Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Элекке экология министры Әгъләм Садретдинов Страсбург мәхкәмәсенә шикаять биргән


Әгъләм Садретдинов мәхкәмәдә, 2020 ел
Әгъләм Садретдинов мәхкәмәдә, 2020 ел

Шикаятендә Садретдинов сак астында озак тотылуга, иреген чикләү карарына һәм медицина ярдәме сыйфатына зарлана.

Элек Буа района башлыгы һәм Татарстан экология министры булып торган, хәзерге вакытта кеше үтерү оешыруда гаепләнеп мәхкәмә көтүче Әгъләм Садретдинов Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять биргән. Бу турыда "Реальное время" медиасына адвокат Роберт Хәлиуллин әйткән.

Адвокат сүзләренчә, Старсбургка документлар гыйнварда ук җибәрелгән. Шикаятендә 69 яшьлек Садретдинв сак астында озак тотылуга (2020 елның июленнән), иреген чикләү чарасы сайлау фактына һәм тикшерү изоляторында медицина ярдәме начар булуына зарланган диелә.

Басма мәгълүматынча, Страсбург мәхкәмәсе базасында "Әгъләм Садретдинов Русия Федерациясенә каршы" дигән эш юк.

Апрельдә Садретдиновка "үтерү оештыру" һәм ришвәт алу" маддәләре нигезендә гаепләү белдерелде.

Тикшерү фаразынча, 2003 елда Садретдинов, Буа районы җитәкчесе булып эшләгәндә, үзенә каршы төрле оешмаларга шикаятьләр язып торган Буа кешесен юк итәр өчен үтерүче яллаган. Үтерүне Казандагы "Квартала" җинаятьчел берләшмә әгъзасы 180 мең сумга башкарган диелде. 2010 елда әлеге җинаятьне кылучы һәм аның арадашчысы Татарстан Югары мәхкәмәсе тарафыннан күп елларга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

Моннан тыш, җинаять эшен тикшерү вакытында Садретдиновның 2000-2006 елларда Буа районы кешесеннән Буа шәһәрендә биналар һәм җир кишәрлекләре сатып алуда булышлык күрсәтү өчен 600 мең сумнан артык ришвәт алганы да ачыкланды.

Садретдинов 2020 елның июлендә тоткарланды. Ул 2000нче еллар башында Буа районы башлыгы булып эшләгән чорда шул районда яшәүче эшмәкәр Рәшит Садыйковка һөҗүм оештырган дип фаразланды. 2010 ел башында Әгъләм Садретдинов читкә китмәү шарты куела, аны сорау алуларга чакырталар. Шул ук елны аны министр вазифасыннан алалар.

Моннан тыш, 2014 елда Садретдинов 5,8 миллион сумлык дәүләт килешүе актына кул куйганда вәкаләтен арттыруда гаепләнеп, аңа җинаять эше ачыла, әмма җәзага тартылмый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG