агентлыгы карамагына күчте. Шулай итеп шихан сакланып калды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!