Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безгә мәчетләрдән чыгып, эшне социаль челтәрләрдә алып барырга кирәк"


Татар дин әһелләре форумы. Интернетка багышланган утырыш
Татар дин әһелләре форумы. Интернетка багышланган утырыш

Бу атна Казанда татар дин әһелләренең XI бөтенрусия форумы узды. Җыен кысаларында Русиянең төрле төбәкләреннән килгән татар имамнары интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре турында да фикер алышты.

"Интернет чикләрне бетерде – без хәзер әллә нинди ерак араларга да мәгълүмат җиткерә алабыз. Кемеровода булган килеш, рәхәтләнеп Казандагы хәзрәтләрнең эш-гамәлләре белән танышып бара алабыз. Әгәр дә интернетта эшләүне үз кулыбызга алып калмасак, анда башкалар эшләячәк – ниндидер җимергеч көчләр, "диван шәехләре". Һәм безнең балаларыбыз исламны алар аша танып-беләчәк" дип, фикер алыша торган теманың зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мамин.

Интернетта актив һәм нәтиҗәле эшләүнең үрнәге итеп Казан шәһәренең "Гаилә" мәчете китерелде. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин сүзләренә караганда, "Гаилә" мәчете бөтен социаль челтәрләрдә дә бар.

Күзгә карап сорау бирергә оялган кешеләр социаль чертәрләр аша төрле сорау бирә

"Социаль челтәрләр һәм интернет алга киткән. Без аны игътибарга да алмаска мөмкинбез, игътибарга алмыйбыз икән – артта калабыз", диде хәзрәт. Аның сүзләренчә, күзгә карап сорау бирергә оялган кешеләр социаль чертәрләр аша төрле сорау бирә – интернет киңлеге шуның белән дә файдалы.

"Чынлап та, без үзебезнең кешеләребезгә җавап бирмәсәк, аларга башка кеше җавап бирәчәк. Бүгенге көндә инде берәү дә интернетсыз яши алмас. Бала булсынмы, зур кешеме, имамнармы – барысының да кулында телефон, планшет, дип ризалашты аның фикере белән фикер алышу модераторы, Рязань өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Ринат Бултачеев.

"Күп кенә яшьләр бүгенге көндә дини гыйлемгә мохтаҗ, әмма мәчеткә керү аларга авыррак, дип дәвам итте бу фикерне Казанның Рамазан мәчете имамы Солтан Морадымов.

Солтан Морадымов чыгыш ясый
Солтан Морадымов чыгыш ясый

"Интернетта пәрдәләр юк – ишектән керергә кирәкми, капкадан керергә дә кирәкми, аяк савытын салырга кирәкми, хәтта киенергә дә кирәкми. Рәхәтләнеп кабыздың да утырасың. Әгәр без интернетны үз контентыбыз белән тутырмасак, алар ул мәгълүматны башка, кирәкмәгән җирдә табып, хаталы фикердә калырга мөмкин.

Инстаграм аша җомгаларны туры эфирда алып барганда, берәр мең кеше җыела

Интернет – ул шундый уникаль мәйданчык. Бигрәк тә пандемия вакытында ул бик зур адымнар белән алга китте, хәтта безне дә уятып җибәрде. Пандемия вакытында Инстаграмда йөзәр кеше керә башлады, диннән ерак булган кешеләр дә ислам дине белән кызыксына башланы. Инстаграм аша җомгаларны туры эфирда алып барганда, берәр мең кеше җыела", дип искә алды ул.

Хәтта олы яшьтәге апалар, әби-бабайлар да пандемия вакытында интернетны рәхәтләнеп куллана башлады, өйрәнделәр, дип сөйләде хәзрәт. "Пандемия вакытында әби-бабайлар интернет аша аш мәҗлесләре уздырды! Аларның һәрберсе үз өйләрендә – төрле урамнарда, төрле шәһәрләрдә һәм илләрдә утырып, мәҗлес оештырды. Аларга ул ошады. Чикләр булмаса да, өйләрендә җыела алсалар да, безгә бик ошады, шулай ук онлайн уздырып булмасмы дип сораган әби-бабайлар бар", диде Солтан хәзрәт.

Интернетның зур мөмкинлекләр ачуы хакында Төмән өлкәсе мөфтие Фатыйх Гарифуллин да әйтте. "Себердә очкыч белән генә барып җитеп була торган татар авыллары бар, алар өчен интернет бер уңайлы ысул. 1963 елга кадәр Төмән өлкәсендә бер генә авылда җомга намазы үтә иде. Шунда 21 чакрым ераклыкта урнашкан авылдан берничә бабай җәяү килә иде. Киләләр, җомгада катнашалар, чәй эчәләр һәм кире кайтып китәләр" дип сөйләде хәзрәт. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә интернет биргән мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк, интернет челтәрендә хезмәт итү бик мөһим.

Шул ук вакытта Лаеш районы Усады авылы мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Мифтахов хәзрәтләрне интернетта үз эшчәнлекләрен татар телендә алып барырга өндәде.

Җомга вәгаземе ул, интернеттагы вәгазьме, ул татарча булырга тиеш

"Хәзерге әби-бабайлар балалар белән урысча сөйләшә. Без милләтне күтәрәбез, телебезне, динебезне саклыйбыз дип тырышабыз, әмма телебез бетә бара. Киләчәктә нәрсә булыр? Милләтне дә югалтачакбызмы? Безнең ысуллар эшләми", диде ул. "Бала белән өйдә татарча сөйләшсәң, ул татар телен беләчәк диләр. Элегрәк бу ысул эшләгән булса, хәзер ул эшләми. Чөнки балалар вакытларын интернетта уздыра, ә анда бөтен әйбер урысча. Әгәр дә безнең телевидение һәм интернет татарчага күчсә, балаларыбыз бер ай эчендә татарча сөйләшүгә күчәчәкләр. Шуңа күрә җомга вәгаземе ул, интернеттагы вәгазьме, ул татарча булырга тиеш", дип ассызыклады дин әһеле.

Сөйләшү барышында имамнар өчен SEO курслары уздырырга дигән тәкъдим дә яңгырады. Әлеге белемнәр интернеттагы мәгълүматны эзләү системнары өчен яраклаштырырга мөмкинлек бирә. Тема бик мөһим булса да, имамнарның яртысы йоклап утырды – секциядә катнашучыларның өчтән ике өлеше өлкән яшьтәге хәзрәтләр иде.

Сөйләшүгә нәтиҗә ясап, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Таһир Бикчәнтәев имамнарны йокламаска чакырды – туры мәгънәсендә дә, гомумән, замана кушканча эшләргә кирәк дигән мәгънәдә дә.

Таһир Бикчәнтәев
Таһир Бикчәнтәев

"Бүген интернетның шундый мөмкинлекләре бар ки, сезнең мәхәлләгезгә интернет аша теләгән кеше килеп сезнең урынга мәҗлес уздыра ала. Йоклап йөрсәгез, моны эшләүче кеше табылыр. Сез аннары бәлешсез дә калырсыз. Хәзер интернетта искиткеч куп кеше утыра. Безгә аларга кадәр барып җитәргә кирәк" дип мөрәҗәгать итте ул имамнарга.

Без бүген мәчетләрдән чыгарга тиеш – эшне социаль челтәрләрдә алып барырга кирәк

"Элек имам мәчеттә утыра иде, кешеләр үзләре аның янына килде. Хәзер андый имамнар заманы түгел. Без бүген мәчетләрдән чыгарга тиеш – эшне социаль челтәрләрдә алып барырга кирәк" дип өстәде хәзрәт. Кемерово өлкәсе мөфтие шулай ук имамнарны төбәктәге татар милли-мәдәни оешмалары белән бергә эшләргә чакырды. "Татар кешесенең милли узаңы үссә, ул дингә дә киләчәк", дип белдерде мөфти.

Пермь краеннан килгән Мәснәви Яһүдин Азатлык белән сөйләшкәндә интернетта эшчәнлек җәелдерүнең бик вакытлы һәм мөһим булуы белән килеште. Бу өлкәдә башкалардан алда бармасак, урын биләп калмасак, соң булуы бар, диде ул. Ләкин имамнарның күбесе өлкән яшьтә, интернетны аңлап бетерми, социаль челтәрләрдә эшләрлек яшь белгечләр җитми, дип тә зарланды ул.

Шундый проблем барлыгына үзенең чыгышында Казанның "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин да игътибар юнәлтте. Өлкән яшьтәге имамнарны бу эштә оныклары ярдәменә таянырга чакырды: "Үзебезнең оныкларыбызга – улым, син бит гел телефонда утырасың, мине өйрәт әле, Инстаграмда сәхифә ачыйк әле, дип әйтсәгез, оныклар рәхәтләнеп сезне өйрәтер", дип киңәш бирде ул.

Интернет темасын пленар утырышта да дәвам иттеләр. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстан диния назәрәтенең бу өлкәдәге эшчәнлеге белән таныштырды.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында Татарстан мөфтияте татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә эшләтеп җибәрде. Хәзер ислам дине нигезләрен читтән торып, планетаның теләсә кайсы почмагында яшәп, интернет аша өйрәнеп була. Мәдрәсә 100% татар телендә", дип асызыклады мөфти. Аның сүзләренчә, әлеге мәдрәсә мәчетләре булмаган яисә мәчет каршында курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче татарларга дини белем алырга ярдәм итә. "Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar адресында урнашкан. "Татар мәдрәсәсе" дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына GooglePlay һәм AppStore кибетләрендә алып була. Алар барысы да бушлай", диде мөфти.

Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та интернетта биргән мөмкинлекләрне файдаланырга чакырды.

Минтимер Шәймиев
Минтимер Шәймиев

"Хәзер техник мөмкинлекләр зур. Элек, Азатлык Радиосы сөйли башлагач, мин дустым белән радиоалгыч ясаган идем. Без ул чакта радиоалгыч ясап, озын дулкыннарны тоттык. Ә хәзерге вакытта бөтен әйбер әзер. Бөтен методикаларны кулланып, онлайн форматны файдаланырга тиешбез. Нинди ресурслар кулланырга, ничек эшләп чыгарга – карарбыз. Бу эшне кичектерергә ярамый. Замана бик нык үзгәрә, без шушы үзгәрешләрне файдаланырга тиеш" диде Шәймиев.

* * *

Азатлык интернетта актив булган имамнардан ни өчен бу эшкә алынуын сорашты. Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдиновның Инстаграмында 80 меңнән артык язылучысы бар. Аның әйтүенчә, имамнар социаль челтәрләрне җитәрлек кулланмый. Ул моны мәчет мәшәкатьләре күп булу белән аңлата.

Илдар Әләүтдинов
Илдар Әләүтдинов

"Интернет киңлекләре безнең өчен мөһим теманы аңлатуга ачык мәйданчык. Монда кеше саны да, төрле илләрдән караучылар да чикләнмәгән. Күп кешеләр белән турыдан-туры элемтә алып барыла. Шуңа аны кулланырга һәм дөрес кулланырга кирәк. Бу - уникаль мөмкинлек. Кызганычка, бүгенге көндә интернет ялган хакыйкать өчен дә кулланыла. Төрле музыка белән бәйле битләрдә язылучыларның саны миллионнарча. Уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр итүче ресурслар ул кадәр үк популяр түгел. Шулай да без бу мәйданны кулланырга тиеш. Мәчеткә имамны тыңларга иң күбе 50 мең кеше килсә, интернет киңлектә инде йөзләрчә мең, миллионнарча кеше тыңлый дигән сүз.

Бүген исламда деструктив фикерләр җиткерүчеләр безгә караганда активрак

Бүген исламда деструктив фикерләрне җиткерүчеләр безгә караганда активрак. Рәсми имамнарны көндәлек мәшәкатьләр чолгап алган. Мәчет эшләре дә, адмимнистратив эшләр дә күп. Шуңа интернетка вакыты да җитмәскә мөмкин. Ә деструктив юнәлештәгеләрнең гади имам яки мөфтиләрнеке кебек мәшәкатьләр юк. Әлбәттә алар үзләренең ялган карашларын тарату өчен бар көчләрен куя. Мәчет имамнарына интернеттагы тырышлыгы өчен акча да түләнми, ул аларның шәхси тырышлыгы. Деструктив эш алып баручыларда финанслар да, эш тә системга куелган.

Имамнар алга карап эш йөртергә тиеш. Безнең социаль челтәрләр тиешлечә актив дип санамыйм. Миллионнарча язылучылар юк. Диндә һәр сүзне үлчәп сөйләү кирәк. Интернет бүгенге көндә кырысрак күзәтелә, шуңа ул сиңа зыян китерүе мөмкин. Бу җиңел эш түгел. Бер яктан син актив булырга тиеш, икенче яктан бөтен интернетка чыгарган әйберне тиешлечә тикшерергә мәҗбүрсең", ди ул.

Казанның "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм Хәйруллинның Инстаграмда 169 мең язылучысы бар.

Рөстәм Хәйруллин
Рөстәм Хәйруллин

"Иң актив эш пандемия вакытында башланды, мәчетләрне яптылар. Халыкның кайсына кайгы килә, кемедер үлә. Алар белән сөйләшү кирәк. Халыкны мәчеткә кертмәгәч, туры эфирлар уздырып, халыкка җавап бирә башладым. Аңарчы онлайн дин дәресләре уздырган идек. Ул кадәр кеше булыр дип көтмәдек. Бик күп инвалидлар, өйдән чыга алмаучы дингә сусаучылар рәхмәтләрен әйттеләр. Үзем социология фәне кандидаты буларак халыкка кирәк икәнен аңлап бу эшне дәвам итәргә булдым. Пандемия вакытында язылыучылар саны бик артты. Сорау бирүчеләр дә күбәйде.

Мөхәммәд пәйгамбәр һәрвакыт заманча әйберләрне кулланган, мисал өчен хаҗны дөядә кылган. Ул вакытта дөя иң яхшысы саналган. Мөхәммәд пәйгамбәр иң прогрессив әйберләрне куллангач, без дә шуларны кулланыйк дидек.

Хәзер яшь имамнар интернетта шактый эш алып бара, яхшы вәгазьләрен сөйлиләр. Шәхсән үзем дә аларны карарга тырышам. Ниндидер тәҗрибә алам. Башкалар да бездән өйрәнә. Шул ук вакытта телефон белән мавыгу күпкә китмәсен өчен үземә чикләүләр дә куям", ди ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG