Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхетдинов: Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына бәйрәм ясауны кайберәүләр бюджет акчасын үзләштерү дип кабул итте


Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов

Казанда узучы "Милли тормыш һәм дин" татар имамнары җыенында Русия мөфтие урынбасары Дамир Мөхетдинов әлеге юбилейны уздыруда кайберәүләр "фәкать матди якны гына күрделәр" дип белдерде.

"Милли тормыш һәм дин" татар имамнары җыенында Русия диния назәрәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов Болгарның ислам кабул итүенә 1100 ел тулу юбилее ихлас уздырылуына шикләнүчеләр бар диде. Җыенның пленар утырышы Kazan Expo күргәзмә мәйданында Илһам Шакиров исемендәге концерт залында уза. Җыелышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев катнаша.

"Безнең хәзер төп максатыбыз – Идел буе Булгар дәүләте халыкларының ислам кабул итүенең 1100 еллыгын лаеклы, күркәм рәвештә үткәрү. Президент Путин каршында, бөтен ил каршында бу юбилейны күтәреп чыккан өчен без мөфти Равил Гайнетдинга рәхмәтле. Берәүләр – бичаралар, бу хезмәттә фәкать матди якны гына күрделәр. Юбилей оештыру максатын дәүләт биргән акчаларны үзара бүлешү дип аңладылар. Аллаһ үзе күрә һәм белә, ниятенә карата әҗерен дә, җәзасын да бирәчәк. Һәркем үзенең фикерләү дәрәҗәсеннән чыгып бәя бирә" дип сөйләде Мөхетдинов.

Болгар дәүләтенең ислам кабул итүенә 1100 ел тулуны зурлап билгеләп үтү турында узган елның ноябрендә Русия президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин әйткән иде. Путин бу тәкъдим белән килеште һәм юбилейны "дәүләт дәрәҗәсендә" уздыруны хуплады, оештыру комитеты билгеләргә кирәк диде.

Апрель ахырында юбилей чараларын оештыру комитеты рәисе итеп Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин куелды.

Аннан алда Равил Гайнетдин Татарстан президенты исеменә ачык хат язып, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинны "суфичылык сектасында" торуда гаепләгән иде. Аерым алганда, Гайнетдин Татарстан мөфтияте чыгарган Коръәннең татарча тәфсирен тәнкыйтьләде. "Тәфсирдә ислам нигезен аңлату татар телле рухи киңлеккә Исмаил-ага төрек маргиналь сектасы тәгълимәтен тупас рәвештә кертергә тырышу булып тора. Татарстан мөфтие дә бу агымның тарафдары", диелә мөрәҗәгатьтә. Чит ил маргиналь сектасы эмиссарлары эше Татарстанда мөселманнар арасында таркаулыкка китерәчәк дип белдерде Гайнетдин.

Сәмигуллинга бу дәгъвалар Татарстан диния назәрәтенең чираттагы мөфти сайлауларына өч көн кала белдерелде. Корылтайда Камил Сәмигуллин Татарстан мөфтие итеп тагын дүрт елга сайланды.

3 июндә Казан федераль университетында дини китаплар тәкъдим итү чарасында Дамир Мөхетдин Гайнетдиннең Миңнехановка хатын шәрехләп "ике мөфти арасында киеренкелек юк" диде. Аның сүзләренчә, Гайнетдин Татарстан мөфтиенең "өлкәнрәк карендәше" буларак, үгет-нәсихәт кенә биргән, мөфти бары Татарстанда "экстремистлык, террорчылык булдырмас өчен" тырышкан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG